Будущее села Малое Рыбушкино

Будущее села Малое Рыбушкино

История села Малое Рыбушкино.

В конце XVIII в. в селе Малое Рыбушкино насчитывалось 95 дворов и в них проживал 501 человек (286 мужчин и 215 женщин). Преимущественно население оставалось служилыми татарами. Но, кроме того, в деревне имелась незначительная часть помещичьих крестьян.

Основой хозяйственной жизни было земледелие. Согласно переписи площадь пашни исчислялась в 2058,4 десятины. Переработка зерна шла на одной ветряной мельнице.

Основателями поселения были татары-мусульмане. Поскольку они явились из селения Аджа-аул, где уже существовала мечеть, то естественно считать, что, обосновавшись на новом месте, жители деревни со временем возвели собственное молельное здание. В конце XVIII в. махалля деревни М. Рыбушкино располагала мечетью.

К середине XIX в. в деревне имелось не менее двух мечетей. Основания для такого предположения есть. В 60-е гг. прошлого века в Рыбушкине случился большой пожар. После него пришлось на месте сгоревшей так называемой Старой мечети ставить новое здание. Его по-прежнему именовали Старой мечетью. Из этого следует, что в середине XIX в. М. Рыбушкино располагало, как минимум, двумя мечетями («Старой» и, по-видимому, «Новой»).

Кече Рбишчаның киләчәге.

Әйе, бу фотода туган авылларының киләчәген тәшкил итәчәк Кече Рбишча мәктәбе укучыларын күрәсез.

Аларны истәлеккә К.Октябрь районы буенча “Туган як”ның махсус үз хәбәрчесе Ришат Рамазанов 18 январьдә мәктәптә үткән чираттагы спорт бәйрәменнән соң төшереп алды.



Инде менә берничә ел рәттән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максаты белән шундый күңелле спорт чараларын туган авылы мәктәбендә Ансар Насибуллин оештырып килә. Ул үзе эре эшмәкәр дә, югары үрләр яулаган танулы спортчы да түгел, әмма хәләл табышыннан шундый игелекле гамәлләргә акчасын бер дә жәлләми.

Футбол-хоккей уйнап һәм көрәшеп үскән бу егет бүген дә төрле спортта яшьләргә үрнәк булырлык чыгыш ясый ала, чөнки ул гомере буе зарарлы гадәтләр белән кызыксынмаган, ә һәрвакыт спортны үз иткән, якын күргән һәм нәкъ шуңа ул яшь авылдашларын да өнди, аларга конкрет ярдәмен тәкъдим итә.

Ул ел саен җирле мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре өчен нинди булса спорт чарасы үткәрә.

Мәсәлән, агымдагы атнада ул үзенең туган көне уңаеннан авылдагы төп мәктәптә укучыларга мини-футбол буенча турнир бүләк итте. Кече Рбишча мәктәбе укучылар саны буенча
Кызыл Октябрь районындагы уку йортлары арасында кайбер урта мәктәпләргә тиң — биредә җиде дистә укучы белем ала.

Ансар әфәнде шушы чараны оештыру буенча алдан ук мәктәп дирекциясе һәм педагогик коллектив белән киңәште,

аларның хуплавын алды һәм педагог-оештыручы Сылу Насибуллина, китапханәче Ләйлә Шәрәфетдинова,

физкультура укытучысы Гаяз Айсин белән бергәләп турнирны үткәрү буенча әзерлек эшләрен башкарды.

Бүгенге көннәрдә бит инде футболны малайлар гына түгел, кызлар да яратып уйный.

Иң беренче булып, башлангыч классларда белем алган 30 укучы 5әр кешедән торган 6 командага бүленеп туп тәгәрәттеләр, аннары өлкән класс укучыла- рыннан торган 8 команда үзара ярышты.

Судья вазифасын, алдан килешкәнчә, Гаяз Айсин башкарды. Укытучылар һәм укучыларның әти- әниләре балалар өчен җан атып футбол карадылар. Кече һәм өлкән категория төркем футболчылар арасыннан җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган командаларга мәктәп дирекциясе исеменнән мактау грамоталары,

ә спонсор Ансар Насибуллин тарафыннан барча катнашучы укучылар өчен акчалата бүләкләр әзерләнгән иде.

Ансар әфәнде педагогларга һәм укучыларның әти-әниләренә дә “Адҗа авыл” төркеме исеменнән бүләккә календарьләр тапшырды. Бүгенге кризислы заманны да исәпкә алсаң, әлбәттә, бу олы ихтирамга лаек эш.

Шундый авыл җанлы егетләрнең гел хәрәкәттә булып, үсеп килүче буынны сәләмәт һәм рухи тәрбияләүгә көч куюлары алдагы көннәргә карата өмет тудыра.

Кече Рбишча мәктәбе дирекциясе кайчандыр үзе дә шуннан белем алып чыккан Ансар Насибуллиның туган авылы мәктәбенә бер терәк булып даими рәвештә ярдәм күрсәтүен югары бәяли.

Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр шушы игелекле егет исеменә рәхмәт белдерделәр, аны туган көне белән котладылар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм киләчәктә дә шундый гамәлләре белән сөендереп торырлык аңа көч-куәт теләделәр.

Зур Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов Ансар әфәндене туган көне уңаеннан һәм авыл советы депутаты буларак үз вазифасын намус белән үтәгәне өчен грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде.
Кече Рбишча мәктәбе укучыларын

[info name=»P.S.»]
Шушы турнир призерлары арасында авылның кече хоккейчысы Хафиз Ибраһимов та бар иде, моннан бер көн элек ул Лыскау шәһәрендә үткәрелгән “Алтын алка” өлкә хоккей турнирында Сергачның “Лидер” командасы составында 2 урынны яулады һәм медаль белән бүләкләнеп кайтты. Мәктәп күләмендә “Сәламәтлек көне” уңаеннан бу көнне һәр класста ачык дәресләр дә үткәрелде.
[/info]

20.01.2017
Ришат РАМАЗАНОВ

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.