Вакыт инәлеп тормый

Туган як Сергач

Время движется — от прошлого через настоящее к будущему. Время не стоит на месте, потому что таковы законы мироздания. Все находится в движении и развитии.

Әйе, вакыт бер дә инәлеп тормый шул, гел алга гына үрмәли, үрмәли генә түгел, аш​кына ич. Ни кызганыч, бәяләр дә бездә шул төсле һаман үсә генә бара. Узган елны кичә генә исән-сау озатып җибәрдек кебек, ә бүген инде елның иң кыска һәм кышның соңгы аена керештек, әмма уртача кәефләр белән генә, чөнки һәрнәрсәгә бәяләр үсә, ә кайберләренең социаль ташламалары киселә. Шуларның барысын истә то​тып, без Сергач почтамты белән агымдагы елның II яртысына вакытыннан элек “Туган як”ка подписканы 1 февральдән баш​лап җибәрергә килештек, чөнки почта 1 апрельдән газеталарга язылуны тагын 5%ка артты​рып куячак. Шуңа күрә Сергач һәм К.Октябрь районнарында яшәүче милләттәшләребез төп подписка башланганчы “Туган як”ка язылып куйса, оттыр​маячак. Күпме генә сүгенсәк тә, вакыт та туктамый, бәяләр дә бездә “туңдырылмый”, ә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне кешечә яшисе килә, “Туган як”сыз да дөнья сансыз



Агымдагы айның спорт өлкәсендә булачак вакый​галарын кабат санап китсәк, түбәндәгеләрен билгеләргә мөмкин:

5 февральдә— Суыксуда,

11ендә -Петрякста,

24ендә -Зур Рбишчада хоккей турнирлары узачак,

18ендә- Сергачта “Лыж​ня России-2017” ярышлары үтәр,

19ында -Камка традицион спар​такиадага чакыра,

22 февральдәЧүмбәлинең “Кыр күле”ндә ра- йонара биатлон узачак.

“Губернаторы.Ру” интернет- порталы хәбәр иткәнчә, безнең өлкә башлыгы Валерий Шан​цев “Губернаторларның халык рейтингы” исемлеген җитәкли. Икенче һәм өченче урыннарда Приморск крае җитәкчесе һәм Ямал-Ненец автономияле окру​гы башлыгы.

Агымдагы атнада яңа сайлан​ган Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов Сергачта бу​лып, район Земство җыены де​путатлары һәм җәмәгатьчелек активы белән очрашты.

03.02.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.