Авылларда 17.02.2017

Авылларда 17.02.2017

Татарские сёла Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.

История татар мишарей.

Татары Нижегородской области или мишаре — тюркский народ, проживающий компактными группами в Припьянье.
В Нижегородском крае татары появились вместе с золотоордынским беком (князем) Секиз-Беем в 1376 году, отделившись от Золотой Орды и перешедшими на сторону московского князя.
В 16-17 веках сергачские или тогда — курмышские татары упоминаются в летописях в связи с привлечением их на военную службу.
Центр татар в Нижегородской области — село Уразовка, являющееся центром Кранооктябрьского района. Татарское население в нём составляет подавляющее большинство. Также татары проживают в Сергачском, Сеченовском, Спасском и Пильнинском районах Нижегородчины.

Кыска хәбәрләр

Районнарда һәм Авылларда



Пильна районының җирле үзидарә, администрация башлыклары һәм депутатлары 2016 елда башкарылган эшләре турында исәп-хисап тоту графигы буенча петрякслылар ал- дында җирле клубта 14 мартта, Сафаҗай халкы каршында мәдәният йортында 17 мартта чыгыш ясарлар. Ә Мочали администрациясендә бу чара үтте инде.

Сергач районында өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцевның кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Ул район администрациясенең 103 нче кабинетында урнашкан. Һәр җомга көнне 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр халыкны депутатның ярдәмчеләре кабул итәр. Алдан язылыр өчен 8 (904) 394-70-28 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Кызыл Октябрь районының татар авыллары администрацияләре “Җирле инициативалар” программасында катнашу өчен халык җыеннарында юлларны яңартырга килешкәннәр. Мәсәлән, Семочкида 5 февральдә халык җыены узган һәм анда Ленин урамындагы юлның 400 метрына 1 млн 168 мең сумлык асфальт салырга кирәк дип тапканнар. Бу турыда авыл башлыгы Равил Бәдретдинов хәбәр итте. Ә Пашат авылы башлыгы Наил Атауллин инициативасы белән биредә авыл җыены 13 февральдә булып үткән һәм җирле халык Новая урамына чыга торган тыкрыкка 300 метр озынлыкта ремонт ясарга килешкән. Бу проектның бәясе 1 млн 43 мең 858 сум тәшкил итәчәк. Суыксу белән Чүмбәлидән Юность белән Новая линия урамнарына ремонт ясау, ә Өчкүлдән Фаттахетдинов урамына яңа асфальт салу проектлары өлкә комиссиясенә юлланган.

Ыргуда янгын сүндерү ма- шинасын сафка куярга фермер Абдулхак Исхаков булышкан. Камка мәктәбе укучылары Дамир Мангушев, Азат Орлов, Лилия Рыбакова һәм Талия Насретдинова Сергачның “Лидер” ФСКсында үткән “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комлексының фестивалендә уңышлы катнашканнар.

Ә Кочко-Пожар егете Ленар Жиһаншин шул бәйгедә бөтен нормативларны үтәп, региональ этапта катнашуга лаек булган.

Каргадан өметле яшь спортчыбыз Файлә Аймалетдинова Саранскида узган шорт-трек буенча Россия беренчелегендә чираттагы җиңүгә ирешкән.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, агымдагы елда биредә үткәреләчәк сабантуйлар графигы февраль ахырында депутатлар утырышында билгеләнәчәк.

Уразавыл мәктәбе бинасына сугышчы-интернационалист Равил Хөсәинов истәлегенә беркетелгән Хәтер тактасы кар- шында митинг узган, веноклар куелган.

Андылы Рамил Мөхәммәтризаевның тәрбияләнүчесе Рушан Сәмиуллин (Зур Рбишча) Кыстауда тай боксы буенча ачык регионара чемпионатта икенче урынны алган.

село Анда,Нижегородская область,Россия

Село Анда (Анды авылы)

Сафаҗай мәктәбе укучыларыннан тупланган дүрт команда да Пильнада үткән “Лыжня России” ярышларында призлы урыннарга лаек булган.

Татар Моклокасы клубының бер бүлмәсендә булдырылачак авыл музеена электроэнергия челтәре сузганнар.

17.02.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.