Малый сабантуй в Уразовке

Малый сабантуй в селе Уразовка

Малый Сабантуй приуроченный к 90 летию Краснооктябрьского района и Дню пионерии.

В Уразовку съехались образовательные учреждения Краснооктябрьского, Сергачского, Пильнинского,Княгининского районов для участия в масштабном молодежном фестивале.
Ученики школ района выступили со своими девизами и представили свои творческие проекты,
состязались в перетягивании каната, в играх по шашкам и шахматам, мини футболе, стритболе, армспорту, поднятии гири, чеканке мяча и показали свое мастерство в национальной борьбе на поясах “Көрәш”.

Юбилейлы Кече сабантуй (село Уразовка).

Советлар заманында яшьләрне спортка тартуга пионер оешмасы җаваплы иде. Ул елларда Кызыл Октябрь районында шул максат белән слетлар, төрле масса-күләм спорт чаралары үткәрелгән.

Әмма СССР таркалгач, җәмгыятьтә бу вазифа​ларны башкаручы балалар оешмасы да юкка чыга.
Шул бушлыкны файдалы тулыландыру ниятеннән чыгып,1992 елда милли районның бер төркем спорт активы яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен дәвам иттереп, Кече сабантуй оештырырга кирәк дигән карарга килә. Бу инициати​ваны район хакимияте дә хуплап чыга һәм быел 18 майда аның 25се узды инде. Ул пионер оешмасының 95, ә Бөек Җиңү бәйрәменең 72 еллыгына багыш​ланды.

Кызыл Октябрь районының мәгариф, яшьләр һәм спорт эше буенча комитет җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова балаларның белем дәрәҗәсен үстерү белән бергә сәламәтлекләрен кайгырту кирәклеген дә ачык аңлый. “Илебез үсеше өчен яңа үрләр яулардый сау-сәламәт булган, физик һәм рухи яктан чыныккан буын тәрбияләргә кирәк, — дип ас​сызыклады үзенең чыгышында Әлфия Хайдаровна һәм шушы сабантуйны гамәлгә куючы районның эш белән тәэмин итү үзәге директоры Камил Салахет​диновны, мәгариф комитетының спорт секторы бел​гече Мирсәт Диановны грамоталар белән бүләкләде. Шушы иптәшләргә дәүләт флагын күтәрү хокукы да бирелде. Ә чарага килә алмаган спорт ветераны Абубәкер Алиевка бүләкне өенә барып тапшырырга булдылар.



Җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов һәм ад​министрация башлыгы урынбасары Ринат Җәләлов спортның шәхесне тәрбияләүдә зур роль уйнаганы турында искәртеп үттеләр һәм ярышларда көч сы​научыларга уңышлар теләделәр. Камил Халитович Кече сабантуйны гамәлгә куюда булышкан Абубәкер Алиевка, Мирсәт Диановка һәм ул вакыттагы спорт мәктәбе тренеры Зәки Валемеевка рәхмәтләрен белдерде.

Экология елы уңаеннан, юбилейлы Кече сабантуй бу теманы да үз эченә алды. Аның кысаларында “Квест” уены уйналды, берничә мәктәп укучылары катнашы белән табигатьне саклауга, файдалы ка​зылмаларны исәпләп куллануга өндәп, чыгышлар ясалды, ә өстәмә белем бирү педагоглары “Мин пионер”, “Пионер балачагы” һәм “Безнең планета” исемле мастер-класслар күрсәттеләр. Катнашу​чылар истәлекле призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Сабантуйның спорт өлеше волейбол, мини-футбол, армспорт, гер күтәрү, стритбол, урыннан сикерү, шашка уеннарыннан һәм көрәштән торды.

Ярышларда Уразавыл, Салган, Чүмбәли, Се​мочки, ике Рбишча, Яндавишча, Татар Мокло​касы, Сафаҗай, Петрякс, Камка һәм башка мәктәпләрдән, Пильна агротехникумыннан 200 дән артык кеше катнашты.

Сергач спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Ари​фуллин җитәкчелегендә безнең милли көрәш белән шөгыльләнүче ике дистәгә якын кешелек делегация килде.

Билбаулар белән көрәш тугыз авырлыкта барды. Иң кечесендә җиңү Зур Рбишча өмете Ваиз Хакимов артында калды һәм ул район газетасының махсус бүләгенә лаек дип табылды. Ә абсолют батыр исемен Петрякс мәктәбе укучысы Сергей Андреев яулады.

Сергач спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең дә чыгышларын уңышлы дияргә була. Һәр үлчәмдә диярлек алар призерлар исемлегенә керде.

Җиңүчеләрне медальләр һәм грамоталар белән бүләкләүдә өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин да катнашты. Көрәшне оеш​тыручылар киләсе елга кызлар арасында да бил алышу оештырырга кирәк дигән нияттә калдылар.

  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке
  • Малый сабантуй в Уразовке

Кече сабантуй нәтиҗәләре:

Көрәш 36 кг кадәр:
1 — Ваиз Хакимов (Зур Рбишча); 2 — Максим Корягин (Сергач); 3 — Булат Фәйзрахманов (Сафаҗай).

40 кг кадәр:
1 — Рамазан Якупов (Сафаҗай); 2 — Азат Орлов (Камкино); 3 3 — Рөстәм Куликов (Сергач).

45 кг кадәр:
1 — Камил Абдулбяров (Сафаҗай); 2 — Максим Зорин (Сергач); 3 — Юрий Медведев (Сергач).

50 кг кадәр:
1 — Салават Насретдинов (Сафаҗай); 2 — Рафаэль Атауллин (Сафаҗай); 3 — Зөфәр Багаутдинов (Кече Рбишча).

55 кг. кадәр:
1 — Алексей Корягин (Сергач); 2 — Ленар Хамидуллин (Зур Рбишча).

60 кг. кадәр:
1- Илһам Закиров (Петрякс).

65 кг.кадәр:
1 — Азыйм Алимов (Сафаҗай); 2 — Азат Усманов (Кече Рбишча).

70 кг. кадәр:
1- Фаил Фәйзрахманов (Зур Рбишча); 2 — Ришат Сабитов (Сафаҗай); 3 — Марат Сафин (Чүмбәли).

Абсолют авырлык:
1- Сергей Андреев (Петрякс); 2 — Хадис Камалетдинов (Сафаҗай); 3 — Евгений Урядов (Сергач).


Армспорт

Малайлар: 1 — Хадис Камалетдинов (Сафаҗай); 2 — Сергей Андреев (Петрякс); 3 — Халим Ахунов (Зур Рбишча).

Кызлар
: 1 — Диляра Сетдекова (Суыксу); 2 — Эльмира Үмәрова (Куйсуы); 3 — Ләйсән Ханнянова (Суыксу).


Стритбол:

Малайлар:
1 — Сафаҗай; 2 — Семочки; 3 – Сафаҗай.

Кызлар:
1 — Уразавыл; 2 — Семочки; 3 – Семочки.


Волейбол:

Малайлар:
1 — Уразавыл; 2 — Чүмбәли; 3 — Зур Рбишча.

Кызлар
1 — Уразавыл; 2 — Зур Рбишча; 3 — Татар Моклокасы.


Гер күтәрү:
1 — Сергей Андреев (Петрякс); 2 — Хадис Камалетдинов (Сафаҗай); 3 — Наим Айнетдинов (Сафаҗай).


Мини-футбол: 1 — Зур Рбишча; 2 — Сафаҗай; 3 — Агропромышленный техникум.


Шашка:
1 — Ислам Османов (Сафаҗай); 2 — И. Фәйзрахманов (Сафаҗай); 3 — Айдар Жалялов (Уразавыл).


Урыннан сикерү:
1 — Максут Хайретдинов (Агропромышленный техникум); 2 — Эксан Сакипов (Зур Рбишча); 3 — Сергей Андреев (Петрякс).

Җиңүчеләр исемлеге Кызыл Октябрь районы мәгариф комитеты спорт секторыннан алынды.

26.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.