Кыска яңалыклар 05.05.2017

новости газета туган як

Районнарда һәм Авылларда

Районнарда.

Проект «Парки малых городов».

Формирование комфортной городской среды в малых городах, благоустройство существующих парков на основе инициативы и предложений жителей с тем, чтобы они стали более комфортными, современными и посещаемыми местами массового отдыха.
Парковая зона, подлежащая благоустройству, и наполнение парка инфраструктурными объектами определены жителями города по итогам общественного обсуждения мероприятий по благоустройству мест массового отдыха населения на территории г. Сергача.

Сергач паркы

Сергач районында “Бердәм Россия“ партиясе инициати­васы белән гамәлгә кертелгән “Кече шәһәрләр паркы” феде­раль программа кысаларында төзеләчәк парк астына урын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды. Күпчелек шәһәр халкы “Лидер” ФСКсы янын­да урнашкан “Җиңү паркы”н төзекләндерүне кулайрак дип тапкан. Әле дизайнерлар сергачлыларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алып, проектның эскизын әзерли.

Моклока укучылары

Спас агротехникумында яшүс-мерләр арасында наркомания, алкоголизмга профилактика ясау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән “Мы выбираем спорт – 2017!” район спартакиадасы кысала­рында мәктәп укучылары ара­сында өстәл теннисы ярышлары оештырылган. Татар Моклокасы мәктәбе кызлары индивидуаль зачетта беренчене, ә егетләр икенче урынны яулаганар.



Хәйрия акциясе

Кызыл Октябрь районы ад­министрациясе Чернобыльчы­лар көне уңаеннан атом-төш авариясен ликвидацияләүдә катнашкан унбер кешегә аш җыелмалары тапшырган. Та­тар авылларыннан шушы ярдәмгә Мәдәнәдән Үмәр Афлятуллин, Зур Рбишчадан Наил Закиров, Уразавылдан Рәшит Тимершин, Суыксудан Рушан Хайретдинов белән Абдулхай Аллямов, Куйсуын­нан Наил Хәсәнов, Актуктан Саяр Юсипов белән Рөстәм Рәхимов ия булганнар.

Мочали концерты

Пильна районы Яңа Мо­чали администрациясе баш­лыгы Рафаил Айнуллин белдерүенчә, җирле мәдәният йортында 8 майда популяр татар эстрадасы артисты Ри­нат Рахматуллин төркеме бай эчтәлекле программа белән җырлы-биюле тамаша куя­чак. Бөек Җиңү көне уңаеннан бу бүләкне авылдашларына эшмәкәр Әнәс Фазлуллин ясый. Рафаил әфәнде аңа халык исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде һәм киләсе бәйрәм белән котлады.

Авылларда

Кече Рбишчаның “Аджа авыл” төркеме ВКонтакте сәхифәсендә язганча, 7 майда DJ Радик, “Ту­ган як моңнары” ансамбле һәм башка популяр артистлар зур концерт бирәчәкләр.

Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов белдерүенчә, аның карамагын­дагы авылларда өч кенә сугыш ветераны калган. Алар Куйсу­ында, Уразавылда һәм Атяра­вылда яшиләр.

Шөбиле мәчетендә идәннәрне алмаштыру эшләрен Хаммәт Азизбаев, Марат Аляутдинов һәм Илсур Әхмәтҗанов башкар­ганнар.

Кочко-Пожарда “Үлемсез полк” акциясе клуб алдын­нан башлап, Советская урамы буйлап узар. Җирле админи­страция сугыш кырларында һәлак булган авылдашларның фотосүрәтләрен редакциябез ярдәмендә кайгыртты.

Мөтеравылда, Мочалида, Бозлауда, Тукайда, Ишавылда һәм кайбер башка авылларда да бу акцияне үткәрергә җыеналар.

Камка мәктәбе укучылары “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында авыл­дашларына тасмалар өләшеп йөргәннәр.

Мочали клубында косметик ремонт ясаганнар.

село Мочалей.Нижегородская область

Татарское село Мочалей фото и видео

Сафаҗайның бер төркем хәйрия активистлары иртәгә Пильна районы Столбищи авы­лындагы балалар йортында яшәүчеләрне бүләкләр белән сөендерергә җыена.

Ыргудан танылган спортчы­быз Надир Исхаков бу көннәрдә Белоруссиядә үтәчәк тай боксы буенча дөнья чемпионатында катнаша.

Красный Остров клубын­да Бөек Җиңү көне уңаеннан авылның сугыш ветеран­нары турында видеоролик күрсәтәчәкләр.

Уразавыл мәктәбендә 8 май­да Ринат Айдерханов районның мәгариф бүлегенең спорт секто­ры ярдәме белән Бөек Җиңүгә багышлап баскетбол турниры оештырачак.

Бозлау администрациясе авылларында узган атнада Бердәм өмә көне оештырылды.

Богородск администрациясенең Анды авылы буенча белгеч Александр Флегонтов белдерүенчә, җирле мәхәллә җитәкчесе вазифаларын вакыт­лыча Рафек дианов башкара.

05.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.