Милли районда хәләл эш

Ислам кануннарының нигезе булган биш вакыт намаз укуны читкә кагып яшәүчеләр байтак нижгар төбәгендә. Оят булса да әйтим, мин дә шундыйлар­дан. Без һаман вакыт аз, эш күп, дип акланабыз. Авыл­ларыбыз яме булып торган мәчетләребезгә барып Җомга намазын укырга да авырсынабыз.

Әйе, без дини түгел, дөньяви җәмгыятьтә яшибез һәм аның ка­нуннарына буйсынырга тиеш, ләкин Ислам динен үз итәргә дә безгә беркем дә комачауламый бит.

Мәчет картлары гына моңа үрнәк түгел, арабызда барлык мөселман кагыйдәләрен үтәп, рәхәт кенә яшәүче, уңышлы эшчәнлек алып баручылар да байтак. Рбишчалы Вәлит Велемеев нәкъ шундый­лардан. Вәлит Әнәс улы сәүдәгәр, кибетләре азык-төлек, сувенирлар һәм башка товар белән сату итә. Иң мөһиме – аның сату нокталарында хәләл ризыклар һәм дини атрибути­ка сатыла, ә мөселманнарга хәрәм булган исерткеч эчемлекләрнең, тәмәкенең бөтенләй исе дә юк. Сер түгел, Россиядә нәкъ менә шушы товарлар иң зур керем бирә. Шуңа да карамастан, Вәлит әфәнде дини кануннарга тугры калып, алар белән эш итми. Хәләл ризыкларны да ышанычлы тәэмин итүчеләрдән генә ала. Мәсәлән, тавык итен Тверь, казылыкны Мордовия мөселманнарыннан, дини атрибути­каны Казаннан, Мәскәүдән китерә.

– Ризыкның хәләл икәнен пичәтле кәгазь генә раслый алмый, иң мөһиме – аны җитештерүченең мөселман икәнлеге гарантия­ли. Чөнки дини кеше беркайчан да хәрәмле продукция ясамас. Бу факт аралашу вакытында да ачыклана. Мин хәләл сәүдәгәрлек белән дистә ел шөгыльләнәм инде, бу эштә бай тәҗрибә туп-ладым. Кибетләремне хәләл про­дукция белән тәэмин итүчеләр дә ышанычлы. Шуңа күрә без алар белән озак еллар тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, – ди Вәлит әфәнде.

Сәүдә эшендә тәҗрибәле егет төрле юнәлешләрдә үзен сынап ка­рый: иген сату белән дә шөгыльләнә, тимер дә реализацияли. Мондый форма эшчәнлек Кызыл Октябрь районы татарларына, аеруча Рбиш­ча егетләренә хас, әлбәттә.

“Кайгы кычкыра килми”, – диләр. Көтмәгәндә Вәлиткә дә хәсрәт төшә, аның якын дусты Нуршат юл фаҗигасенә эләгеп вафат була.

– Озак еллар белән сыналган якын дустым вакытсыз якты дөньядан китте. Бу минем өчен зур кайгы, алмаштыргысыз югал­ту булды. Дустымны җирләгәннән соң, мин хатынымны ияртеп хаҗга киттем. Белмим, каян бу теләк килгәндер, ләкин мин аны Аллаһы Тәгалә бүләге дип саныйм. Яңа 2006 елны без изге җирдә каршы­ладык. Кайткач, дөньяга башкача карадым. Минем өчен иң мөһиме – хак динебез буенча яшәү булды, – ди ул.

Вәлит әфәнде нинди генә эш башламасын, барысын да урыны­на китереп эшли. Соңгы елларда алар туганы белән берничә инвес-тицион проект тормышка ашыра­лар. Шуларның берсе – Уразавыл “Сельхозтехника”сы базасында милчә, ипи цехы булдыру.

– Кадрлар барысын да хәл итә шул. Ипи пешерү цехын сафка ку­ярга карар кылгач, беренче булып квалификацияле технолог табу проблемасы калкып чыкты. Шунда минем элекке танышым ярдәмгә килде. Озак еллар Түбән Новгород­та шушы тармакта хезмәт иткән белгеч Борис Кучменов җитеште-рү процессын үз өстенә алды. Хәзер ул ипи цехының чын хуҗасы, бик тәмле ризык җитештерә. Борис мөселман өммәтеннән, һәр эшен хәтем-догадан башлый, димәк, хәләл продукция җитештерә. Мин аңа товарын реализацияләргә генә булышам. Соңгы айларда Сергач районын “яулыйбыз”. Кочко-Пожарда һәм башка 23 сату нок­тасында Уразавыл ипиен сатып алырга мөмкин.

Хәләл продукцияне башка дин кешеләре дә ала. “Мясо живот­ных, зарезанное и приготовленное с благословения Бога, не может быть плохим», диләр алар, – дип төпли сүзен Вәлит Әнәс улы.
Яхшы эшкә Алла ярдәмен бирә шул, илне экономик кризис, ә ба­зарны “Магнит”, “Спар” кебек эре супермаркетлар яулап алган чорда, Вәлит әфәнде кибетләре үз кулла­нучысын тапты.

Фотода: Вәлит әфәнденең Уразавыл “пятерочка”сында ур­нашкан кибетеннән бер күренеш.

Димәк, мөселман кануннарына буйсынып хәләл продукциягә өстенлек бирүчеләр саны кимеми, киресенчә, көннән-көн арта гына бара һәм моны Вәлит әфәнденең эшчәнлеге дәлилли.

30.01.2017
Ринат СӨННӘТОВ

Похожие записи:
Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (10 оценок, Рейтинг: 5,00 из 5)
Загрузка...