Кыска яңалыклар 28.04.2017

Спас районының сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм эчке эшләр органнары ветеран​нар киңәшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән пленумда администрация башлыгы Татья​на Бирюкова өлкә ветераннар киңәшмәсе тарафыннан юлланган грамоталар белән Татар Моклока​сыннан Афия Салихованы һәм Бозлаудан Фагилә Исхакованы бүләкләгән. Ә концерт өлешендә Татар Моклокасының хоры татар​ча чыгыш ясаган. Кызыл Октябрь районы Кече … Подробнее

Выпуск-2017 в медресе Исторической мечети Москвы

23.04.2017 в медресе при Исторической мечети Москвы состоялся очередной выпуск студентов. Среди выпускников медресе несколько отдельных русскоязычных групп(мужская,женская) и две татарскоязычные группы,где основную часть составляют татары Нижегородской области,Сергачского,Краснооктябрьского,Пильнинского, ,Спасского,Княгининского, Сеченского районов и дополняют выходцы из Татарстана,Башкортостана,Урала. Торжественная церемония вручения дипломов выпускникам началась с чтения аятов Священного Корана. Выпускников поздравили и … Подробнее

Безнекеләр тагын Казанда

Беренче юллардан ук безнең белән тыгыз хез-мәттәшлектә торып, халык файдасына эшчәнлекләрен җәелдергән авыл һәм район башлыкларын вә депутатларын чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз! Халык ихтыяҗын һәм милләтебез язмышын кай​гыртуда аларның һәрбересенә уңышлар, гаиләләренә иминлек, ә үзләренә саулык телибез. 18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча V … Подробнее

Кыска яңалыклар 21.04.2017

Каргада яшәүче Дәүләт бүләкләре иясе Хайдәр Са​бировны 80 яше белән Янда​вишча хакимияте башлыгы Ра​фаэль Ильясов һәм авылның социаль хезмәткәре Гөлсинә Бәдретдинова котлаганнар, Хөрмәт грамотасы һәм бүләкләр тапшырганнар. Сафаҗай клубы хезмәткәрләре авылның күп балалы әниләренең фотосурәтләрен һәм исемлекләрен туплаганнар. Алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Сафаҗай движе​ние!!!” төркемендә танышырга мөмкин. Уразавылның район … Подробнее

Проектлар билгеләнде, акчалар бүленде

Җирле инициативаларга нигезләнгән һәм өлкә муниципаль берәмлекләр территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында урыннардан конкурс комиссиясенә 500дән артык юлланган проектларның 303е генә хуплау тапкан. Җиңүчеләр арасында безнең татар авыллары да бар. Мәсәлән, Сергач районыннан Шөбиле авыл советына җирле клубны ремонтлауга өлкә бюд​жетыннан 1 920 000 сум бүленеп биреләчәк. Ә Мөтеравыл советы … Подробнее

Төп кампания башланды

Агымдагы елның II яртысына газета-журналларга төп подписка кампаниясе башланды. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез: өлкәдән читтә яшәүчеләр өчен ярты елга “Туган як”ка язылу бәясе шулай ук 1200 сум калды, электрон версиясенең дә бәясе үзгәрмәде – 300 сум, ә менә өлкә каталогы буенча газета​бызга язылу бәясе аз гына ар​тып куйды һәм ул … Подробнее

Кыска яңалыклар 14.04.2017

Районнарда һәм Авылларда Пильна районы Сафаҗайда спорт белән шөгыльләнү үзе бер күркәм традиция. Бер ярыштан да, бер төрдән дә калмыйлар алар. Күптән түгел баскетбол ко​мандасы район чемпионатында катнашып, өченче урынга лаек булган. Сечен районының ачык чемпионатында да хоккейчы​лар өченче урынны яулаган​нар. Районның мини-футбол буенча чемпионаты старт алган, сафаҗайлылар анда да … Подробнее

Казан укырга дәшә

Агымдагы атна башы белән Санкт-Петербург метросында булган теракт нәтиҗәсендә ун​нан артык һәлак булучыларның һәм алтмышка якын зыян күрүчеләрнең якыннары кичер-гән тирән кайгыларын уртакла​шабыз. Бу фаҗига күпләрнең күңелләрен тетрәндерде һәм шомлы уй-кичерешләргә этәрде. Бөтендөнья татар конгрес-сының башкарма комитеты Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы, Республиканың югары уку йортлары ректор​лары Советы белән берлектә … Подробнее

Түбән Новгородта да сынатмадык

Шәкертләрем дәресләрдә белемне тырышып үзләштерәләр һәм шуңа күрә башка уку йортлары укучылары арасында да сынатмадылар, барысы да диярлек иң яхшылар исемлегенә керүгә лаек булды. Беренче курстан өченче урынны Кочко-Пожардан Дамир Юнисов алды. Икенче курстан Абунәим Әндәрҗанов (Пашат) белән Алсу Харисова (Кар​га) икенче булып калдылар. Өченче ел белем алучылар арасында Гаяр … Подробнее

Кыска яңалыклар 07.04.2017

Районнарда һәм Авылларда Мөтеравыл администрация­се башлыгы Хәсән Бәдретдинов белдерүенчә, биредә Сабиров, Юсипов урамнарына һәм Мо­лодежный поселогы юллары­на якынча 5 километр вак таш түшәргә җыеналар. Сафаҗай мәктәбенең алдын­гы укучыларының берсе Аль­бина Атауллина Волгоградта үткән хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабын­да призлы урын яулаган. Уразавыл администрация­се депутатларының чираттагы утырышында район үзәгенә кергәндә … Подробнее