Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә (Сергач-Казань-Уфа)

Сергач-Казан-Уфа-Салават

Родословная – окно в историю Сергач-Казань-Уфа

Всемирный конгресс татар совместно со Всемирной общественной организацией татарских женщин «Ак калфак» и ассоциацией татарских женщин «Ак калфак» Республики Башкортостан с целью сохранения традиций и обычаев татарского народа 26-27 мая организовал праздник – «Шәҗәрәм – чал тарихка тәрәзә» (Родословная – окно в историю).

Мероприятие проходило в Башкирии, в нем принимали участие сто человек из 17 районов Республики Татарстан и 11 регионов России, в основном это были руководители местных и региональных отделений “Ак калфак”. Кировскую область на этом мероприятии представляли Низамутдинова Х. М. — библиотекарь Тат. Верх. Гоньбинской сельской библиотекой и Халимова Ш. – корреспондент газеты «Дуслык» из Вятских Полян. «Ак калфак» поднимает очень важные вопросы по сохранению традиций татарского народа и семейных ценности, знание своей родословной и корней в воспитании подрастающего поколения. Впервые такой праздник проходил в прошлом году в Балтасинском районе республики Татарстан. На этот раз – в Башкирии. Планируется их проводить каждый год.

Гостей встречали в столице Башкирии в г. Уфа, а основные мероприятия проходили в г. Салават. Обширная программа включала в себя посещение музеев, мечетей, экскурсию по городу, пленарное заседание, концерт и многое другое. Участники также побывали в родном селе известного татарского прозаика Мирсая Амира и татарского писателя, поэта Дэрдменд в с. Малавиз, посетили музей.

Узган атнада миңа бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “ак калфак” татар хатын-кызлары оеш​масы, “калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең башкортостан респуб-ликасы төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырган “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды. башкирия җирлегендә гөрләп узган әлеге бәйрәм россиянең төрле төбәкләреннән — Мәскәү, казан, Ульян шәһәрләреннән, Удмуртия, Чуваш, Татарстан, Марий Эл республикаларын​нан, киров, Түбән Новгород, самара, Оренбург өлкәләреннән, гомумән алганда, Татарстанның 17 районыннан һәм 11 регионыннан вәкилләр җыйды. якынча 1000 километр юл узарга туры килсә дә, әлеге сәфәрнең эчтәлекле булуы, югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы күңелдә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Башкортостан җиренең матур​лыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел, әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары якта торсын!

Мондагы табигатьнең гүзәллеге, чынбарлыкта, хәйран калырлык. Юл буе безне калын агачлы матур урманнар, таулар, яшел болын​нар, сулыклар, эшкәртелгән басу-кырлар озата барды. Ә андагы чисталык, саф һава, тырыш һәм ягымлы кешеләр бу табигый матур​лыкка лаеклы өстәмә биреп тора.



Программабуенча беренче тукталышыбызны Уфа шәһәренең “Вафа” үзәгендә ясадык. “Ак калфак”лыларны “Башкортостан татарлары конгрессы” иҗтимагый җәмгыятенең Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Җыелышы депутаты Заһир Хәкимов, «Ак калфак»ның Уфадагы җирле оешма рәисе Лю​ция Вафина, җәмәгать эшлеклеләре җырлап-биеп, милли ризыклар белән бик җылы каршы алдылар. Иң элек күп катлы бизнес-үзәк белән та​ныштык. Аның беренче каты «Ак кал​фак» эшчәнлегенә бирелгән, шунда ук урнашкан китапханә кечкенә генә булса да, бик җыйнак, һәр нәрсә үз урынында. Икенче катта төрле нәсел шәҗәрәләре, борынгы сама​вырлар, милли өс киемнәре, бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырыл​ган иде. Шәҗәрә төзүчеләрнең чы​гышын, Үзәк оештырган концертны да рәхәтләнеп карадык, артистлар​га кушылып биеп алдык.

Төштән соң делегациябез Салават шәһәренә таба кузгалды. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан Стәрлетамак районы Кантюковка авылына да туктап узу каралган иде. Биредә безне авыл халкы,

Мечеть Суфия село Катнюковка Башкортостан
«Суфия» мәчете (фотода) хәзрәтләре каршы алды, Рамил хәзрәт Зайнуллин мәчет белән таныштырды, авыл тарихы​на тукталып узды, дога кылды.

Бу иман йорты 2006 елда чыгышы белән шул авылдан булган “Газ​пром трансгаз Казан” компаниясе җитәкчесе Рәфкать Кантюков ини​циативасы һәм тырышлыгы белән әнисе Суфия хөрмәтенә төзелә.

Мәчетнең гүзәл, үзенчәлекле архи​тектурасына сокланмаган кеше кал​магандыр. Изге йортның эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлгән, төсле ви​тражлар куелган, гөмбәзләре алтын белән ябылган, үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырылган. Рамил хәзрәт билгеләвенчә, мәчетнең даны еракларга таралган. Биредә дин нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча курслар эшли, елына бихи​сап күп парлар никах укыта, балага исем куштыра. Шушы еллар эчендә генә 4428 никах укылган, быелга да августка кадәр чират тезелгән инде.

Халык белән аралашканнан соң, ерак түгел генә урнашкан “Юрматы җире” мемориаль комплексына юл тоттык. Заманында биредә миллио​нер авыл – Аллагуват авылы урнаш​кан булган. Якынча дүрт мең кеше яшәгән анда, колхоз гөрләп эшләгән. 1940 нчы еллар азагында нефтехимия комбинаты төзелә башлау сәбәпле, “санитар зонага” эләккән җиде авыл — әлеге Аллагуват, Кәзәк, Кече Алла​гуват, Юрматы, Ирек, Кызыл Авыл, Күч күчерелә, йорт нигезләре җир белән тигезләнә. Халыкка Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә фа​тирлар бирәләр һәм шулай итеп кайчандыр гөрләп торган авыллар урыны бушап кала. Тик мондагы ха​лык кайсы кая таралышып яшәсә дә, берләшү җаен таба — 2001 нче елда “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы бу​лып берләшәләр. Беренче эш итеп юкка чыккан авылларның урынында мемориаль комплекс ачу максатын куялар һәм, ниһаять, 2003 елда, “Газ​пром Салават нефтехим” компаниясе ярдәме белән хыялларын тормышка ашыралар. “Аллагуват” оешмасының беренче җитәкчесе булган Мидхәт Рәхимкулов башка актив авылдаш​лары белән берлектә, архивлар​да утырып, өлкәннәрдән сорашып авылның шәҗәрәсен төзиләр.

Димәк, Юрматы җире – җиде авылның символик урыны. Бу биредә яшәүче татар, башкорт, чу​ваш, рус халыклары өчен изге урын. Шунда юкка чыккан җиде авылның һәркайсына да истәлек ташы куел​ган, аларның туфрагы китерелгән.

Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә (Сергач-Казань-Уфа)

Икенчекөннең программа​сы язучы Мирсәй Әмирнең, ша​гыйрь Дәрдмәннең туган җирләре Мәләвез районы Җиргән авылына бару белән башланып китте.
Бүгенге көндә биредә алты меңнән артык кеше яши. Аннары Салаватның “Агыйдел” үзәгендә төп чара — пле​нар утырыш узды.
Аның алдыннан фойеда урнашкан “Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә” күргәзмәсе астын​да 23 нәселнең шәҗәрәсе белән таныштык. Никадәр хезмәт, никадәр көч куелган аларны әзерләгәндә?!

Кайберләре агач формасында гади карандашлар белән ясалган, кайберләре махсус программалар ярдәмендә зурайтылып эшләнгән. Искитәрлек күренеш.

Башкортостан җирлегендә Мор​таза Рәхимов Президент булган ва​кытта ук халыкның тарихи хәтерен саклап калу максаты белән шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башларга дигән карар чыгарыла.

Башта моны өстәмә эш итеп кенә кабул итсәләр дә, соңыннан шәҗәрә төзүнең никадәр мөһим булуын аңлап, тәмен белеп эшли башлыйлар. Хәзер һәр гаиләдә 7 нче буыннан 17 буынга кадәр ба​рып җиткән шәҗәрәләр бар икән.

“Шәҗәрә төзү — нәселеңне бар​лау, киләчәгеңне кайгырту. Хәзер һәр гаиләдә шәҗәрә бар. Бала​лар бакчаларында, мәктәпләрдә дә шәҗәрә төзү буенча дәресләр бирәбез”, — дип сөйләде Салават шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева.

Утырыш үзәкнең конференция за​лында фикер алышу төсендә узды. Анда Салават шәһәр хакимияте баш​лыгы урынбасары Александр Зуев, Башкортостан Дәүләт Җыелышы де​путаты, шәһәрнең хөрмәтле гражда​нины Суфия Зидиханова, “Аллагуват” оешмасы җитәкчесе Фәнит Ханмур​зин, активисты Мидхәт Рәхимкулов, Люция Вафина һәм башкалар катнашты.

Ахырда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идри​сова йомгак ясады.

— “Шәҗәрә” бәйрәмен ел саен үткәрү матур традициягә әверелеп килә. Узган ел шәҗәрәне өйрәнүгә багыш​ланган очрашу Татарстанның Балтач районында оештырылган иде.

Баш​кортостанда шәҗәрәне өйрәнү белән җитди шөгыльләнәләр, димәк, быел биредә җыелуыбыз очраклы түгел.

Гомумән, Башкортостан “Ак калфак” хатын-кызлары аеруча актив, барлык проектларда теләп катнаша.

Без кунакка килмәдек, без эшләргә килдек! Бу очрашулар тәҗрибә урта​клашырга мөмкинлек бирә, эшебез нәтиҗәле булырга тиеш.

Үзебездән башларга кирәк, үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барла​удан. Биредә булганнар шәҗәрәне ничек төзергә кирәклеген аңлады инде.
Ярты елдан сездән үз шәҗәрәләрегезне көтә баш​лыйм, — диде Кадрия Рәесовна һәр хатын-кызга мөрәҗәгать итеп.
Һәм утырышның ахырында бөтен Россиядә сибелеп яшәгән татар​ларга үрнәк алырлык эш күрсәткән өчен кайбер милләттәшләргә рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сәфәребезизге Рамазан ае башлануга туры килгәнгә, шәһәрнең “Ән-Нәби” Җәмигъ мәчетендә дә булдык.

Биредә мөфти Рамил хәзрәт Насыров ерак юлны якын итеп килгән “Ак калфак” делегация​сен Изге Рамазан аеның беренче көне белән тәбрик итте, һәркемгә исәнлек, саулык, шәфкатьлек, миһербанлык, озын гомер, иман байлыгы теләде.

— “Ән-Нәби” мәчетебез 1987 елдан башлап эшли. Элек тә, бүген дә биредә 45 дин әһеле – 23 имам-хатиб һәм 22 укытучы хезмәт итә, даими рәвештә 350 шәкерт укыта​быз. Бәйрәмнәр саен мәчетебезгә ун меңнән артык кеше җыела.

Иман йортыбызда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым зал​лар булдырылган. Мәчетнең төп манарасының биеклеге – 49 метр, зур гөмбәзенеке – 25, — дип сөйләде Рамил хәзрәт.

Соңгы тукталышыбыз Туйма​зы шәһәренең “Төмәкән” татар иҗтимагый үзәгендә булды. Без аны төзеткән эшмәкәр, компо​зитор һәм җырчы Фәнир Галимов белән таныштык, аның башкарган хезмәтләрен күреп сокландык.

Ул үзе иҗади кеше, туган авылы шәҗәрәсен төзеп, китап чыгарган. Җирле “Ак калфак” бүлегенә дә хәленнән килгән тик ярдәм итә икән.

Менә шулай, ерак юлларны якын итеп, башкирия җирләрен әйләнеп, сәяхәттән канәгать булып кайттым һәм бу искиткеч кызыклы чарада катнашып, башкортостан республикасында булып кайту мөмкинлеге тудырган өчен, беренче чиратта “Туган як” газетасының баш редак​торы Олег Әндәрҗановка, шулай ук мине бу сәяхәткә “кодалаган” өлкә “ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәзилә ха​ным ахмадуллинага һәм районара “калфак” оешмасы кураторы Найлә апа Жиһаншинага олы рәхмәтләремне белдерәм.

02.06.2017
Румия ХАМЗИНА.
Сергач-Казан-Уфа-Салават-Сергач.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.