Авылларда 17.02.2017

Кыска хәбәрләр Районнарда һәм Авылларда Пильна районының җирле үзидарә, администрация башлыклары һәм депутатлары 2016 елда башкарылган эшләре турында исәп-хисап тоту графигы буенча петрякслылар ал- дында җирле клубта 14 мартта, Сафаҗай халкы каршында мәдәният йортында 17 мартта чыгыш ясарлар. Ә Мочали администрациясендә бу чара үтте инде. Сергач районында өлкә Законнар чыгару… Подробнее

Подписканы башладык

Әлбәттә, беренче юллардан ук Сергач белән К.Октябрь районнарында агымдагы елның II яртысына иске бәяләр белән “Туган як”ка вакытыннан элек язылу мөмкинлеге барлы​гын искәртеп үтәсебез килә. 1 апрельдән төп подписка кам​паниясе башлану белән газета- журналларга язылу бәясенең үсүе ихтимал. Шуны истә тотып, хөрмәтле милләттәшләребезне 15 февральдә Уразавыл элемтә бүлегенә, ә 17сендә… Подробнее

Тел ачкычы гаиләдә

Безнең татар авыллары мәктәпләрендә телебезне саклап калу мөмкинлеге булу, бер караштан, куаныч, әмма икенче яктан карасаң, борчылырга да урын бар. Кайбер балаларның өйдә туган телгә әһәмият бирмичә үсүләрен күрмәгәндәй, әти-әниләр бу эшне бары укытучылар өстенә генә йөкләргә тырыша. Ә бит тирәнтен генә уйласаң, телгә тәрбия гаиләдән башлана. Күрәсең, әти-әниләр балаларын… Подробнее

Авылларда 10.02.2017

Кыска хәбәрләр Сергач районы Земство җыены каршындагы Яшьләр палатасы районның актив позицияле егет-кызларын 21 февральдә агро­техникум базасында үтәчәк конференциядә катнашырга чакыра. Кызыл Октябрь районы мәктәпләренең 8 һәм 10 класс укучылары арасында читтән торып “Ел укучысы-2017” кон­курсы игълан ителде. Тукай клубын­да Студентлар көне ягъни ха­лык телендә Татьяна көне дип йөртелгән бәйрәм… Подробнее

Җирле проектлар

Шөбиледә Хөрмәтле авылдашларым, киңәш-табыш һәм ярдәм сорап, сезгә “Ту­ган як” аша Ачык хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Күмәк көч тау күчерергә сәләтле, ди халык әйтеме һәм без моны узган елны авылы­бызга асфальт юл салдыру белән дәлилләдек, әлбәттә, “Җирле ини­циативаларга ярдәм” дигән өлкә программасы кысаларында. Өлкә хөкүмәте бу программага быел да… Подробнее

Вакыт инәлеп тормый

Әйе, вакыт бер дә инәлеп тормый шул, гел алга гына үрмәли, үрмәли генә түгел, аш​кына ич. Ни кызганыч, бәяләр дә бездә шул төсле һаман үсә генә бара. Узган елны кичә генә исән-сау озатып җибәрдек кебек, ә бүген инде елның иң кыска һәм кышның соңгы аена керештек, әмма уртача кәефләр белән… Подробнее

Авылларда

Уразавыл үзәк хастаханәсен-дә ремонт эшләре тәмамланган, ә Сергачның дүрт катлы бина­сында әле дәвам итә. Петрякс администрациясе “Җирле инициативаларга булыш­лык күрсәтү” программасына иске мәктәп урынында сквер төзү проектын тәкъдим итәргә җыена. Андыда бу программа ниге-зендә Октябрьская урамындагы суүткәргеч линиясен өлешчә ал­маштырырга җыеналар. Шәһәр-леләр дә бу эшкә ярдәм ышан­дырганнар. Чүмбәли администрациясен-дә льготаларны… Подробнее

Физкульт-сәлам, Рбишча!

ГОМЕР-ГОМЕРДӘН Зур һәм Кече Рбишча халкы зур шәһәрләргә йөреп сәүдә кыл­ган, ит, казы җитештерү белән шөгыльләнгән, татар-мишәр көрәше белән нык мавыккан. Ал­лага шөкер, бүген дә шулай, берәү дә кул кушырып утырмый, хәтта хатын-кызлар да төркем-төркем тупланып, казы тутырып, казы са­тып йөриләр. Шуларның нәтиҗәсе буларак, безнең авылларда зур-зур йортлар тезелеп баскан,… Подробнее

Автономия чаралары

Нижгар татарларының Региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) советы агымда​гы елның март башларында Пильна районында өлкә дәрәҗәсендәге ике чара оештыруны күздә тота. Шуларның беренчесе – Петрякста татар авыл администрацияләре башлыкларының беренче өлкә җыены. Аның төп максаты – авыл советлары ара​сындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр ур​наштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре… Подробнее

“Нур аль-Ильм” шәкертләре

Аллаһының рәхмәте белән менә ничәнче ел инде безнең «Нур аль-Ильм» дини уку йорты эшләп килә. Бүгенге көндә шунда төрле яшьләрдә булган йөзләгән шәкерт гыйлем ала. Шушы көннәрдә генә укучыларыбызның кышкы сессияләре тәмамланды. Иң куанычлы​сы, барлык шәкертләребез дә аны уңай билгеләргә тапшырды. Шулар арасын​нан, елдагыча, иң яхшы укучылар да билгеләнде. Беренче… Подробнее

Кайчан, кайда?

Хронологик тәртиптә без­не көткән халыкчан милли бәйрәмебез — сабантуйлар графигын биргәндә, ул түбән-дәгедән гыйбарәт: 1, 2 июль – Камкада, 1 июль – Уразавылда, 8 июль – Сафаҗайда, 15 июль – Актукта. Әлбәттә, сабантуйлар җитә башлагач, без аларның програм­маларын тулырак бастырырбыз. Ә бүген шуны гына әйтә алабыз, иң беренчеләрдән булып күркәм… Подробнее

Милли районда хәләл эш

Ислам кануннарының нигезе булган биш вакыт намаз укуны читкә кагып яшәүчеләр байтак нижгар төбәгендә. Оят булса да әйтим, мин дә шундыйлар­дан. Без һаман вакыт аз, эш күп, дип акланабыз. Авыл­ларыбыз яме булып торган мәчетләребезгә барып Җомга намазын укырга да авырсынабыз. Әйе, без дини түгел, дөньяви җәмгыятьтә яшибез һәм аның ка­нуннарына… Подробнее

Бер мәктәптә ике юбиляр

Эшемдә таптым бәхетне Январь аенда Семочкиның Садек Абельханов исемендәге урта мәктәбендә ике юбилей билгеләп үтүчеләр булды. Мәктәп директо­ры Шамил Абдулбари улы Сафинүзенең 60 яшен тутырды, аның уку-укыту буенча урынбасары Надирә Вафа кызы Каюмова65 яшен каршылады. Нинди генә мәктәп булмасын, әлеге катлаулы заманда ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп… Подробнее

Туган җиренә гашыйк остаз

«Айлар, еллар, гомер үтеп бара, Күренмичә минем күземә. Туган җирен ташлап киткән кеше Бәхет таба алмый үзенә», — дип яза җирле шагыйрь Ришат Рамазанов. Әйе, моңа күп санлы мисаллар бар. Шулар арасында Петрякс авылында яшәүче Хайдәр Гаязов язмышы да. 1992 елда лаеклы ялга санаулы еллар гына калган вакытта Хайдәр абый… Подробнее

Кече Рбишчаның киләчәге

Әйе, бу фотода туган авылларының киләчәген тәшкил итәчәк Кече Рбишча мәктәбе укучыларын күрәсез. Аларны истәлеккә К.Октябрь районы буенча “Туган як”ның махсус үз хәбәрчесе Ришат Рамазанов 18 январьдә мәктәптә үткән чираттагы спорт бәйрәменнән соң төшереп алды. Инде менә берничә ел рәттән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максаты белән шундый күңелле спорт… Подробнее