Стремительный рост цен

Стремительный рост цен

Недвижимость дорожает из-за цен на стройматериалы и нехватки рабочих,цены на квартиры подорожали на 30%.
По данным нижегородского Министерства градостроительства за второй квартал нынешнего года, средневзвешенная стоимость квадратного метра в новых домах составила 105 263 рубля. При этом в начале прошлого года «квадрат» стоил на 42% меньше.

Беренче юллардан ук К.Октябрь райпосы рәисе хөрмәтле Назыйм Мөҗипович Юси​повка үз карамагында булган татар авыллары кибетләренә 17 данә “Туган як”ны агымда​гы елның II яртысына алдан яздырып куйганы өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Ә Сергач райпосы рәисе Равил Салех улы Мангушев безнең үтенечне канәгатьләндереп, якын дустыбыз Тәнзилә ханым Паламарчукның иҗади хезмәт җимеше булган “Җәясу” балалар фольклор фестивален уздырыр​га быел да беренчеләрдән булып ярдәмен ышандырды. Билгеле, аңа да чиксез рәхмәтлебез.



Узган санда хәбәр иткәнебезчә, 24-25 мартта Казанда булып үткән I Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр съездын​да Сафаҗайдан булган Мәскәү делегаты Мансур Салахетдин улы Хакимовны Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) башкарма комитеты рәисе Ри​нат Закиров БТК иҗтимагый берләшмәләренең “Татар мил-ләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” халыкара Берлеге медале белән бүләкләде.

Шул ук көннәрдә Татарстанның башкаласында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс конкурсының йомгаклау этабы да булып үтте.

Әлеге ча​рада безнең төбәктән Уразавыл һәм Камка мәктәбе укытучыла​ры Мәрзия Хәррәсова белән Гөлнур Мангушева да катнаш​тылар.

Бу мөлаем ханымнарның тәҗрибәләре жюри тарафын​нан югары бәяләнде һәм алар​ны Республиканың фән һәм мәгариф министры Энгел Фат​тахов икешәр диплом белән бүләкләде.

7 апрельдә Уразавыл администрациясендә К.Октябрь районы Земство җыены де​путаты Шамил Мансуров һәм Уразавыл советы депутаты Ил​дус Абдуллин район үзәгендә яшәүчеләрне (10.00-13.00) ка​бул итәрләр.

Депутатлар белән күрешеп сөйләшергә теләүчеләр 8-920-072-04-09 телефон номе​рына шалтыратып, алдан языла алалар.

29-30 апрельдә Воскресенск районында “Отец – лес” дигән экологик фестиваль оештыры​лачак.

Анда күренекле теле​журналист Юрий Немцов һәм Т.Новгород өлкәсенең журна​листлар союзы рәисе Ольга Но​скова катнашыр.




Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

[info name=»Кадерле милләттәшләр!»]
“Туган як”ка язылу кампаниясе-нә кайтканда, 1 апрельдән аның төп этабы башлана һәм почтаның “җиңел кулы” белән агымдагы елның II яртысына безнең газе​тага язылу бәясе 465,96 сумга кадәр җитте һәм бу бер дә шая​ру түгел. Бездә бәяләр шулай шаярмый гына үсә бара.

[/info]

31.03.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ..



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.