“Җәясү” Пожарга җитте

Детский фестиваль Жыясу(Разлив)с.Кочко-Пожарки

«Җәясу» в переводе с татарского языка «Разлив» это межрайонный фестиваль детских творческих фольклорных коллективов.
Инициаторами и организаторами данного фестиваля являются редактор Сергачского телевидения, исполнительница песен на татарском языке, человек любящий и болеющий за развитие татарского фольклора Танзиля Паламарчук.

Участники фестиваля коллективы из Сергачского, Спасского, Краснооктябрьского и Пильнинского районов,подробнее
детский фестиваль Разлив(Җәясү)

“Кадерле газета укучыларыбыз, аеруча Сергач белән К.Октябрь районнарында яшәүче милләт-тәшләребез, агымдагы елның икенче яртысына вакытыннан алда “Туган як”ка язылу кампани​ясе тәмамлануга санаулы көннәр генә калып бара.

Димәк, ашыгы​гыз, чөнки газета-журналларга төп подписка кампаниясе баш​лангач, периодик басма матбу​гатка язылу бәяләренең артып куюы бик ихтимал.



Монысын да исегезгә төшерәбез, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе “Ми​нем Ватаным” мәдәни-агарту чарасы кысаларында “Минем шәҗәрәм”, “Минем авылым”, “Ми​нем әнием” һәм “Тукай әкиятләре” темалары буенча иҗади конкурс​лар игълан иткән иде.

Безнең татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган Тәнзилә Паламарчук җитәкчелегендәге “Җәясу” балалар фольклоры фе​стивале “Туган як” газетасы белән берлектә быел 21 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортын​да уздырылачак.

Алла боерса, бу фестивальгә Мөтеравылдан булган талантлы яшь җырчыбыз, мәскәүле Ринат Закеров та килеп чыгачак. Һәрхәлдә, ул безнең чакыруны кабул итте һәм җырлап китәргә дә ышандырды. Ә фестивальнең положениесе мәктәпләргә һәм балалар бак​чаларына юлланды инде, киләсе санда без дә бастырып чыгар​быз.




К.Октябрь районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова һәм Хөсәин Аймалетдинов, Пильна райо​ныннан Мирзахләм Абдулганиев һәм Әлфия Аймалетдинова шул көннәрдә Казанда барган берен​че Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр съездында катна​шалар.

Ә Мәскәүдән бу съезд​га делегат булып милләттәш-якташыбыз Мансур ага Хакимов барды.

Камка һәм Уразавыл мәктәпләренең татар теле укыту​чылары Гөлнур Мангушева белән Мәрзия Харрасова да «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашу өчен кичә Казанга киттеләр.

Өлкә губернаторы Валерий Шанцев төзелеш министры ва​зифаларыннан Антон Аверинны, ЖКХ һәм энергетик министрлы​гыннан Александр Байерны, соци​аль сәясәт министры вазифала​рыннан Дмитрий Сватковскийны азат итте.

Әйтергә кирәк, соци​аль сәясәт министрлыгына яңа җитәкче итеп Андрей Гнеушев билгеләнде инде.

Губернаторның пресс-сәркатибе Роман Скудня​ков хәбәр иткәнчә, яңа министр Андрей Николаевич үз вазифа​ларына 22 марттан керешкән. Ул Горький шәһәрендә 1979 елның 24 январендә туган.

Юридик һәм финанс белгечлеге буенча югары белеме бар. Хезмәт юлын 2003 елда Россиянең Т.Новгород өлкәсе буенча федераль салым полициясе идарәсендә башла​ган.

22 мартта өлкә хөкүмәте түрәләре һәм Законнар чыга​ру җыены вәкилләре Сергачта төбәгебезнең көньяк-көнчыгыш районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән очрашты​лар, урыннарда авыл хуҗалыгы тармагын үстерү турында сөйләштеләр. Бу турыда, Алла кушса, киләсе саныбызда тулы​рак язып чыгарбыз.

24.03.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.