Организационные вопросы (село Петряксы)

село Петряксы Нижегородская область.собрание активистов

Абдуллин Наим Абдулбярович(биография) почетный гражданин Пильнинского района, заслуженный ветеран Нижегородской области, кавалер ордена Ленина родился в селе Петряксы, в семье служащих, окончил Горьковский педагогический институт им. М. Горького и преподавал физику и математику в Петряксинской школе, затем учился в Высшей партийной школе при ЦК КПСС в г. Москве.

Работал вторым секретарем Петряксинского РК КПСС, секретарем Краснооктябрьского РК КПСС, а с 1963 года был направлен в Пильнинский район, после его избрания в 1966 году первым секретарем Пильнинского райкома партии, проработал более 15 лет.

Агымдагы атнада олуг гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен өлкәбезнең атказанган ветераны һәм газетабызның якын дусты, ә милләтебезнең күренекле шәхесе Нәим абый АБДУЛЛИН билгеләп үтте.



Без аны барча укучылары- быз исеменнән кайнар котлыйбыз һәм юбиляр турында материалны сезнең игътибарга 4 биттә тәкъдим итәбез.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров “НТА-Приволжье” информацион агентлыгы версиясе буенча, январь аенда Т.Новгородның 150 иң абруйлы шәхесләр исемлегенә 30 нчы булып кергән.

Ә бу тезмәне губернатор Валерий Шанцев әйдәп бара. Шул көннәрдә генә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча үткән регионара олимпиадада безнең укучыларыбыз бик уңышлы катнашып кайттылар.

Шушы ана теле бәйгесендәге казанышларыбыз турында киләсе атнадагы “Яшьлек” кушымта- сында укырсыз. әлеге махсус чыгарылышта, Алла боерса,

19 февральдә Камкада узачак спартакиададан да репортаж урын алыр.

Шул ук көнне Сафаҗайда, аннары 23 февральдә Петрякста,

24ендә Зур Рбишчада узачак хоккей турнирларын да игътибарсыз калдырмаска тырышырбыз.

Ә 22 февральдә Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә узачак биатлон ярышы турында күбрәк язып чыгарга ниятләнәбез.

2 мартта 11.00 сәгатьтә Петрякста булачак җирле үзидарә һәм администрация башлыкларының, авыл советы депутатларының җирле эшмәкәрләр катнашы белән I җыенында өлкә хөкүмәтенең муниципаль һәм региональ эчке сәясәт министрлыгыннан Ольга Николаевна Шумакова да катнашачак.

Ә шул ук көнне Сафаҗайда 14.00 сәгатьтә узачак III крайны өйрәнүчеләр утырышында тарих фәннәре докторы Ольга Николаевна Сенюткина чыгыш ясар.

Бу чараларга һәр теләгән кеше килә ала, шул исәптә СПК һәм КФХ җитәкчеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре, тарих укыту— чылары.

Икенче чарада Нижгар өлкәсеннән Гомумроссия крайны өйрәнүче татар форумына деле- гатлар да сайланыр. Һәм соңгысы.

Агымдагы елның II яртысына “Туган як”ка вакытыннан элек иске бәяләр белән Сергач һәм К.Октябрь районнарында язылу мөмкинлеге барын онытмагыз.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

17.02.2017
Олег ХӨСӘИНОВ.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.