Автономия чаралары

Нижгар татарларының Региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) советы агымда​гы елның март башларында Пильна районында өлкә дәрәҗәсендәге ике чара оештыруны күздә тота. Шуларның беренчесе – Петрякста татар авыл администрацияләре башлыкларының беренче өлкә җыены. Аның төп максаты – авыл советлары ара​сындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр ур​наштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре … Подробнее

“Нур аль-Ильм” шәкертләре

Аллаһының рәхмәте белән менә ничәнче ел инде безнең «Нур аль-Ильм» дини уку йорты эшләп килә. Бүгенге көндә шунда төрле яшьләрдә булган йөзләгән шәкерт гыйлем ала. Шушы көннәрдә генә укучыларыбызның кышкы сессияләре тәмамланды. Иң куанычлы​сы, барлык шәкертләребез дә аны уңай билгеләргә тапшырды. Шулар арасын​нан, елдагыча, иң яхшы укучылар да билгеләнде. Беренче … Подробнее

Кайчан, кайда?

Хронологик тәртиптә без­не көткән халыкчан милли бәйрәмебез — сабантуйлар графигын биргәндә, ул түбән-дәгедән гыйбарәт: 1, 2 июль – Камкада, 1 июль – Уразавылда, 8 июль – Сафаҗайда, 15 июль – Актукта. Әлбәттә, сабантуйлар җитә башлагач, без аларның програм­маларын тулырак бастырырбыз. Ә бүген шуны гына әйтә алабыз, иң беренчеләрдән булып күркәм … Подробнее

Милли районда хәләл эш

Ислам кануннарының нигезе булган биш вакыт намаз укуны читкә кагып яшәүчеләр байтак нижгар төбәгендә. Оят булса да әйтим, мин дә шундыйлар­дан. Без һаман вакыт аз, эш күп, дип акланабыз. Авыл­ларыбыз яме булып торган мәчетләребезгә барып Җомга намазын укырга да авырсынабыз. Әйе, без дини түгел, дөньяви җәмгыятьтә яшибез һәм аның ка­нуннарына … Подробнее

Бер мәктәптә ике юбиляр

Эшемдә таптым бәхетне Январь аенда Семочкиның Садек Абельханов исемендәге урта мәктәбендә ике юбилей билгеләп үтүчеләр булды. Мәктәп директо­ры Шамил Абдулбари улы Сафинүзенең 60 яшен тутырды, аның уку-укыту буенча урынбасары Надирә Вафа кызы Каюмова65 яшен каршылады. Нинди генә мәктәп булмасын, әлеге катлаулы заманда ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп … Подробнее

Туган җиренә гашыйк остаз

«Айлар, еллар, гомер үтеп бара, Күренмичә минем күземә. Туган җирен ташлап киткән кеше Бәхет таба алмый үзенә», — дип яза җирле шагыйрь Ришат Рамазанов. Әйе, моңа күп санлы мисаллар бар. Шулар арасында Петрякс авылында яшәүче Хайдәр Гаязов язмышы да. 1992 елда лаеклы ялга санаулы еллар гына калган вакытта Хайдәр абый … Подробнее

Кече Рбишчаның киләчәге

Әйе, бу фотода туган авылларының киләчәген тәшкил итәчәк Кече Рбишча мәктәбе укучыларын күрәсез. Аларны истәлеккә К.Октябрь районы буенча “Туган як”ның махсус үз хәбәрчесе Ришат Рамазанов 18 январьдә мәктәптә үткән чираттагы спорт бәйрәменнән соң төшереп алды. Инде менә берничә ел рәттән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максаты белән шундый күңелле спорт … Подробнее