Ал хәбәрләр

Туган як газета Сергач первая полоса

Минимальный размер пенсии в Нижегородской области будет увеличен,при индексации подрастет средний уровень пенсионных выплат.
Пожилые люди в регионе могут получать дополнительные компенсации и доплаты.
Размер страховой пенсии зависит от рабочего стажа, а также возраста и наличия иждивенцев.

Агымдагы атнада редакциябез хезмәткәрләре Ыргуга барып, ха​лык белән аралашты, теләүчеләр-не “Туган як”ка яздырып кайтты.

Изге Рамазан аенда бу сәфәребез файдалы һәм уңышлы булды – 30 ыргулы агымдагы елның II яртысы​на газетабызга язылды һәм шуның өчен без аларга чиксез рәхмәтле.

Ә без, үз чиратыбызда, олы юл өстендә ыргулылар өчен түбәле һәм эскәмияле автобус тукталы​шы булдыруда ярдәм итүебезне ышандырдык һәм шул максат белән Белка авыл администра​циясе башлыгы исеменә рәсми хат юлладык.



Юл уңаеннан, Ыргу​да 10 июньдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче гомерлек механи​затор, хәзер үзалдына эшләүче Хайдәр Нивмәтуллин белән дә очрашып кайттык.

Аның турында материалны киләсе саныбызда укырсыз, ә без юбилярны гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа исәнлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Һәр көн саен без үзебезнең официаль сайтыбызга һәм безнең дусларыбыз сайтында Шубино-Видео.ру,

“Од​ноклассники” сәхифәбез белән “В Контакте” төркемебезгә фото​лар белән яңалыклар элеп ба​рабыз.
Социаль челтәрләрдә алар аеруча кызыксыну туды​ра икән.

Мәсәлән, “В Контакте” төркемендәге Ыргу егете, тай боксы буенча дөнья чемпио​ны Надир Исхаков турындагы хәбәрне бер атна эчендә 825 кеше кереп укыган, икенче урын​да 685 күзәтү белән яшьләр бүлеге редакторының Уфага барган язмасы тора, ә өченче баскычны велопробег турында​гы игълан белән Сергачтагы аю баласы хакындагы хәбәр били – 457 һәм 456 күзәтү.

Әйтергә кирәк, аю баласы турындагы яңалыгыбыз “Одноклассники” сәхифәсендә дә лидерлар ара​сында. Шулай ук биредә Кече Рбишчадагы “Рамазан чатыры” хәбәре дә зур кызыксыну тудыр​ган.

Безнең яңалыкларны якташ-милләттәшләребез бик теләп Сергачтагы “Татар радиосы” аша да тыңлый.

Димәк, безнең яңалыклар һәр җирдә дә актуаль һәм таләп ителә. Әмма иң отыш​лы ысул – “Туган як”ны яздырып алу.

Агымдагы елның II яртысына “Туган як”сыз калмасагыз, без бар​чагызга бик рәхмәтле булып, сез​не махсус әдәби кушымта белән сөендерергә планлаштырабыз.Һәм соңгысы.

Пенсия яшен-дәге бер әби ялгызлыкта интегеп тормас өчен үзе кебек ялгызак картны эзли. Аңа ир кеше дә, хатын-кыз булса да ярый, хәтта ул үзе дә күченеп китәргә риза.

Деньги и льготы

Бу хәбәр белән кызыксынучы картлар булса, 8 (987) 753-88-86 телефон номерына шалтыраты​гыз.

09.06.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.