Буыннар бәйләнеше

КОЧКО-ПОЖАРда 9 Май бәйрәме “Үлемсез полк” акциясе белән башланды. Җирле ад​министрация төсле кәгазьгә эшләткән сугыш ветераннарының фотосүрәтләрен күтәреп, по​жарлылар клуб алдыннан үзәк урам буйлап обе​лискага менделәр. Хәрби киемнәрдәге балалар бакчасы коллективы Парадка аерым бер төс өстәде. Бөек Җиңү бәйрәме белән авыл башлы​гы Рөстәм Абдуллин, имам Габделхәй хәзрәт Ибраһимов җылы котладылар,… Подробнее

Кыска яңалыклар 12.05.2017

Районнарда һәм Авылларда Авылларда. Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабир Магҗанов 60 яшьлек юбилее һәм регионның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен өлкә Губернаторы тарафыннан Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде. Суыксуда Бөек Ватан сугышының ике ветераны гына исән — Үмәр Абубәкиров һәм Абдулхай Миначев. Венгрия ва​кыйгаларында катнашкан Харис Үмәров… Подробнее

Җиңү велопробегы

Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараны 7 майда “Адҗа авыл” төркеме зурлап оештырды. Бу көн иртәсендә Зур һәм Кече Рбишча халкы мәктәп кол​лективлары “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләрендә кат​наштылар. Алар Кече Рбишчаның Ватан сугышы корбаннары һәйкәле алдыннан юлларын башлап, ике авыл урамнары буйлап үттеләр.… Подробнее

Хуш, Рифат Фатехович

Чирек гасырдан артык милләттәш-якташ-ларыбызның рухи дөньясында сөенечле горур­лык булып торган “Туган як” газетасын оеш­тыручы һәм күренекле Нижгар татарларының күләмле Биографик сүзлеге авторы буларак өлкә татар җәмәгатьчелеге тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесебезне – Рифат Фатех улы ИБРАҺИМОВны югалттык. Ул 82 яшенә 6 көн генә җитми безнең арадан китеп барды һәм… Подробнее

Кыска яңалыклар 05.05.2017

Районнарда һәм Авылларда Районнарда. Моклока укучылары Спас агротехникумында яшүс-мерләр арасында наркомания, алкоголизмга профилактика ясау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән “Мы выбираем спорт – 2017!” район спартакиадасы кысала­рында мәктәп укучылары ара­сында өстәл теннисы ярышлары оештырылган. Татар Моклокасы мәктәбе кызлары индивидуаль зачетта беренчене, ә егетләр икенче урынны яулаганар. Сергач паркы… Подробнее

Сафаҗайда экология акциясе

Яз һәм Хезмәт көнендә безнең Сафаҗай мәктәбенең 10 класс укучылары Экология елына багышланган махсус акция кысаларында күл һәм һәйкәл янында яшел аллея булдыру нияте белән чыршылар утырттык. Үсентеләрне авыл башлыгы Фәрит абый Каюмов кайгыртты һәм ул аларны утырту эшләрендә дә актив катнашты. 05.05.2017 Айсылу Абдулбярова. Подробнее

Рбишчада мөнәҗәтләр укыдылар

Милли район буенча оешты­рылган отчет концертлар һәр авылның үзенчәлеген чагыл­дырып үтте. Мәсәлән, башка авыллардан аермалы буларак, Зур Рбишча мәдәният йорты дирекциясе Мигъраҗ кичәсе уңаеннан авылның баш мәчете белән берлектә шундый чараны гадәти җыр һәм биюләр белән түгел, ә мөнәҗәтләр уку конкур­сы буларак оештырды. Зур һәм Кече Рбишча авылларының на­мазга баскан… Подробнее

Уян, ТАТАР!

21 АПРЕЛьдӘ Т.Новгородның Тимерюлчылар Мәдәният йортында «Уян, татар!» исемле чара булып узды. Аны өлкә «Ак калфак» оешмасы Җәмигь мәчетенеӊ хәйрия бүлеге белән берлектә оештырды. Чараныӊ иӊ беренче максаты — шәһәр татарларын ничек тә булса «уятырга», «оя»ларыннан чыгарырга иде. Болай да бик актив булмаган милләттәшләребез соӊгы вакытта гомумән өйдән чыкмый гына,… Подробнее

Үрнәккә лаек белгеч

Аграр хезмәт һәрвакытта да хөрмәтле кәсеп, чөнки крестьян кешелек дөньясын иң кирәкле ризык – азык-төлек белән тәэмин итә. Әйе, бүген бу авыр һәм катлаулы хезмәт белән яшь буын аз кызыксына. АПКда, күбесе очракта, совет колхозларында чыныккан тәҗрибәле белгечләр генә хезмәт итә. Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабер МАГҖАНОВ нәкъ шундыйлардан.… Подробнее

Кыска яңалыклар 28.04.2017

Спас районының сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм эчке эшләр органнары ветеран​нар киңәшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән пленумда администрация башлыгы Татья​на Бирюкова өлкә ветераннар киңәшмәсе тарафыннан юлланган грамоталар белән Татар Моклока​сыннан Афия Салихованы һәм Бозлаудан Фагилә Исхакованы бүләкләгән. Ә концерт өлешендә Татар Моклокасының хоры татар​ча чыгыш ясаган. Кызыл Октябрь районы Кече… Подробнее

Безнекеләр тагын Казанда

Беренче юллардан ук безнең белән тыгыз хез-мәттәшлектә торып, халык файдасына эшчәнлекләрен җәелдергән авыл һәм район башлыкларын вә депутатларын чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз! Халык ихтыяҗын һәм милләтебез язмышын кай​гыртуда аларның һәрбересенә уңышлар, гаиләләренә иминлек, ә үзләренә саулык телибез. 18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча V… Подробнее

Кыска яңалыклар 21.04.2017

Каргада яшәүче Дәүләт бүләкләре иясе Хайдәр Са​бировны 80 яше белән Янда​вишча хакимияте башлыгы Ра​фаэль Ильясов һәм авылның социаль хезмәткәре Гөлсинә Бәдретдинова котлаганнар, Хөрмәт грамотасы һәм бүләкләр тапшырганнар. Сафаҗай клубы хезмәткәрләре авылның күп балалы әниләренең фотосурәтләрен һәм исемлекләрен туплаганнар. Алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Сафаҗай движе​ние!!!” төркемендә танышырга мөмкин. Уразавылның район… Подробнее

Проектлар билгеләнде, акчалар бүленде

Җирле инициативаларга нигезләнгән һәм өлкә муниципаль берәмлекләр территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында урыннардан конкурс комиссиясенә 500дән артык юлланган проектларның 303е генә хуплау тапкан. Җиңүчеләр арасында безнең татар авыллары да бар. Мәсәлән, Сергач районыннан Шөбиле авыл советына җирле клубны ремонтлауга өлкә бюд​жетыннан 1 920 000 сум бүленеп биреләчәк. Ә Мөтеравыл советы… Подробнее

Төп кампания башланды

Агымдагы елның II яртысына газета-журналларга төп подписка кампаниясе башланды. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез: өлкәдән читтә яшәүчеләр өчен ярты елга “Туган як”ка язылу бәясе шулай ук 1200 сум калды, электрон версиясенең дә бәясе үзгәрмәде – 300 сум, ә менә өлкә каталогы буенча газета​бызга язылу бәясе аз гына ар​тып куйды һәм ул… Подробнее

Кыска яңалыклар 14.04.2017

Районнарда һәм Авылларда Пильна районы Сафаҗайда спорт белән шөгыльләнү үзе бер күркәм традиция. Бер ярыштан да, бер төрдән дә калмыйлар алар. Күптән түгел баскетбол ко​мандасы район чемпионатында катнашып, өченче урынга лаек булган. Сечен районының ачык чемпионатында да хоккейчы​лар өченче урынны яулаган​нар. Районның мини-футбол буенча чемпионаты старт алган, сафаҗайлылар анда да… Подробнее

Казан укырга дәшә

Агымдагы атна башы белән Санкт-Петербург метросында булган теракт нәтиҗәсендә ун​нан артык һәлак булучыларның һәм алтмышка якын зыян күрүчеләрнең якыннары кичер-гән тирән кайгыларын уртакла​шабыз. Бу фаҗига күпләрнең күңелләрен тетрәндерде һәм шомлы уй-кичерешләргә этәрде. Бөтендөнья татар конгрес-сының башкарма комитеты Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы, Республиканың югары уку йортлары ректор​лары Советы белән берлектә… Подробнее