Посоветовались все вместе и приготовили кыстыбый (РНКАТНО)

Татары Нижегородской области

Кыстыбый — традиционное татарское, башкирское и удмуртское блюдо из теста с начинкой.
В татарской кулинарии кыстыбый представляет собой обжаренную лепёшку, начинённую картофельным пюре.

Картофель вымыть, очистить, нарезать крупными кусками, отварить в подсоленной воде до готовности. Слить воду и размять картофель в пюре. Добавить горячее молоко, 1 столовую ложку сливочного масла, посолить (при необходимости) и тщательно перемешать,подробнее татарская кухня(рецепты и приготовление).

Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) каршындагы “Татар яшьләренең лидерлар мәктәбе” агымдагы елның 15 февралендә старт алды.

Аның беренче семинарын­да Т.Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән 16 яшьтән алып 30 яшькәчә 15 студент катнаш­ты. “Лидерлар мәктәбе”нең тулы курсында барлыгы 16 семинар ка­ралган һәм студентлар бертавыш­тан аларның барчасын да үтәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Семинар темалары күптөрле.



Мәсәлән, “Тормышта уңышлы булу”, “Үзеңдә булган сәләтләрне уяту”, “Карьерада, гаилә тормы­шында һәм профессиональ үсештә биек үрләр яулау” һәм башкалар. Курсаларда укучылар уникаль методика нигезендә нәкъ менә шушы темалар буенча белем ала­чак. Теориядән тыш, тыңлаучылар белән әлеге семинарларда уңышлы эшмәкәрләр, дәүләт структура­лары җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре турыдан-туры үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешерләр.

Кем белә, бәлки, алар тыңлаучыларның хәзерге эш бирүчеләре яисә киләчәктә файда­лы хезмәттәшләре булып куярлар.

Шул ук көнне Т. Новгород Җәмигъ мәчетенең административ би­насында татар халкының милли ризыкларының берсе – кыстыбый пешерү буенча мастер-класс та узды. Әлеге чараны РНКАТНо кар­шында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы мәчетнең Хәйрия бүлеге белән берлектә оеш­тырды.

Кыстыбыйны дөрес әзерләү – ашамлыкның уңышы. Аны пешерү серләренә РНКАТНо канаты астын­да эшләүче “Хәрәкәт” яшьләр үзәге активистлары Әлфия Бадяутдинова, Сылу Хәсәнова һәм Руслан закиров өйрәттеләр.

Чарада 30га якын кеше катнашты, кыстыбыйны пешерү осталыгы хәтта ир-егетләрне дә кызыксындырды.

Үзенең кече сеңелләрен ияртеп килгән мастер-класста катнашучыларның берсе Севиль Анвари: “Мәрхүмә әбиебез һәрвакыт кыстыбый пешерә иде, ул бала чактан безнең яраткан ашыбыз”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты.

Осталык дәресе бигрәк күңелле үтте һәм барлык катнашучылар өчен дә файдалы булды.

“Әгәр яшь буынны милли аш­лар пешерергә, татар теле һәм мәдәниятенә өйрәтмәсәк, киләчәк-тә ничек соң милләтебезне саклап калырбыз?!” – дип борчуларын бел­дерде “Ак калфак”ның җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина.

Әлбәттә, хәзерге заманда ана телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белмәү про­блемасы кискенләште. Автономия советы әлеге проблеманы чишү буенча татар мәдәниятенең матур­лыгын күрсәтү, яшьләрдә гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар оештыра.

Форсаттан файдаланып, әлеге ча­раны уздыруда уңай шартлар тудыр­ган өчен мәчетнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе зөһрә ханым Идрисова­га аерым рәхмәтләребезне юллый­быз.

Киләсе җыелышларда казанча манты пешерү, тортлар әзерләү һәм башкалары белән дә танышты­рырбыз.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

22.02.2017
Илдус АБДУЛЛИН,
автономиянең башкарма
директор урынбасары
.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.