Хуш, ут күршебез

Безгә язалар

Письмо в редакцию газеты Туган як г.Сергач

Күптән түгел ут күршебезне, авылыбызның ак​сакалларыннан булган акыл иясе Осман ага Яку​повны соңгы юлга озаттык. Аның белән хушла​шырга бихисап халык Мәскәүдән махсус кайтты, килмәгән авылдашлар да калмагандыр.

Колхозда төзүчеләр бригадасын 45 ел җитәкләү дәверендә аның тырышлыгы белән хуҗалыкта бик күп объектлар һәм терлек каралтылары төзелде, бүгенге клуб, кибет, ясле, медпункт би​налары да аның кул эшләре җимеше.



Ә күпме яшьләрне төзүче кәсебенең нечкәлекләренә өйрәтте?! Авылыбызда бер-бер артлы таш йорт​лар төзү чорында Осман аганың киңәшләре ба​рыбызга да ярап куйды. Аның авызыннан без бервакытта да бер әшәке сүз ишетмәдек, авыл​дашларына гел ярдәме белән генә иде.

Ут күршебез 84 яшендә якты дөньядан китеп барса да, шундый мәрхәмәтле, тугандай якын кешебезне югалту безнең өчен дә бик авыр бул​ды.

Ә Рәхимә җиңгәбезне сөйләп торасы да юк. Алар бит гомер буе тормыш йөген Осман ага белән бергә тарттылар, тирән кайгыларны бергә кичерделәр.

Ата-ана өчен балаңны җирләүдән дә авыр хәсрәт бармы икән тагын? Ә алар ике балаларын җыйдылар. Күңел кыллары, йөрәк бәгырьләре өзгәләнеп сызланса да, Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык һәм түземлек бирде.

Осман аганың якты истәлеге, игелекле гамәлләре безнең хәтердә мәңге сакланачак, ә Рәхимә җиңгәнең һәм аның бала-оныкларының тирән кайгыларын ихластан уртаклашабыз.

село Шубино.Сергчский район,Нижегородская область

09.06.2017
Наил МАВЛЮТОВ, гаиләсе.
Шөбиле.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.