Язмышлардан узмыш юк икән

В начало раздела

Главная страница

"От судьбы не уйдешь"(Язмышлардан узмыш юк икән)





Татарча фильм "Язмышлардан узмыш юк икән"(От судьбы не уйдешь) полная версия татар телендә,на татарском языке, смотреть онлайн.


Сюжет буенча фильмның төп героинясе (ул рольне Зөлфия Вәлиева башкара) хәтерен югалткан була.
Ул бер ялгызы зур шәhәр буенча адашып йөри, кая барганын да, кайдан килгәнен дә, үзенең кем икәнен дә хәтерләми.
Янында бернинди документлары да юк. Шулай кая барып сыенырга белмәгәч,
ул тәмам хәлсезләнгән килеш милициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау органнары аңа үзләренчә «булыша»: аны фәхешлек белән көн күрүче төнге ябалаклар
белән тулган камерада бикләп куялар. Андагыларның «лидеры» Эмма (Ләйсән Мәхмүтова) бичараны «үз канаты астына ала».
Үзе турында бер нәрсә дә белмәгән яңа танышына Рита дигән исем кушып аны төрмәдән үзе белән алып чыга.
Эмма аны коллыкка бер байга сатмакчы була, тик «Рита» аның ниятләрен вакытында аңлап аннан качып китә.
Юл аркылы чыкканда ул машина астына эләгә яза, шул мизгелдә аны Гамир (Минвәли Габдуллин)
дигән кеше коткарып ала да үзенең өенә алып кайта.
Гамирның да язмышы катлаулы. Балачагында ул барлык туганнарын югалта.
Берсе артыннан берсе әүвәл әбисе, аннары сеңлесе, ахыр чиктә әнисе вафат була.
Ул ятимнәр йортына эләгә. Шунда үсеп нык кырыслана. Армиядә Чеченстанда хәзмәт итә.

Анда күргәннәре аздан булмый. Казанга әйләнеп кайткач үз эшен башлап җибәрә, зур уңышларга ирешә.
Тик шулай да балачагында югалткан сеңлесен ул берничек тә оныта алмай.
Гамир аның вакытсыз фаҗигале үлемендә үзен гаепләп яши. Һәм менә язмыш аны Рита белән очраштыра.
Шул ук вакытта Гамирның эшендәге уңышларыннан көнләшүчеләр аны юлдан алырга әзерләнә.
Аның иң якын hәм иң ышанычлы дип санаган кешесе аны сата, hәм Гамирны үтерергә тиешле булып нәкъ аны билгелиләр…


Рита белән Гамир бер-берсен аңларлармы? Гамирны нинди язмыш көтә? Рита яңа тормышта үзен табармы? Үткәннәрен,
үзенең чын исемен исенә төшерә алырмы? «Язмышлардан узмыш юк икән» сериалы ул хакта сөйли.
авторы hәм куючы режиссёры-Нурания Җамали.
Фильмның сценарий авторы — Казан дәүләт университетының татар филологиясе
hәм тарихы факультеты доценты -Халисә Ширмән.
Куючы оператор — Евгений Зуйков.
Төп рольләрдә —
Зөлфия Вәлиева,
Минвәли Габдуллин,
Наил Дунаев,
Ирек Хафизов,
Роза Хәбибрахманова,
Эдуард Үтәгәнов,
Ләйсән Мәхмүтова.
Сериалга саундтрек булып «Зө-Ләй-Лә» триосының «Алтын җимеш» альбомына кергән «Киттең» җыры яңгырый.
 





"Язмышлардан узмыш юк икән"(От судьбы не уйдешь) остросюжетный сериал на татарском языке.

смотреть онлайн спектакль на татарском языке "Мылтык"