Кыска яңалыклар 19.05.2017

новости газета туган як

Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач.

С каждым годом это спортивное массовое мероприятие, проводимое по инициативе Молодежной палаты Сергачского района, собирает все больше участников, а маршрут охватывает все новые населенные пункты. Участники, проезжая через села района, знакомятся с культурой и традициями народов проживающих в районе, а также чтят память ветеранов войны.
Любители этого вида спорта уже побывали и в некоторых татарских селах – жители Кочко-Пожарок, Камкина и Андреевки радушно встречали участников пробега, угощали национальными татарскими блюдами, а самодеятельные артисты радовали своими выступлениями.

Велопробег по маршруту Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач.

Старт и финиш на центральной площади Сергача. Для участия допускаются лица с 14 лет. Участие детей с 12 лет, возможно только при обязательном сопровождении родителя или законного представителя.
Внесенные в список участники будет обеспечены соответствующей экипировкой и питьевой водой.

Районнарда һәм Авылларда

Авылларда.

Шөбиле аша җәй айларын​да традицион велопробег узуы күздә тотыла. Бу турыда Сергач районы яшьләр палатасы рәисе Александр Денцов белгертә. Шу​лай ук маршрутка рус Пожары һәм Лопатин авыллары керәчәк.

Ыргу егете надир Исхаков тай боксы буенча Дөнья чемпионы исемен яулады.

Камка ветераннары Җәфәр Мангушевны һәм Фарахша Саль​кинны бәйрәм белән районның Земство җыены депутаты Равил Мангушев һәм Яшьләр палата​сы әгъзалары тәбрикләгәннәр.



Ишавыл халкы бу атна​да җирле имам Хәмзә хәзрәт Үмәровны соңгы юлга озатты.

Сафаҗайның өченче мәчете янында урнашкан Медянка ел​гасы аша күпергә реконструкция ясыйлар.

Уразавыл мәктәбе базасында Җиңү көненә багышлап волей​бол һәм баскетбол турнирлары үткәрелгән. Ярышларда Ураз​авыл, Семочки, Рбишча һәм Яндавишча командалары кат​нашкан. Баскетболда беренче урынны район үзәге студентла​ры алган, ә волейболда Ураза​выл ветераннары җиңгән.

Татар Моклокасында 9 Май көнне районның Яшьләр авто​пробегы катнашучылары кунак булганнар.

Анды халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән Богородск ад​министрациясе башлыгы Ва​лерий Самохин килеп котлаган, балалар концерт әзерләгәннәр, ә өлкәннәрне мәскәүле спонсор​лар ярдәме белән корылган чәй табыны артында сыйлаганнар.

Куйсуы имамы Гаяр хәзрәт Җәфәров, елдагыча, Җомга на​мазы вакытында берничә дистә авыл халкы белән бергә сугыш корбаннарын, тыл хезмәте ве​тераннарын һәм барча авылдаш мәрхүмнәрне хатем-дога белән искә алган.

Сафаҗайның бер төркем яшь хәйриячеләре Столбищи авы​лындагы “родник” балалар йор​тына көнкүреш кирәк-яраклары, канцелярия әйберләре кай​гырткан һәм уенчыклар белән тәм-томнар бүләк иткән. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар оештырылган булган.

Районнарда

Кочко-Пожар депутатлары

Сергач районы депутатлары соңгы ике елда төрле дәрәҗәдәге парламент вәкилләре арасын​да барган өлкә спартакиада​сында катнаша башладылар. Күптән түгел елена Овчиннико​ва (Сергач), Олег Әндәрҗәнов, Илһам Жиһаншин һәм Илдар Әхмәтбаев (Кочко-Пожар) тиме​раякта йөгерү эстафетасында Володарсктан икенче урын алып кайттылар, кубок һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Моклока билгеләре

Спас районы Татар Мокло​касы мәктәбенең физкульту​ра укытучысы рамил Юнисов белдерүенчә, аның 14 укучысы “ГТО” Бөтенроссия физкульту​ра спорт комплексы норматив​ларын үтәп, төрле дәрәҗәдәге билгеләр яулаганнар — 4се алтын, 9ы көмеш һәм 1 бакыр. Тантана​лы тапшыру чарасы июнь аенда узар дип көтелә.

Шулай ук мәктәп командасы “Без спортны сайлыйбыз — 2017” район спартакиадасының өстәл теннисы һәм җиңел атлетика этапларында уңышлы чыгыш ясаган.

Сафаҗай көрәше

Пильна районы Сафаҗай клубында Бөек Җиңү көненә ба​гышлап, яшүсмерләр арасында авылның традицион көрәш чем​пионаты үткәрелгән. Аның спон​сорлары булып җирле админи​страция һәм аграрийлар Хасыл Камалетдинов белән ринат Са​битов чыкканнар. Абсолют батыр исеменә бу юлы Петрякс мәктәбе укучысы Сергей Андреев лаек булган. Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга бүләкләрне дөнья чемпионы Ра​мил нуриманов тапшырган.

Бу турыда мәдәният йорты мөдире Илгиз Измайлов бәян итте.

Уразавыл җиңүләре

Нижегородская область просторы

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин хәбәр итүенчә, аның бер төркем укучылары физкультура укытучысы Сергей Шумилин җитәкчелегендә Луко​янда үткән Бөтенроссия Прези​дент уеннарының зональ ярыш​ларында уңышлы катнашканнар. Баскетболдан алар икенче урын​ны яулаганнар, ә индивидуаль зачетта Самир Кадыров (шашка), Илшат Сәмиуллин (туп ыргыту​да) һәм Динар Алеев (йөгерүдә) җиңүгә ирешкәннәр.

Озак түгел мәктәп каршында “Чемпион” спорт клубы булды​рылды һәм шуның аркасында яшь спортчылар күбрәк ярыш​ларга барырга һәм җиңәргә ом​тылалар.

19.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.