По следам сказок Г.Тукая

Нижегородский областной конкурс возвращение к истокам

«По следам сказок Г.Тукая»

Конкурс детских рисунков по произведениям Габдуллы Тукая «По следам сказок Г.Тукая»-всем кто любит татарскую народную культуру,историю и национальные традиции.

«По следам сказок Г.Тукая» проводится в рамках мероприятий, посвященных 134-летию со Дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая.

Әле ел башында өлкә татарларының милли-мәдәни автоно​миясе өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь районының “Сельские вести” газетала​ры белән берлектә “Нигеземә кайтып барам” дип аталган зур проект игълан иткән иде. Проект кысаларында берничә номинация буенча кон​курслар оештырылды.

Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре, “Минем туган авылым” темасы​на иншалар, шигырьләр һәм презентацияләр, “Минем ярат​кан әнием” темасына рәсемнәр, иншалар һәм кул эшләре, “Ми​нем шәҗәрәм” конкурсларында 200дән артык кеше катнашты, шуларның күбесе балалар булды, әлбәттә, олылар да, коллективлар да бар иде. Кайберләре берничә номинациядә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте.

Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбеннән Кари​на Закирова, Татар Моклокасы мәктәбе укучысы, бозлаулы Эль​вина Талипова, чыгышы белән Сафаҗайдан булган, Татарстанда гомер итүче якташыбыз Әлфия ханым Гыймадиева берничәшәр номинациядә катнаштылар.



Иң күп эшләрне Татар Моклокасы мәктәбе тәкъдим итте, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишча, Камка мәктәпләре зур активлык күрсәтте. Тулаем алганда, проектның гео​графиясе киң булды – Түбән Нов​городтан алып һәр татар авылына кадәр. Мәктәпләр, бакчалар, рус мәктәпләрендә укучы татар ба​лалары, аерым кешеләр – кем дә якта калмады, бик күп иҗади шәхесләрдә кызыксыну тудырды бу бәйге. Әлбәттә, мондый ак​тивлык шатландыра, димәк, теле​без, мәдәниятебез югалмый, әби-бабайлар онытылмый.

18 май көнне Уразавыл мәдәният йортында шушы зур проектны йомгаклау буенча зур мәдәни чара булып үтте. Аны югарыда әйтеп үткән оеш​тыручылар өлкә һәм районара “Ак калфак” оешмалары белән берлектә уздырдылар.
Залда бар​лык эшләрнең күргәзмәсе оешты​рылган иде. Тантанага проектта катнашучыларның күбесе, шулай ук кайбер мәктәпләрдән иҗади коллективлар килде.
Бәйрәмне автономиянең башкарма директо​ры урынбасары Илдус Абдуллин алып барды. Иң башта ул “Туган тел”не белүче барлык укучыларны сәхнәгә чакырды һәм алар шушы татарларның гимнын башкар​ды. Зал да аягүрә басып кушыл​ды, ә башлап Карина Закирова җырлады.

Пашат балалар бакчасы-башлангыч мәктәпнең “Шатыр-ботыр” фольклор төркеме Тукайга багышланган бик матур музыкаль композиция башкарды. Аннары халыкны бу иҗат бәйрәме белән Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Илья​сов, район администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова, “Сель​ские вести” газетасы редакторы Рауф Ваһапов, “Туган як” газета​сы хезмәткәре Наилә Жиһаншина сәламләделәр һәм һәрбересе бу бәйгенең мөһимлеген билгеләп, катнашучыларга, оештыручылар​га рәхмәтләрен белдерделәр.

Кичә бүләкләүләр һәм иҗади чыгышлардан торды. Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм при​злы урыннар яулаучылар Диплом​нар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны “Туган як”, “Сельские вести” редакцияләре һәм автономия вәкилләреннән торган жюри алдан билгеләгән иде.

Шулай ук барлык җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Минем туган авылым” номинациясендә катнашучылар арасыннан алты кеше “Туган як”, ике кеше “Сель​ские вести” газеталарына ярты ел​лык подписка белән бүләкләнде.

Һәр номинация буенча бүләкләүдән соң иҗади чыгыш​лар булды. Камка, Татар Мокло​касы, Зур һәм Кече рбишча, Ян​давишча һ.б. мәктәп укучылары җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аеруча Петрякс урта мәктәбен билгеләп үтәргә кирәк. Алар берничә но​мер әзерләгән иде, күптән түгел тектергән яңа милли костюмнары гына да күз явын алырлык, юга​ры профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән һәрбер номерлары кайнар алкышларга күмелде.

Бу чара бик зур булганлыктан, бераз аңлашылмаучанлыклар, хаталар да килеп чык​ты – кемнәргәдер Дипломнар, бүләкләр җитмәде, үпкәләүчеләр дә булгандыр. “Борчылмагыз, ба​рысы да төзәтелер, соңарып бул​са да, бүләкләр ияләренә тапшы​рылыр”, — дип ышандырды Илдус Ханяфиевич.

Возвращение к истокам конкурс нижегородская область

Барлык катнашучыларга, оеш​тыручыларга, аеруча өлкә татар​лары автономиясенә кабат зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алда да шулай милли мәнфәгатьләребезне кайгыртып, бергәләп эшләргә язсын.

26.05.2017
Наилә ТАҺИРОВА.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.