Шакерова Гюзяль Ген.директор ООО «Грибановское»

Шакерова Гюзяль Рифатовна

Гүзәл Шакерова барча татар авыллары арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә бердәнбер җитәкче хатын-кыз – 2002 елдан башлап, менә 15 ел инде ул туган авылы Грибан хуҗалыгын уңышлы гына җитәкли.

Бүген ООО “Грибановское” хуҗалыгы Сергач районында ныклы хуҗалыкларның берсе – меңнән артык гектар җирдә бөртекле культуралар үстереп, ярыйсы гына уңыш алалар, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр.

Хуҗалыкта дистәдән артык кеше даими эшли, тиешле хезмәт хакы вакытында түләнә. “Гүзәл ханым җитәкче ирләргә үрнәк булырдый рәис, аның хуҗалыгында һәрвакыт тәртип, үз эшенә җаваплы караучы, тырыш, кайгыртучан җитәкче”, — ди аның турында район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рушан Идрисов.



Грибан колхозын Гүзәл таркалып беткән чагында җитәкли башлый һәм бар эшне рәткә салып, аяк өстендә нык басып торучы хуҗалыкка әйләндерә.

Авырлыклар аны бер дә куркытмый, аларны ерып чыгарга һәрчак көч таба үзендә бу ханым.
Эшмәкәрлек сәләте аңа табигатьтән бирелгән күрәсең, чөнки узган гасырның туксанынчы еллар башында үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән ул үз эшен башлап җибәрә — азык-төлек ларегы ача.

Хәзер инде кибет төзеп, халыкка хезмәт күрсәтә.
Менә шундый булдыклы ханым ул.

Тормыш сынаулары да аны читләтеп үтми, берничә ел элек яраткан тормыш иптәше вафат була.
Бу кайгыны ерып чыгарга да көч таба үзендә Гүзәл.

Шакерова Гюзяль село Грибаново

Бүген аның иң олы юанычы һәм таянычы – балалары. Улы Рафек та, кызы Сылу да язмышларын шулай ук туган авыллары белән бәйләгәннәр – Рафек әнисе кул астында колхозда хезмәт итә, Сылу күбрәк кибет белән шөгыльләнә.

Икесе дә үз гаиләләрен корган инде, әбекәйләрен шатландырып ике оныгы үсеп килә Гүзәлнең.

Күптән түгел, февраль аенда ул үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Без бу батыр, булдыклы, ир-ат кебек җигелеп эшләүче ханымны юбилее һәм 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз, исеменә җисеме дигәндәй, һәрчак шун¬дый гүзәл булып калуын телибез, алдагы тормышында да аңа гел уңыш кына юлдаш булсын!

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

03.03.2017
“Туган як” газетасы редакциясе.



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.