График проведения сабантуя в Нижегородской области

 Меропрития в Нижегородской области

Сабантуй – ежегодный народный праздник окончания весенних полевых работ у татар и башкир.
Ежегодно с большим размахом праздник проходит в татарских селах: Уразовка;Татарское Маклаково;
Урга;Петряксы,Медяны;Анда,Сафажай,Камкино,Актуково.

Гостей и участников мероприятия ждет разноплановая и красочная программа,
пройдут традиционные спортивные соревнования, состязания по национальной борьбе Кореш, концертные и развлекательные программы с участием лучших национальных творческих коллективов и исполнителей Нижегородской области и Республики Татарстан.

Хронологик тәртиптә без­не көткән халыкчан милли бәйрәмебез — сабантуйлар

графигын биргәндә, ул түбән-дәгедән гыйбарәт:

1, 2 июль – Камкада,

1 июль – Уразавылда,

8 июль – Сафаҗайда,

15 июль – Актукта.

Әлбәттә, сабантуйлар җитә башлагач, без аларның програм­маларын тулырак бастырырбыз. Ә бүген шуны гына әйтә алабыз, иң беренчеләрдән булып күркәм бәйрәмебез белән Сафаҗай ад­министрациясе билгеләнде.

Анда быел Пильна районы сабан туе колач җәячәк. Бу турыда безгә Сафаҗай авылы башлыгы Фәрит Каюмов белгертте.

Икенче булып Актукта сабантуй уздырылачагын белдек. Бу хакта редакциябездә кунакта булган Ри­нат Яруллин хәбәр итте. Болары әле барысы да узган елда иде.



Камкада хәтта ике көн рәттән сабантуй оештырылачагына яңа ел башлану белән хәбәрдар бул­дык. Бу күңелле һәм шатлыклы яңалыкны безгә күренекле якта­шыбыз Баязитов Ряшит ЖаббаровичРәшит Җаббарович Бая­зитов үзе белгертте.

Күңелле һәм шатлыклы диюебез шуңа ки, чөнки өлкәбезнең хөрмәтле меценаты узган гасырның туксанынчы елла­рында милләттәш-якташларына бүләк иткән матур, зур сабантуйла­ры бүген дә күпләрнең хәтерендә онытылмаслык вакыйгалар булып саклана. Быелгыларын Рәшит Җаббарович күп санлы эчкерсез җәмәгатьчелек эшчәнлегенең бер­се һәм олысы булган “Ярдәм” дини мөселманнар берләшмәсенең 20 еллыгына багышлаячак.

Уразавыл сабан туе турында без Нижгар татарлары конгрес­сы рәисе Гаяр Абдрахманович Хәсәновтан белештек.

Тагын шуны әйтергә кирәк, әле яңа гына өлкә татарлары автономиясеннән шалтырат­тылар һәм Т.Новгородта мил­ли бәйрәмебез көнен билгеләү максаты уңаеннан сабантуйлар графигы белән кызыксындылар.

Ышанасы килә, бу юлы тагын бер көнгә ике сабантуй билгеләнмәсен иде. Ни әйтсәгез дә, шул хакта соңгы елларда һаман бәхәс куп­тарабыз, әмма бу йөк, кызганычка, урыныннан селкенгәне юк, сизеп алганыгызча.

Дуслык җепләребез сыңарланып барганда халыкны тагын бүлгәләнергә мәҗбүр итү отышлы вариант түгел

Быел ир-егетләребез хөрмәте-нә, ягъни Ватанны яклаучылар бәйрәменә 4 көн ял туры килә — 23-26 февраль. Шуңа багышлап,

5 февральдә Суыксуда ир-атлар бәйрәме хөрмәтенә традицион хоккей турниры үтәр,

аннары Пе­трякста авылдашлары Максут Ла­ценовны хоккей уйнап искә алыр­лар.

Интернациональ сугышчы Марс Мангушев истәлегенә

19 февральдә Камкада тради­цион спартакиада узачак.

22 февральдә К.Октябрь районын­дагы Яшьләр палатасының бе­ренче рәисе Рөстәм Айдерханов истәлегенә IV районара биатлон ярышы Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә үткәрелер.

24 февральдә Зур Рбишчада К.Октябрь районы башлыгы кубогына зур хоккей турниры оештырылыр.

Мартка кереп китсәк,

8 Мартта – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә өлкә “Ту­ган як моңнары” ансамбле Т.Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йортында бушлай өр-яңа концертын тәкъдим итәчәк.

 9-11 мартта Казан кабат авыл эшмәкәрләрен җыячак.

Безнең өлкәдән тәҗрибә уртаклашырга бу съездга делегацияне туплау белән региональ милли-мәдәни автономиябез шөгыльләнә.

Узган атнада электр энер­гиясе күрсәткечләрен телефон аша тапшыру буенча килеп чык­кан мәсьәлә кайбер авылларда кискенләшеп куйды, шул сәбәпле бездән ярдәм сораучылар да булды. Без “ТНС энерго НН” компаниясенә чыктык һәм түбәндәге җавапны ал­дык: “Дөрес, без күрсәткечләрне һәр айның 23еннән алып 26сына кадәр тапшырырга тәкъдим итәбез. Әмма бу көннәрне линия чамадан тыш күп төелгәнлектән, алдан ике көн элек тә 8 (831) 233- 09-70 те­лефон номерына шалтыратырга мөмкин. Ә безгә чыгалмаган очрак­та, борчылырга урын юк, киләсе айда исәп-хисаптагы аермага яңа расчет ясарбыз”, — диләр энерге­тиклар.

Бу өлкәдә иң кулай вариант, әлбәттә, интернет. Моның өчен бары тик www.nn.tns-e.ru сайтына гына керергә кирәк. Анда барысы да аңлаешлы итеп күрсәтелгән. Дөрес, өлкән буынга бу ысул ят нәрсә, шуңа күрә кайбер авыл­ларда интернет белән яхшы кул­ланучылар бу өлкәдә акча да эшли башлаганнар дип ишеттек.

30.01.2017

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.