Агымдагы атна башы белән Санкт-Петербург метросында булган теракт нәтиҗәсендә уннан артык һәлак булучыларның һәм алтмышка якын зыян күрүчеләрнең якыннары кичер-гән тирән кайгыларын уртаклашабыз. Бу фаҗига күпләрнең күңелләрен тетрәндерде һәм шомлы уй-кичерешләргә этәрде.
Бөтендөнья татар конгрес-сының башкарма комитеты Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы, Республиканың югары уку йортлары ректорлары Советы белән берлектә Россия регионнарында яшәүче татар яшьләрен Татарстан Республикасының югары уку йортларына укырга керергә чакыра.
Абитуриентларны алдан теркәү tatar-congress.org сайтында алып барылыр. Ә максатлы (целевое) керү исемлегенә эләгер өчен, түбәндәге документларны юллау мәҗбүри:
— мәктәпне тәмамлаучының паспорт күчермәсе;
— әтисенең яки әнисенең паспорт күчермәсе;
— белгечкә заказ бирүче дәүләт оешмасы (мәктәп, муниципалитет һ.б.) белән университет арасында кул куелган ике максатлы кабул итү килешүе;
— дәүләт оешмасы һәм абитуриент арасында кул куелган ике максатлы кабул итү килешүенең күчермәсе;
— персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Татарстанның югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр шулай ук 20 апрельгә кадәр заявкаларын һәм документларын rnkatno@mail.ru эл. почтасына да юллый ала. Ә өстәмә белешмәләр өчен телефон: 8(831) 216 36 14.
Кече рбишчаның “Аджа авыл” төркеме 7 майда туган авылларында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырачак. Аның программасында “Үлемсез полк” һәм «Георгий тасмасы» маршы, тантаналы митинг, велопробег, «Солдат боткасы» һәм концерт булыр.
Ә Ишавыл мәчетенең 150 еллык юбилеен 7 июльдә — авыл сабан туе көнендә бәйрәм итәчәкләр.

үзенең яшькельт-кара төсле “Шевроле Нива” (В008АВ 152) автомобиле белән юкка чыккан. Аны авыл халкы да, полиция хезмәткәрләре дә мәш килеп эзлиләр. Югалган көнне ул спортлы баш киемендә, якты кайтарткыч элементлы җылы курткадан, джинсага охшатып эшләнгән чалбарлы типтагы трикодан һәм галошлы киез итектән була. Бу кеше турында берәр нәрсә белсәгез, полициягә яки 8 920 016 30 08, 8 915 954 05 79 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итегез.
Шул көннәрдә генә безнең редакциягә өлкә Диния нәзарәтенең Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов кереп чыкты. Ул Ольга Сенюткина һәм үзенең авторлыгында яңа гына дөнья күргән «Андреевка-Метравыл» исемле китабын бүләк итеп калдырды. Аның презентациясен Уразадан соң Мөтеравылда зурлап үткәрергә планлаштыра Мөнир хәзрәт.
07.04.2017
Олег ӘНДӘРҖӘНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)