Кыска яңалыклар 02.06.2017

новости газета туган як

Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач

Велопробег “Я еду — за Победу!”

С каждым годом это спортивное массовое мероприятие, проводимое по инициативе Молодежной палаты Сергачского района, собирает все больше участников, а маршрут охватывает все новые населенные пункты. Участники, проезжая через села района, знакомятся с культурой и традициями народов проживающих в районе, а также чтят память ветеранов войны.

В субботу 8 июля по маршруту Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач. Старт и финиш на центральной площади Сергача. Для участия допускаются лица с 14 лет. Участие детей с 12 лет, возможно только при обязательном сопровождении родителя или законного представителя. Регистрация участников будет осуществляться в группе “Молодежная палата Сергачского района” в социальных сетях и продлится до 7 июля включительно. Внесенные в список участники будет обеспечены соответствующей экипировкой и питьевой водой.
По ходу маршрута будут организовано несколько мест для фотосессий.

Районнарда.

Шөбиледә велопробег

Сергач районы Земство җыены каршында эшләп килгән Яшьләр палатасы дүртенче тапкыр “Җиңү артыннан барам!” исеме астын​да велопробег уздыра. Оештыру комитеты утырышында аны 8 июльдә Рус Пожары – Шөбиле – Лопатин-Янау маршруты буенча үтәр дип билгеләделәр. Спорт чарасының старты һәм финишы Сергачның үзәк мәйданында бу​лыр. Катнашырга 14 яшьтән алып рөхсәт ителә. 12 яшьтән алып 14 яшенә кадәр балалар әти-әнисе яисә аның өчен җаваплы кешесе булган очракта гына велопробег​та катнаша ала. Теркәлер өчен Яшьләр палатасының ВКонтакте сәхифәсенә махсус ссылка буен​ча керергә кирәк. Катнашучылар экипировка һәм су белән тәэмин ителер. Авылларда велосипедчы​ларны, гадәттәгечә, аш-су, җыр-моң белән каршы алырлар. Узган елларда велопробег Кочко-Пожар, Камка һәм Мөтеравыл аша үткән иде.



Уразавылда депутат бүлмәсе

Кызыл Октябрь районы Уразавылда Дәүләт Думасы депутаты Владимир Пановның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ачылган. Ул Кооперативная урамындагы 20 нче йортның 3 нче кабинетында урнашкан. Кабул итү айның беренче һәм өченче пәнҗешәмбесендә 17.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр уза. Алдан язылыр өчен 8-910-146-73-05 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Сафаҗайда юбиляр

Пильна районы Сафаҗай авы​лында яшәүче Бану Сафиулла кызы Насретдинова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Олы гомер бәйрәме белән аны авыл башлыгы Фәрит Каю​мов һәм социаль хезмәткәр Кад-рия Хөсәинова тәбрикләгәннәр, хәлләрен сорашып, бүләкләр белән сөендергәннәр һәм Президентның котлау хатын тап​шырганнар.

Тукайда гаилә көне

Спас районы Тукай авылын​да Гаилә көне уңаеннан берничә гаилә өчен табигать кочагында спорт ярышлары оештырганнар. Чараның спонсорлары булып чи​раттагы тапкыр җирле фермер​лар чыккан.

Ә Татар Моклокасы китап-ханәсендә шул ук бәйрәм кыса​ларында берничә гаиләне җыеп, “Мәхәббәт һәм тугрылык” тема​сына очрашу үткәргәннәр.

Авылларда.

Камканың Түбән Новгород​та яшәүче спонсоры Илдар Мангушев тырышлыгы белән тагын бер стеласы булдырыл​ган. Ул Луговое ягыннан авылга кергәндә урнаштырылган.

Куйсуының Колхозная һәм Центральная урамнарында ха​лык соравы буенча баганалар​дагы яктырткычларны өлешчә яңартканнар.

Бозлау администрациясе авылларына Спас районының баш санитария табибы Алексей Ватрухин килеп, халыкка Пти​чий грипп куркынычы һәм анар​дан саклану чаралары турында сөйләгән. Бу чир буенча Зур Болдино районында карантин игълан ителгән.

Мөтеравыл китапханәсендә һөнәри бәйрәм көне уңаеннан “Ачык ишекләр көне” чарасы үткән. Ә Печә китапханәсендә балалар катнашы белән “Китап диңгезләре капитаннары” кичәсе оештырылган.

Петрякс хакимияте башлыгы Ансар Садретдинов белдерүенчә, шушы көннәрдә аның карама​гындагы авыллардан хәрби хезмәткә Әхлям Магҗанов, Ди​нар Шарафетдинов һәм Евгений Калинин китәрләр.

Печә балалары, Лопатин мәктәбе укучылары Марат Ай​син һәм Рафия Хәсәнова Сла​вян язуы көненә игълан ителгән район конкурсларында уңышлы катнашканнар.

Сафаҗай администрация​се авылда тагын бер балалар мәйданчыгы булдырырга план​лаштыра.

село Красная Горка (Сафажай),Нижегородская область,Россия

Семочкида әлегә газсыз бул​ган шәхси йортларга табигый газ кертү эшләре дәвам итә. Зәңгәр ягулыкны инде унга якын йортта кабызганнар.

Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов мәгълүматы буенча, авылның стеласы проектын әзерләү мәсьәләсе июньдә хәл ителер.

Чүмбәлинең хөрмәтле ветера​ны Сафура Мәсумованы 90 яшь​лек юбилее белән район һәм авыл хакимиятләре башлыклары Рафа​эль Ильясов һәм Рамил Хәсәнов котлаганнар, Президентның тәб-рик хатын тапшырганнар.

Ыргуда 6 июньдә редакция хезмәткәрләре халык белән очрашыр һәм “Туган як”ка язы​лучыларны бүләкләр белән сөендерер.

Бозлау администрациясе авылларында законсыз чүп-чар җыелган урыннарны юк итү белән шөгыльләнгәннәр.

02.06.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.