Авылларда 10.02.2017

Нижгар.Туган як

Татарские сёла Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.

Татары Нижегородской области или мишаре — тюркский народ, проживающий компактными группами в Припьянье.
В Нижегородском крае татары появились вместе с золотоордынским беком (князем) Секиз-Беем в 1376 году, отделившись от Золотой Орды и перешедшими на сторону московского князя.
В 16-17 веках сергачские или тогда — курмышские татары упоминаются в летописях в связи с привлечением их на военную службу.
Центр татар в Нижегородской области — село Уразовка, являющееся центром Кранооктябрьского района. Татарское население в нём составляет подавляющее большинство. Также татары проживают в Сергачском, Сеченовском, Спасском и Пильнинском районах Нижегородчины.

Кыска хәбәрләр

Сергач районы Земство җыены каршындагы Яшьләр палатасы районның актив позицияле егет-кызларын 21 февральдә агро­техникум базасында үтәчәк конференциядә катнашырга чакыра.



Кызыл Октябрь районы мәктәпләренең 8 һәм 10 класс укучылары арасында читтән торып “Ел укучысы-2017” кон­курсы игълан ителде.

Тукай клубын­да Студентлар көне ягъни ха­лык телендә Татьяна көне дип йөртелгән бәйрәм уңаеннан җирле фермерлар авылның дистәгә якын хатын-кызларына чәй табыны оештырганнар.

Пильна районы Петрякс ад­министрациясе башлыгы Ансар Садретдинов хәбәр итүенчә, биредә Җәмигъ мәчетенең түбәсен алмаштыра башлаган­нар.

Кочко-Пожар клубы дирек­циясе үзе эшләп туплаган һәм аз гына берничә авылдаш кушкан акчага зур телевизор сатып алган.

Кызьмавылдан “Җирле ини­циативаларга булышлык күрсәтү” программасында катнашу өчен Колхозная урамына ремонт ясау проекты әзерләнгән.

Куйсуыннан изге Садек аб­зый йортына илтә торган юлга якынча 300 метр асфальт салу проектын әзерләгәннәр.

село Овечий Овраг,Нижегородская область

Куйсуы(село Овечий Овраг)

Священный дом Садек-абзи Абдулжалилова(село Овечий Овраг)

Красный Остров администра­циясе өлкә комиссиясенә ике про­ект юллаган — җирле мәдәният йортына ремонт ясау һәм Ленин урамына якынча 900 метр асфальт салу. Өлкәнең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры Ро­ман Любарский белдерүенчә, кон­курс комиссиясенең проектларны сайлап алу утырышы 31 мартка билгеләнгән.

Зур Рбишча мәдәният йортын­да җылыту системасы туңган.

Уразавыл администрациясе баш­лыгы Илдар Садретдинов хәбәр итүенчә, аның карамагына кергән җиде авылда даими яшәүчеләр саны 2599 кеше, ә район үзәгендә якынча 1708 кеше тора.

Суыксуда 10 аграр предприя­тие эшчәнлек алып бара.

Кече һәм Зур Рбишча мәк-тәпләрендә 273 бала укый.

Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрдәнов әйтүенчә, 1 мартта җирле клуб­та “Туган як моңнары” өлкә ан­самбле бушлай концерт бирәчәк. Башлана 17.00 сәгатьтә.

Уразавылның Сечен борылы­шыннан алып Атяравылга кадәр сузылган әйләнеш юлында, ниһаять, утлар яна башлады.

Бозлау клубы базасында һәр ел үткәреләчәк “Сәламәтлек көне” 23 февральгә билгеләнгән. Чаңгыда шуучылар өчен чәй та­быны да оештырылачак.

10.02.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.