Районнарда һәм Авылларда 22.02.2017

Пильна районы Земство җыены каршында Яшьләр пала­тасы булдыру процедурасы баш­ланды.

Ураз­авыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин белдерүенчә күптән түгел биредђ “Шәфкатьле йөрәк” исем­ле волонтер хәрәкәте эшли башлаган.

Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Гүзәл Юнусовага һәм Эль­за Магҗановага тантаналы рәвештә “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тарафыннан билгеләр тапшыр­ганнар.

Зур Рбишчаның сәләтле яшүсмере Ваиз Хакимов Чуваш республикасында узган регио­нара турнирда ирекле көрәштә үз авырлыгында чираттагы җиңүенә ирешкән.

Сафаҗай мәктәбенең белем­ле укучыларының берсе Альби­на Атауллина обществознание фәне буенча региональ олим­пиадада катнашкан.

Шөбиле активистлары авыл­да яңа имам билгеләү мәсьәләсе буенча фикер алышыр өчен 8 май көнне халык җыены үткәрергә планлаштыра.

Печә клубын күп ел­лар җитәкләгән Бибинур Фәйзрахманова лаеклы ялга чыккан. Аның вазифаларын ва­кытлыча художество җитәкчесе Ильяс Ахмадуллин башкара.

Чүмбәли китапханәчесе Гөлнара Фатехова Бөтенроссия яшь сайлаучы декадасы кыса­ларында өлкән класслар укучы­лары өчен чара үткәргән.

Актуктан Таһирә Салахова һәм Зур Рбишчадан Васимә Абдрахманова 95 нче туган көннәрен каршы алганнар, ә Уразавылда яшәүче Хасибә Алеева белән Рбишча ал­мае Гөлҗиһан Рахматуллина 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иткәннәр.

Яндавишча халкы узган атналарда авылның хөрмәтле агаларының берсе, хезмәт вете­раны Бари Сафиуллинны соңгы юлга озатты.

Кече Рбишча фермеры Ра­мил Алимов авылдашлары фай­дасына кое казыткан.

Камка мәдәният йорты дирек­торы вазифалары Радик Батыр­шинга йөкләнгән.

Ыргу фермеры Абдулхак Исхаков Казанда үтәчәк VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съездында кат­нашырга чакыру кабул иткән һәм шушы сәфәргә барырга әзерләнә.

22.02.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Кадерле милләттәшләр!

Авылыгыздагы яңалыклар турында безгә 8(831-91) 5-19-24 номеры буенча шалтыратып белдерегез..

Похожие записи:
Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (7 оценок, Рейтинг: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 42 просмотров