Петрякс җыен җыя

Агымдагы атнада олуг гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен өлкәбезнең атказанган ветераны һәм газетабызның якын дусты, ә милләтебезнең күренекле шәхесе Нәим абый АБДУЛЛИН билгеләп үтте. Без аны барча укучылары- быз исеменнән кайнар котлыйбыз һәм юбиляр турында материалны сезнең игътибарга 4 биттә тәкъдим итәбез. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров … Подробнее

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Бу мәкальне һәр кеше ишеткәне бардыр. Чыннан да шулай бит, гади мисал: кәүсәсез тамыр яши ала, ул хәтта яңа үсентеләр җибәрә, ә агачның тамырдан аерган өлеше нинди матур булса да, 1-2 көн үтүгә үк шиңәчәк. Шуны аңлаган әти-әниләр балаларын нәсел агачы – гаилә шәҗәрәсе белән таныштыралар, шушы максат белән кайбер … Подробнее

Авылларда 17.02.2017

Кыска хәбәрләр Районнарда һәм Авылларда Пильна районының җирле үзидарә, администрация башлыклары һәм депутатлары 2016 елда башкарылган эшләре турында исәп-хисап тоту графигы буенча петрякслылар ал- дында җирле клубта 14 мартта, Сафаҗай халкы каршында мәдәният йортында 17 мартта чыгыш ясарлар. Ә Мочали администрациясендә бу чара үтте инде. Сергач районында өлкә Законнар чыгару … Подробнее

Подписканы башладык

Әлбәттә, беренче юллардан ук Сергач белән К.Октябрь районнарында агымдагы елның II яртысына иске бәяләр белән “Туган як”ка вакытыннан элек язылу мөмкинлеге барлы​гын искәртеп үтәсебез килә. 1 апрельдән төп подписка кам​паниясе башлану белән газета- журналларга язылу бәясенең үсүе ихтимал. Шуны истә тотып, хөрмәтле милләттәшләребезне 15 февральдә Уразавыл элемтә бүлегенә, ә 17сендә … Подробнее

Тел ачкычы гаиләдә

Безнең татар авыллары мәктәпләрендә телебезне саклап калу мөмкинлеге булу, бер караштан, куаныч, әмма икенче яктан карасаң, борчылырга да урын бар. Кайбер балаларның өйдә туган телгә әһәмият бирмичә үсүләрен күрмәгәндәй, әти-әниләр бу эшне бары укытучылар өстенә генә йөкләргә тырыша. Ә бит тирәнтен генә уйласаң, телгә тәрбия гаиләдән башлана. Күрәсең, әти-әниләр балаларын … Подробнее

Авылларда 10.02.2017

Кыска хәбәрләр Сергач районы Земство җыены каршындагы Яшьләр палатасы районның актив позицияле егет-кызларын 21 февральдә агро­техникум базасында үтәчәк конференциядә катнашырга чакыра. Кызыл Октябрь районы мәктәпләренең 8 һәм 10 класс укучылары арасында читтән торып “Ел укучысы-2017” кон­курсы игълан ителде. Тукай клубын­да Студентлар көне ягъни ха­лык телендә Татьяна көне дип йөртелгән бәйрәм … Подробнее

Җирле проектлар

Шөбиледә Хөрмәтле авылдашларым, киңәш-табыш һәм ярдәм сорап, сезгә “Ту­ган як” аша Ачык хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Күмәк көч тау күчерергә сәләтле, ди халык әйтеме һәм без моны узган елны авылы­бызга асфальт юл салдыру белән дәлилләдек, әлбәттә, “Җирле ини­циативаларга ярдәм” дигән өлкә программасы кысаларында. Өлкә хөкүмәте бу программага быел да … Подробнее

Вакыт инәлеп тормый

Әйе, вакыт бер дә инәлеп тормый шул, гел алга гына үрмәли, үрмәли генә түгел, аш​кына ич. Ни кызганыч, бәяләр дә бездә шул төсле һаман үсә генә бара. Узган елны кичә генә исән-сау озатып җибәрдек кебек, ә бүген инде елның иң кыска һәм кышның соңгы аена керештек, әмма уртача кәефләр белән … Подробнее

Авылларда

Уразавыл үзәк хастаханәсен-дә ремонт эшләре тәмамланган, ә Сергачның дүрт катлы бина­сында әле дәвам итә. Петрякс администрациясе “Җирле инициативаларга булыш­лык күрсәтү” программасына иске мәктәп урынында сквер төзү проектын тәкъдим итәргә җыена. Андыда бу программа ниге-зендә Октябрьская урамындагы суүткәргеч линиясен өлешчә ал­маштырырга җыеналар. Шәһәр-леләр дә бу эшкә ярдәм ышан­дырганнар. Чүмбәли администрациясен-дә льготаларны … Подробнее

Физкульт-сәлам, Рбишча!

ГОМЕР-ГОМЕРДӘН Зур һәм Кече Рбишча халкы зур шәһәрләргә йөреп сәүдә кыл­ган, ит, казы җитештерү белән шөгыльләнгән, татар-мишәр көрәше белән нык мавыккан. Ал­лага шөкер, бүген дә шулай, берәү дә кул кушырып утырмый, хәтта хатын-кызлар да төркем-төркем тупланып, казы тутырып, казы са­тып йөриләр. Шуларның нәтиҗәсе буларак, безнең авылларда зур-зур йортлар тезелеп баскан, … Подробнее