Кыска яңалыклар 28.04.2017

новости газета туган як

Новый автомобиль Главе администрации с. Шубино(глава местного самоуправления) выделен Администрацией Сергачского района- это огромное событие.

Спас районының сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм эчке эшләр органнары ветеран​нар киңәшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән пленумда администрация башлыгы Татья​на Бирюкова өлкә ветераннар киңәшмәсе тарафыннан юлланган грамоталар белән Татар Моклока​сыннан Афия Салихованы һәм Бозлаудан Фагилә Исхакованы бүләкләгән. Ә концерт өлешендә Татар Моклокасының хоры татар​ча чыгыш ясаган.

Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада 7 майда “Аджа авыл” төркеме район һәм авыл администрацияләре, мәгариф һәм эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, спорт мәктәбе, “Туган як” һәм “Сельские вести” газета​лары ярдәме белән Бөек Җиңү көненә багышланган велопро​бег оештыра. Катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башланыр, ә 11.30 сәгатьтә велопробег старт алыр. Маршрут ике Рбишча урам​нары буйлап үтәр һәм озынлыгы якынча 10 километр тәшкил итәр. Бүләкләү тантанасыннан соң спорт чарасында катнашучылар​ны солдат боткасы белән сыйлар​лар.



Пильнада районның хор кол​лективлары арасында традицион фестиваль үтте. Унга якын катна​шучы коллективлар арасыннан җиңүче булып Сафаҗайның “Нур” хоры табылган. Аларны уңышлы чыгышлары белән администра​ция башлыгы Фәрит Каюмов котлаган һәм авылның мәдәни тормышында зур роль уйнаган Венера Измайлованы туган көне белән тәбрикләгән. Шулай ук Петряксның “Гүзәл” хоры берен​че дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган.

Сергач районы Шөбиленең “Оргкомитет” әгъзалары һәр ел май бәйрәмнәре көннәрендә өмәләр оештыра. 7 майда иртән 10.00 сәгатькә шөбилелеләр каберлекләргә төзекләндерү эшләренә чакырыла. Кирәкле ко​раллар алып килү хуплана. Ә 8 май көннне авыл халкы мәчеткә яңа имам билгеләү турында фи​кер алышырга җыелырга тиеш.

Уразавыл мәктәбенең баш​лангыч классларында узган атнада Экология елына багыш​лап төрле конкурслар, акцияләр үткәрелгән.

Шөбиле администрациясенә район яңа автомобиль биргән.

Камкадан хөрмәтле милләт-тәшебез Равил Мангушевны “Лидер” ФСКсында катнаш көрәш төрләре буенча регионара ярыш​ларны югары дәрәҗәдә үткәрүдә булышлыгы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Кече Рбишчада яшәүче Максут Хәсәновны 85 яшьлек юбилее белән район һәм авыл администрацияләре башлыклары Халит Сөләйманов һәм Наил Хөсәинов котлаганнар, Президентның тәбрик хатын тап​шырганнар.

Кочко-Пожарга керә торган Молодежная урамы борылы​шында буранлы төндә автомо​биль янган. Үлем-китем юк.

Белка администрациясе баш​лыгы Иван Бухалов белдерүенчә, май бәйрәмнәре көннәрендә Ыр​гуда төзекләндерү эшләре һәм сабан туен үткәрү мәсьәләсен хәл итү максаты белән халык җыены узачак.

Каргадан чыгышы белән булган яшь өметле спортчыбыз Файлә Аймалетдинованың фотосүрәте “Лидер” ФСКсы янындагы зур стендта урын алган.

Сафаҗай хоккей командасы Сеченның “Йолдызлы” боз са​раенда үткән “Кубок Присурья” турнирында “көмешле” урынны яулаган.

Атяравыл клубында җирле үзешчәннәр авылдашлары хөр-мәтенә концерт биргән.

Кызьмавылның “Нур аль-Ильм” дини уку йортында имти​ханнар сессиясе үтә.

село Кузьминка.Нижегородская область

Кече Рбишчада 4 майда зи​ратлар һәм тирә-яктагы терри​торияне төзекләндерү максаты белән өмә үткәреләчәк.

Уразавылда традицион өмә 8 майга билгеләнгән. Тирә-як мохитка һәм каберлекләрдәге тәртипкә битараф булмаучылар иртәнге 9 сәгатьтә җирле зиярәт алдында җыелачак.

Семочкида табигый газ кертү проекты дәвам итә. Эшләрне башкаручы оешма белгечләре йорт эчләрендә кирәкле җиһазларны урнаштыра.

28.04.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.