Памяти Марса Мангушева (село Камкино)

Марс Мангушев село Камкино

Мангушев Марс Адельшинович(биография)воин-интернационалист,гвардии рядовой,Кавалер ордена Красной Звезды родился 28.01.1966 в селе Камкино Сергачского р-на Нижегородской области.

Работал автослесарем на автокомбинате N° 21 в г. Москва.
В Вооруженные Силы СССР призван 24 апреля 1984 года Кунцевским РВК Москвы.
В республике Афганистан с апреля 1985 года.Принимал участие в 20 боевых операциях.

21.12.1985 во время боевых действий в ущелье Хазара входил в состав разведывательного дозора. Продвигаясь по заданному маршруту, разведчики попали в засаду и вступили в бой. Огнем из личного оружия М. вывел из строя несколько мятежников, но при отходе на новый рубеж был смертельно ранен.
За мужество и самоотверженность награжден медалью «За отвагу» и орденом Красной Звезды (посмертно).

19 февральдә Сергач районы Камка авылы мәктәбе базасында моннан өч дистә еллар элек Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм Ватанны яклаучылар көне уңаеннан традицион районара спартакиада оештырылды.

Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында үткәрелүче кышкы спартакиаданы быел Сер­гач районы администрациясенең яңа гына билгеләнгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасо­ва үз контроленә алды. Района­ра булган бу ярыш узуга берничә көн кала дигәндә, Ирина Бори­совна оргкомитет утырышын уздырды. Биредә спартакиаданы югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү өчен һәр сорау җентекләп тикшерелде һәм өйрәнелде, төп максатны хәл итәр өчен аерым кешеләргә конкрет йөкләмәләр бирелде.

СПАРТАКИАДА көнне иртә белән үк Камка мәктәбе тирәсе махсус автобуслар белән тула башлады. Быел алар бигрәк күп иде, чөнки спартакиадада кат­нашырга нибары ике йөзгә якын кеше җыелды, шуларның 150се – спортчылар.



Сергач районыннан Камка, Грибан, Шөбиле, Янау, Лопатин, Печә, Мөтеравыл, Ачка авыллары спортчылары, Сер­гач балалар спорт мәктәбе, ба­лалар иҗаты үзәге һәм “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты,

Кызыл Октябрь райо­ныннан Уразавыл, Чүмбәли, Ян­давишча һәм Карга авыллары спортчылары,

Спас районы Та­тар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Боз­лау спорт яратучылары көч сы­нашты.

Спартакиаданың тантана­лы өлешендә егетләрне һәм кызларны өлкә татарлары автономиясенең башкарма ди­ректоры Рамил Салихҗанов, Сер­гач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ири­на Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженов, рус Пожары мәктәбе директоры Ирина Лазарева, Камка мәктәбе директоры Ра­фаил Әбүбәкиров, авыл адми­нистрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Марсның туганы Рафек Мангушев тәбрикләделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр.Укытучы-ветеран Дамир абый Башкуров Марсның сугышчан батырлыгы, биографи­ясе белән таныштырды.

Байрак күтәрелеп, Россия гим­ны яңгыраганнан соң, мәктәп каршындагы Марс Мангушев истәлегенә булдырылган хәтер тактасына чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң спортчылар һәм җанатарлар бәйге мәйданнары-на юнәлде.

Ярышлар волейбол, милли көрәш, шашка, шахмат, гер һәм чаңгы спорты, кул көрәше, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан төз ату һәм автоматны вакытка сүтеп җыю кебек спорт төрләре буенча оештырылды. Һәр җирдә көрәш җитди һәм кызу барды, җанатарлар күп иде.

Спартакиаданы ачып җибәргән чаңгычылар эстафетасында 7 команда старт алды. Ахырда беренче, өченче урыннарда хуҗалар, икенчедә Мөтеравыл чаңгычылары булды.

Берүк вакытта мәктәпнең спорт залында старт алган во­лейбол турнирында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде — беренчедә Камка, икенчедә Ян­давишча, өченчедә Уразавыл командалары. Бу төрдә җиңүче билгеләнгәч, Татар Моклокасы белән Камка кызлары команда­лары иптәшләрчә волейбол уй­надылар.

Теннис өстәле артында сигез команда ярышты. Беренче урын­ны хуҗалар, икенчене Ачка тен­нисчылары, өченчене Уразавыл командасы яулады.

Шашка һәм шахмат уеннары өчен аерым бер класс бирелгән иде. Шахмат яратучылар ара­сында өч призлы урын да Сер­гач балалар иҗаты үзәге ко­мандасыныкы. Шашка буенча ярышта алты команда арасын­нан беренче урынны камкалылар алды. Икенче урында Татар Мок­локасы, өченчедә Сергач коман­дасы булды.

Армспортта берничә дистә спортчы арасында камкалы Әхмәт Какушкин, ә гер күтәрүдә Камка егете Надир Мангушев җиңеп чыктылар. Автоматны сүтеп җыюда һәм төз атуда биш команда катнашты. Беренче урынны 57 очко җыеп хуҗалар яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татар Моклокасы һәм Янау командалары алды.

  • Памяти Марса Мангушева (село Камкино)
  • Памяти Марса Мангушева (село Камкино)
  • Памяти Марса Мангушева (село Камкино)
  • Памяти Марса Мангушева (село Камкино)
  • Памяти Марса Мангушева (село Камкино)

Халыкның аеруча яраткан спорт төре — милли көрәш биш үлчәмдә барды.

40 килограммга хәтле авыр­лыкта тугыз көрәшче арасыннан беренче һәм өченче урыннарны Камка егетләре Азат һәм Сабир Орловлар алды, Никита Сидельников (Сергач) икенче булды.

50 кг кадәр авырлык катего­риясендә Илнар Фәйсханов (Шөбиле) беренче, Илдар Султанов (Т.Моклокасы) икенче, Юрий Медведев (Сергач) өченче.

60 кг хәтле авырлыкта беренче урынны Грибан егете Айдар Хафизов алды, икенчедә Шөбиле егете Илһам Курамшин, өченчедә чүмбәлиле Рөстәм Аляутдинов.

70 кг кәдәр авырлыкта грибанлы Надир Какушкин беренче, Марат Сафаров (Камка) икенче булды.

80 кг кадәр авырлыкта при­злы урыннар Сергей Сапожников (Камка), Марат Сафин (Чүмбђли) һәм Фаил Аляутдинов (Шөбиле) арасында бүленде.

2017 ел кышкы спартакиаданың абсолют батыры исеменә Грибан егете Илгиз Хафизов лаек бул­ды. Егетләр белән беррәттән дистәгә якын кыз да келәмгә чык­ты бу көнне.

Әйтергә кирәк, спартакиада быел да зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Кичке сәгать бишләрдә генә спортчылар шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

22.02.2017
Румия ХАМЗИНА.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.