Җирле проектлар

Шөбиледә

Хөрмәтле авылдашларым, киңәш-табыш һәм ярдәм сорап, сезгә “Ту­ган як” аша Ачык хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Күмәк көч тау күчерергә сәләтле, ди халык әйтеме һәм без моны узган елны авылы­бызга асфальт юл салдыру белән дәлилләдек, әлбәттә, “Җирле ини­циативаларга ярдәм” дигән өлкә программасы кысаларында.

Өлкә хөкүмәте бу программага быел да старт бирде. Шул хакта губернатор Валерий Шанцев бо­лай диде: “Өлкә бюджетыннан бу эшләргә 200 млн сум карал­ган, әмма бөтен заявкаларны да канәгатьләндерер өчен күбрәк кирәк булса, өстәмә табышлар да җәлеп итәргә әзербез, чөнки җирле халыкның торак пунктларын төзекләндерүдә катнашы – иң пер­спектив юнәлешләрнең берсе”.

Билгеле, бу программа бул­маса, безгә асфальт юл күрәсе юк иде. Авылдашларыма да, Мәскәүдән торып туган нигезләре өчен ярдәм итеп килгән “Оргкоми­тет” әгъзаларына да, инициатив төркемгә, аның җитәкчеләренә дә олы рәхмәтләремне белдерәм һәм киләчәккә дә аларга якты өметләр баглыйм. Чөнки, сизеп алганыгызча, бу программа быел да эшли һәм анда катнашыр өчен заявкалар­ны 20 февральгә кадәр тапшыру мәҗбүри. Шуңа күрә безгә авылы­быз өчен иң мөһим һәм кирәкле булган эш белән билгеләнәсе иде. Дөрес, авыл советы депутатлары белән киңәшләшеп алгач, клуб би­насын капиталь ремонтлау проек­тына өстенлек бирдек. Ә сезнеңчә ничек, хөрмәтле авылдашларым?

Вакыт бит, белгәнегезчә, туктап тормый, инде яңа елның да бер ае артта калды. Күз ачып йомганчы, тулы булмаган ай да узып китәчәк. Ә бит программага керер проект белән билгеләнгәч, бихисап доку­ментлар да әзерлисе һәм туплый­сы бар, аның өчен дә вакыт кирәк. Шуңа күрә уй-фикерләрегезне, киңәш-табышларыгызны, кадерле авылдашларым, тиз арада авыл советына, депутатларга яки шәхсән миңа җиткерсәгез, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Шул урында түбәндәгене дә искәртеп үтәсем килә: авыл халкының сайлап алган проектта акчалата катнашуы мәҗбүри шарт булса, спонсорларның ярдәме ае­руча хуплана. Быел бу ярдәмнәр тулы проект хакының 12 һәм 10 процент нисбәтендә каралган.

“Ил төкерсә, күл була”, – дигән гыйбарәне дә онытмыйк, җәмәгать. Сүземнең төбе шунда ки, Алла би­реп тагын бу программага уза алсак, авылдашларымның рухи һәм, аеру­ча, матди ярдәмнәренә нык ышана­сым килә. Бергә һәм бердәм алынсак, без клубны чын мәгънәсендә мәдәни учак итә алабыз. Анда китапханә дә урнашыр иде, бәлкем, көрәш секциясе дә оештырыр идек. Тик моның өчен авыл уртасындагы клуб бинасын әйбәтләп ремонтларга һәм аны мәчетебез төсле күркәм объ­ект итәргә кирәк. Һәрхәлдә, сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз.

Олы ихтирам белән
Илдар МӨХӘММӘДИЯРОВ.
Шөбиле авылы башлыгы.

Кочко-Пожарда

Бүген берәүгә дә сер түгел, колхозлар юкка чыккач, авылла­рыбыз кулсыз-аяксыз калды, шул сәбәпле көндәлек тормы­шыбызда бермә-бер өелеп килә барган мәсьәләләрне авыл администрацияләренә чишү шактый катлауланды, кыш көнендә тыкрык-урамнарны кардан чистарту да, караңгы төштә алар­ны яктырту да, халыкны су белән тәэмин итү дә үзенә күрә бер проблемага әверелде. Әле ярый бу хәлләрне өлкә хөкүмәте күреп алды һәм ярдәм тәкъдим итте – авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, торак пунктларын төзекләндерү макса­тыннан “Җирле инициативаларга булышлык” дигән махсус про­грамма булдырды.

Ике ел рәттән без дә бу програм­мада катнаштык һәм күптәнге хы­ялларыбызны тормышка ашырдык. Шуларның иң мөһиме һәм иң хыял­ланганы – балалар мәйданчыгын зурайтып, анда бер дигән хоккей тартмасы төзедек, аны яктырткыч­лар һәм су ноктасы белән тәэмин иттек. Ә бу эшләр белән парал­лель рәвештә яңа урамыбызга вак таш белән каты катламлы юл да түшәдек.

Узган елны шул ук программа кысаларында тагын бер мөһим проблемабызны – озак еллар ха­лыкка тынгы бирмәгән, борчып торган су мәсьәләсен хәл иттек: моннан берничә ел элек башлаган суүткәргеч линияләрен яңартуны тәмамладык һәм аларны үзара то­таштырып, боҗралап – окольцевать итеп куйдык.

Әлбәттә, бу мөмкинлекне быел да кулдан ычкындырасы килми һәм шушы программа ярдәме белән урам яктырткычларын тәртипкә саласы иде. Без бу хакта авыл советының чираттагы утырышын­да депутатлар белән фикер алыш­тык, чөнки халкыбыз ихтыяҗларын якларга сайланган авылдашла­рыбызга һаман күбрәк я бу, я теге төштә урам яктырткычлары урнаш­тыру турында мөрәҗәгать итәләр. Ә аларның санын арттыру бары тик бар булганнарын энергия сакла­гыч электр лампаларына алышты­рып чыккан очракта гына мөмкин булачак. Шуңа күрә күп санлы авылдашларыбызның үтенечен ис-тә тотып, быел бу программага урам­дагы электр челтәре “хуҗалыгын” закон кушкан таләпләргә туры ките­реп, аны яңарту проектын тәкъдим итәргә карар кылдык. Билгеле, әле 20 февральгә кадәр аз гына вакыт бар, димәк, кадерле авылдашла­рым, бу өлкәдә сезнең фикерләрне дә көтеп калабыз.

Ә юл уңаеннан, алдагы проект­ларны тормышка ашырырга ярдәм иткән мәрхәмәтле спонсорларга, хәләл акчаларыннан өлеш чыгарган авылдашларыма, мәскәүлеләргә чиксез рәхмәтләремне белдерәм һәм үз алдыбызга яңа билгеләгәнен дә шулай бергәләп хәл итәрбез дип ышанам, чөнки бу программа буенча, сайланган эштә халыкның кечкенә генә финанс ярдәме зур этәргеч һәм төп шартларның берсе булып тора.

Рөстәм АБДУЛЛИН,
Кочко-Пожар авылы башлыгы.

Камкада

Узган атна уртасында Камкада халык җыенын оештырдык һәм шунда «Җирле инициативаларга булышлык» дигән өлкә программасында катнашыр өчен халык тәкъдим иткән ике проектның берсен сайлап алдык.

Әйтергә кирәк, узган елны да без футбол кырын төзекләндерү проекты белән бу программага чыккан идек, кызганычка каршы, конкурс таләпләрен үтә алмадык. Бәлкем, быел безгә бәхет елма­ер, һәрхәлдә, без моның өчен бүгеннән үк нык тырышабыз. Инде инициатив төркем белән билгеләндек, проект сметасын төзүгә ке­рештек, халык арасында депутатлар белән берлектә шул өлкәдә агарту эшләре алып барабыз. Узган елгы кимчелекләребезне исәпкә алып һәм бу эштә булган тәҗрибәбезне кулланып, халык җыенында сайланган проектны тормышка ашырырбыз дип ыша­нам. Ни әйтсәң дә, моңа кадәр Камка балалары өчен ял итү һәм күңел ачу мәйданчыгы булдырдык. Ә җыенда көн тәртибенә чы­гарылган икенче проектны – Рәшит Җаббарович Баязитов туган авылына бүләк иткән мәдәният йортына декоратив ремонт ясауны спонсорлар ярдәме белән башкара алмасак, Алла боерса, киләсе елга янәдән шушы программага кереп, өлкә хөкүмәте ярдәмендә бу мәсьәләне чишәрбез, дип уйлыйм.

Камкалыларның бүгенге проектта актив катнашуларына, хәлләреннән килгән кадәр финанс ярдәм күрсәтүләренә ихластан ышанасым килә, чөнки әлеге программа таләпләре буенча, халыкның акчалата ярдәме проект хакының 1/10 өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Мөнир ШӘЙМӘРДӘНОВ,
Камка администрациясе башлыгы.

Зур Рбишчада

Россиядә ике бәла һәм аның берсе – юллар. Шуңа күрә дә, мөмкинлекләре чыккан саен авыл администрацияләре юл- тыкрыкларны тиешле сыйфатка китерергә тырыша. Халыкны да бу проблема борчый, күбесе авылларда “Җирле инициа­тиваларга ярдәм” программа­сы кысаларында юлларны төзекләндерүне күздә тоткан проектларны сайлый халык. Без дә юл проблемасына зур игътибар бирәбез һәм берничә ел инде махсус программа ярдәмендә урам-тыкрыкларны төзекләндерәбез. Быел, мәсәлән, Коминтерн (710 метр) һәм Коопе­ративная (670 метр) урамнарына ремонт ясарга планлаштыра­быз. Бу турыда без халык белән җыелышып сөйләштек. Әлбәттә, проектыбыз расланса, аны тор­мышка ашырырга күздә тотылган финансларның 30 процентын авыл администрациясе, 22 про­центын халык, ә калган 48 про­центын өлкә бюджеты түләргә тиеш.

Наил ХӨСӘИНОВ,
Зур Рбишча авыл
администрациясе башлыгы

Похожие записи:
Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (30 оценок, Рейтинг: 4,97 из 5)
Загрузка...