Шалкан - сказка про репку

В начало раздела

Главная страница



Шалкан - сказка про репку -смотреть онлайн

Татарская сказка "Шалкан"татарча әкият,халык әкиятеучастники,дети, детский сад №44, г.Казань.

"Шалкан"халык әкияте татар телендә,татарча әкият:
Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган. Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән. Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган. Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган. Әби булышырга Кызын чакырган. Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр болар. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан чыкмаган. Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган. Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән. Песи — Акбайга, Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан һаман чыкмый икән. Песи Тычканны чакырып китергән. Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышкан. Әй тартканнар, әй тартканнар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып чыккан.
Сказка про репку :
Посадил дед репку. Выросла репка большая-пребольшая. Стал дед репку из земли тащить: тянет-потянет, вытянуть не может. Позвал дед бабку. Бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут. Позвала бабка внучку. Внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут. Кликнула внучка Жучку. Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут. Кликнула Жучка кошку. Кошка за Жучку, Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут. Позвала кошка мышку. Мышка за кошку, кошка за Жучку, Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытащили репку!



"Шалкан"халык әкияте татар телендә икә мультфильмнар-онлайн карарга
 



смотреть онлайн татарский фильм "Наши друзья человеки "