ХӘЕРЛЕДӘН булсын

Агымдагы атнада чыгарылыш класс укучылары өчен танта​налы рәвештә соңгы кыңгырау яңгырады. Шул уңайдан мәктәп белән саубуллашучыларның дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, төкле аяклары белән олы тормышка атлауларын те​либез. Ә атна азагыннан ният кылып уразага керешүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзе сабырлы​гын һәм түземлеген биреп, кыл​ган догаларын, башкарган изге гамәлләрен кабуллардан кыл​сын иде. Шәхсән… Подробнее

Кыска яңалыклар 26.05.2017

Районнарда Сафаҗайда депутатлар Пильнага эшлекле визит ва​кытында өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов белән Вячеслав Акси​ньин район түрәләре белән бергә булачак ФСК астына мәйдан ка​раганнар һәм Сафаҗайга да юл тотканнар. Анда алар авыл баш​лыгы Фәрит Каюмов белән очра​шып, хоккей кордын, мәдәният йортын, мәктәпне караганнар һәм депутатлар ярдәме белән ремонтланган… Подробнее

Нигезен белгән нигезләнә

Әле ел башында өлкә татарларының милли-мәдәни автоно​миясе өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь районының “Сельские вести” газетала​ры белән берлектә “Нигеземә кайтып барам” дип аталган зур проект игълан иткән иде. Проект кысаларында берничә номинация буенча кон​курслар оештырылды. Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре, “Минем туган авылым” темасы​на иншалар, шигырьләр… Подробнее

Көрәш батыры

Кече Рбишчаның өметле яшь көрәшчесе Эмиль Не​заметди​нов инде берничә ел үзенең уңыш-лары белән сөендереп килә. 2014 ел ахырында Казанда булып үткән билбаулар белән көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы исемен яулаган иде, аннары илебезнең төрле төбәкләрендә уздырылган дәрәҗәле ярышларда да гел призлы урыннарны гына алды. Ә менә 18 майда узган… Подробнее

Дөнья чемпионы Надир Исхаков

Белгәнебезчә, Минск шәһәрендә тай боксы буенча дөнья чемпиона​ты булып узды. Биредә җиде дистә илдән 700дән артык бу спорт төрен яратучылар катнашты. иң куанычлысы — ярышларда Рос​сия җыелма командасы составында милләттәшебез, Ыргу авылы егете, Кнәгеннең “Молодежный” физкультура-сәламәтләндерү комплексының тай боксы секциясе тренеры Надир иСХаКов та уңышлы катнашты. Ыргу спортчысы 81 килограмм… Подробнее

Кумир белән истәлеккә

Узган атнада Германиядә һәм Франциядә хоккей буенча 81 нче дөнья чемпионаты тәмамланды. Безнең милли җыелма коман​дабыз хөрмәтле өченче урынны яулады. Уеннар​ны телевизор​дан җан атып байтак якташ-милләттәш-ләребез күзәтә барды. Өлкәбездә ФСКлар барлыкка килү аркасында бу спорт төре безнең авылларыбызда янәдән популярлашып китте. Петрякс, Сафаҗай, Кочко-Пожарда һәм Зур Рбишчада боз кордлары булдырылды.… Подробнее

Сергачскому «Лидеру» — 10 лет

Сегодня, 19 мая, исполняется ровно 10 лет со дня откры​тия в Сергаче физкультурно-оздоровительного комплек​са “Лидер”. Строительство такого крупного спортивного объекта стало возможным бла​годаря программе, инициато​ром которой стал губернатор Валерий Шанцев. Сергачский ФОК стал первым в области, поэтому и получил название “Лидер”. На его торжественное открытие приехали легенды отечественного спорта: лучший… Подробнее

Памяти павших будем достойны

«Имеем ли мы право забывать, что стоили нам мир и свобода? Разве не было бы такое забве​ние предательством перед па​мятью павших воинов, перед горем безутешных матерей, одиноких вдов, осиротевших детей? Этого нельзя забывать во имя нашей упорной борьбы за мир, которая немыслима без горькой памяти о бедствиях минувшей войны». Сергей… Подробнее

Петрякста тагын бер хор

Авыл мәктәбе укучылары 9 Май көнне авылдаш сугыш каһарманнары фотоларын күтәреп, авыл үзәгендәге һәйкәл алды​на килеп сафландылар. Шуннан соң җирле җитәкчеләр һәм вете​раннар һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, аннары ба​рысы бергә клубка уздылар. Күз ачып-йомганчы, сәхнә сугышчылар фотосурәтләре белән тулды һәм тантаналы рәвештә россия белән Җиңү байрагын кертеп урнаштыр​гач, кунаклар… Подробнее

Әстерхан сабантуенда нижгарлылар

12, 13 майда Каспий башка​ласы Әстерхан икенче тапкыр федераль сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап ат​лаган XVII милли бәйрәмебезгә илебезнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Безнең төбәктән өлкә татар автоно​миясе бу сабантуйга өч делегат тәкъдим итте — әлеге юллар авторы һәм “Туган як” редакто​ры Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар… Подробнее

Безгә язалар хатлар “Туган як” редакциясе

Безгә язалар Ветераннарны искә алдык Безнең авыл да “Үлемсез полк” акциясеннән якта калмады. Яндавиш​ча халкы әтиләренең, бабайларының, якыннарының фотосүрәтләрен тотып, авыл буенча атлап узды. Тантаналы митингта Бөек Җиңү бәйрәме белән мәктәп директоры Нәфисә Мусина, имам Әнәс хәзрәт Ситдиков, элекке авыл советы башлыгы Әхмәт Хайруллин, мәскәүле спонсор Әббәс Шакеров һәм администрация… Подробнее

Кыска яңалыклар 19.05.2017

Районнарда һәм Авылларда Авылларда. Ыргу егете надир Исхаков тай боксы буенча Дөнья чемпионы исемен яулады. Шөбиле аша җәй айларын​да традицион велопробег узуы күздә тотыла. Бу турыда Сергач районы яшьләр палатасы рәисе Александр Денцов белгертә. Шу​лай ук маршрутка рус Пожары һәм Лопатин авыллары керәчәк. Камка ветераннары Җәфәр Мангушевны һәм Фарахша Саль​кинны… Подробнее

Бәхил бул, Зөбәйдә апа!

Агымдагы атна башын​да 81нче яшендә Куйсуының Изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә ханым МЕР​СИЯПОВА бакыйлыкка күчте. Изге мөгаллим Садек абзыйдан килгән традицияләрне дәвам итеп, Зөбәйдә апа соңгы ике дистә ел һәркемне якты йөз белән каршы алды, йортны карап-кадерләп тор​ды. Бу йортны яд итүчеләр күңелләренә сихәт, җаннарына тынычлык та​балар. ел саен бирегә бихисап… Подробнее

Ушла из жизни хранительница священного дома Садек-абзи Абдулжалилова

На 81 году ушла из жизни хранительница духовного очага священного дома Садека абзый, что в селе Овечий Овраг — Зубяйда ханум Мерсиапова. Она на протяжении нескольких десятилетий верой и правдой выполняла обязанности священнослужителя — своими молитвами помогала тысячам людей, которые приезжали к ней за помощью со всей округи, материально помогала… Подробнее

Хатлар “Туган як” редакциясенә

Безгә язалар Ветераннарга бүләк ясадык 3 майда китапханәбездә мәктәп укучылары өчен ветераннарга бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс оештырдык. Чара яшь авылдашларыбызда патриотизм рухы тәрбияләү, тарихны барлау, су​гыш ветераннарын хөрмәтләү һәм искә алу максаты белән үткәрелде. Кунакларны “Негасимый огонь памяти” күргәзмәсенең эчтәлеге белән таныштырдык, авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары, аларның батырлыклары… Подробнее

Сөенечле мәҗлес

Зур Рбишчадагы үрнәк гаилә башлыгы, хезмәт ветераны Сәяр ага Даутовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, алар хәләл җефете Назимә апа белән зур мәҗлес кордылар. Авылның баш имамы Мөнир хәзрәт Баһаутдиновны, ике мәчетнең мөәзиннәре Мансур Шәрәфетдинов белән Әдип Хөсәинов һәм биш дистә авылдашлары бәйрәм табыны артына җыелдылар. Сәяр аганың туган көне 20… Подробнее