Безгә язалар хатлар “Туган як” редакциясе

Безгә язалар

Письмо в редакцию газеты Туган як г.Сергач

Ветераннарны искә алдык

Безнең авыл да “Үлемсез полк” акциясеннән якта калмады. Яндавиш​ча халкы әтиләренең, бабайларының, якыннарының фотосүрәтләрен тотып, авыл буенча атлап узды.

Тантаналы митингта Бөек Җиңү бәйрәме белән мәктәп директоры Нәфисә Мусина, имам Әнәс хәзрәт Ситдиков, элекке авыл советы башлыгы Әхмәт Хайруллин, мәскәүле спонсор Әббәс Шакеров һәм администрация исеменнән социаль хезмәткәр Гөлсинә Бәдретдинова котладылар һәм халык белән бергә тынга калып, яу кырларында Ватаныбызның азатлыгы өчен корбан булганнарны искә алдылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәптә дәвам итте. Аны балалар бак​часы тәрбияләнүчеләре шигырьләр белән сөйләп ачып җибәрделәр. Мәктәпнең укытучылары һәм укучылары музыкаль-әдәби монтаж тәкъдим иттеләр. Баянчы Әхмәт абый Хайруллин берничә җыр баш​карды, Мусина “Сарман”ны сайратты, балалардан торган “Дюймовочка” төркеме “Зәкәрия”не оста итеп яңгыратты, үзешчәннәр разия рахматуллина “Әнием, бәгърем” һәм Хава нәбиуллина “Бала​ларга фатиха” җырларын эчтәлекле башкардылар.

Концерт “Җиңү көне” җыры белән тәмамланды.

Бәйрәм бүләксез булмый. Сугыш һәм тыл ветераннарына, кайберләренең тол хатыннарына җирле администрация тарафыннан бүләкләр һәм Харис Ильясов исеменнән аш җыелмалары тапшырылды. Аннары барча кунакларны табын артына чакырып, сый-хөрмәт күрсәттек. Ә кич белән Татарстан артистлары Эльвира Хамматова, Айгөл рәхимова, Диляра Илалетдинова һәм раил рамазанов берничә сәгать дәвамында халкыбызны ял иттерде, рәхәтләнеп күңел ачтырды.

Надирә СӘЙФЕТДИНОВА,



клуб мөдире.



Бәйрәм иттек

Бөек Җиңү көнен без быел да олылап каршы алдык, зур оешканлык белән бәйрәм иттек, мәрхүм булган сугыш һәм тыл хезмәте ветеран​нары рухына дога кылдык. Ә иң беренче булып бәйрәмгә җыелган ишавыллыларны Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов олуг бәйрәм белән котлады, аның әһәмияте һәм кыйммәтлелеге ха​кында сөйләде. Авыл мәхәлләсе рәисе Садек абый Магҗанов сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызның якты истәлегенә һәм рухына Коръән укыды, Дан ордены кавалеры Исхак Абдуллин, Кы​зыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары​на лаек булган Мтиулла Баширов, разведчик Сөнгатулла Адиатул​лин һәм очучы-истребительләр Абдулгани Шакиров белән Мтиулла Сөләймановларның сугышчан батырлыклары турында әйтеп үтте.

Бәйрәмнең музыкаль өлешенә килгәндә, аны тулысынча диярлек хатын-кызлар бүләк итте. Бу эшне назирә Садекова оештырып чыкты, ә аңа техник ярдәмне рәшит Хәсәнов күрсәтте.

Менә шулай бездә 9 Май бик әйбәт кенә узды. Барыгызга да киләчәк бәйрәмнәрне исән-сау каршы алырга Ходай язсын иде.

Әмир МИНАҖЕВ.

Ишавыл.



Парлы картлык — олы байлык

20 май көнне Кочко-Пожарда яшәүче кадерле әтиебез Абдулхай Осман улы һәм нәнәебез разия Абдулазиз кызы Османовларның гаилә корып, матур гына тормыш башлап җибәрүләренә 60 ел тула. Пожар авылының бер дигән егете һәм Печәдә туып-үскән батыр, уңган кыз 1957 елда никахлашып, бергә яши башлаганнар. Аларның тормышла​рына ямь өстәп, бер-бер артлы без, биш бала туганбыз.

Әти гомере буе машина йөртүче булып эшләде, нәнәй колхозда, ан​нары кибеттә җыештыручы хезмәтен үтәде. чын хезмәт билгеләре аларның сөялле кулларында, җыерчык сарган йөзләрендә чагыла. Мәшәкатьле авыл тормышы, биш баланы тәрбияләп олы тормышка озату җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр, тормыш йөген икәүләп тарттылар. Бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшәгән, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти белән нәнәйгә без чиксез рәхмәтле, аларның бүгенге көндә исән-сау булула​рына без бик шат. Әти белән нәнәй балаларының, алты оныкларының һәм алты оныкчыкларының шатлыкларына бүген сөенеп яшиләр. Өебезнең капкасы һәрвакыт ачык, әтиебез безне каршы алса, нәнәебез һаман мул өстәле белән сыйлый.

Кадерлеләребез, чын күңелдән сезне гомер бәйрәмегез белән кот​лыйбыз! Алдагы көннәрегез кояшлы, гомерегез озын булсын. Безгә сезнең парлы бәхетне татып, тагын күп еллар бергә-бергә яшәргә яз​сын.

Надия ХӨСӘЕНОВА.

Мәскәү.



Гаилә көне уңаеннан

Шушы көннәрдә Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы Ха​лыкара гаилә көне уңаеннан күңелле һәм эчтәлекле чара уздырды. Бу бәйрәмнең символы булып торган ромашка бәйләмнәре белән бизәлгән матур залда 9 гаилә төрле бәйгеләрдә ярышты.

Ике Бәдретдиновларның һәм Шурцевларның әтиләре дә килгән иде, ә Азизбаевлар, Самирхановлар, Сәмиуллиннар, Шакеровлар, Трушин​нар, Филипповлар гаиләләре әниләрдән һәм балалардан гына торды. Алар иң элек үзләре белән таныштырдылар, символлары, яраткан ашлары, шөгыльләре турында сөйләделәр. Аннары балалары белән бергә “Бәхетле гаилә” рәсеме, браслет ясау кебек биремнәрдә бик рәхәтләнеп катнаштылар, җырладылар, биеделәр, ләззәт алдылар. Балалар катнашучыларга кечкенә генә концерт та бүләк иттеләр.

Ел буе балалар бакчасының дуслары булып, төрле конкурсларда кат​нашып, матур кул эшләре эшләгән гаиләләр бакча администрациясе тарафыннан грамоталар белән бүләкләнде.

Кичә чәй табыны артында уртак булган хәлләрне искә төшерү белән тәмамланды. Менә шулай, рәхәтләнеп көлештек, күңел ачтык.

Әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән бакча коллективына, анда катнашырга вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгән әти-әниләргә олы рәхмәт.

Алсу ӘХМӘТБАЕВА.
Кочко-Пожар.

19.05.2017
“Туган як” редакциясе.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.