Проснись, татарин !

Уян татар

Уян, ТАТАР!

«Возвращение к истокам» необычный праздник мероприятие «Уян, татар!» в фойе ДК «Железнодорожников», традиционного места проведения культурно-просветительских мероприятий для нижегородских татар.

21 АПРЕЛьдӘ Т.Новгородның Тимерюлчылар Мәдәният йортында «Уян, татар!» исемле чара булып узды.

Аны өлкә «Ак калфак» оешмасы Җәмигь мәчетенеӊ хәйрия бүлеге белән берлектә оештырды.

Чараныӊ иӊ беренче максаты — шәһәр нижгар татарларын ничек тә булса «уятырга», «оя»ларыннан чыгарырга иде.

Болай да бик актив булмаган милләттәшләребез соӊгы вакытта гомумән өйдән чыкмый гына, үзара аралаш¬мый гына яшәргә күнегеп бара. Кызганыч… «Мин ТНВ карыйм», “Минем дискларым күп”, “Мин татарча белмим”, “Мин татар концертларын яратмыйм”, “Билетлар кыйммәт” (югыйсә, концертларга бездәге кебек 300-400 сумлык билетлар кайда да юк) һ.б. шундый сәбәпләр белән акланучы татарларны тыӊларга да кыен инде безгә.



Бу чарага бары тик ике йөзләп кенә кеше килде. Керү бушлай булса да оештыручылар шактый чыгымнар тотты. Алып баручы, баянчы, «Сәрбиназ» ансамбле барча килгән татарларны уйнатырга, биетергә, җырлатырга әзер иде. Тик… биергә, җырларга теләүчеләр генә азрак иде шул.

«Түгәрәк уен», «Йөзек салыш» кебек борынгы татар уеннарында баянга типтереп биергә дә, җырларга да була иде.

«Сәрбиназ» артистлары бар булган осталыкларын кулланып, чын күӊелдән бирелеп, башкаларны да үзләре белән катнаштырырга тырыштылар.

Алып баручыбыз җор телле, тиктормас Альбертыбыз да халыкны уятырга, кузгатырга тырышты.

Теләгәннәргә ике урында татар халык ризыклары да сатыл¬ды. Милли баш киемнәре, бизәнү әйберләре,
аш-су китаплары күргәзмәсе дә аӊлаган кешегә кызыклы иде.

Яшь дизайнерлар Алина белән Тәнзилә көндәлек тормышта кия торган хатын-кыз күлмәкләрен тәкъдим иттеләр.

Тәнзиләнеӊ бик матур картиналары да бу көнне үз урынын тапты.

Әлеге бәйрәм элекке татар авылларында яшьләрнеӊ кичке уеннарын, аулак өйләрне хәтерләтте. Уртак көч белән күпмедер вакытка гына булса да, татар мохитына кайта алдык, татар рухын кузгаттык.

Кемгәдер ошады, кемгәдер юк. Нәрсәдер барып чыкты, ә нәрсәдер җитешмәде. Бер нәрсә күӊелне тырнап тора – битарафлык.

Ул күзләрдә, күӊелләрдә, сүзләрдә чагылды. Куркыныч бит ул битарафлык дигән нәрсә. “Миӊа кагыл¬мый”, “Миӊа кирәкми”, “Миӊа ошамый” дип торсак, телебезне дә, җырларыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә югалтачак¬быз.

Ә “югалганны” кайтару ул бик катлаулы мәсьәлә.

Уян татар.Проснись татарин

05.05.2017
Рәзилә Ахмадуллина тексты һәм фотосы.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.