Табигать кочагында «пикник» (с.Татарское Маклаково)

Отдых на живописном озере

Наступили долгожданные летние каникулы.

После праздника, мы с учениками пятого, шестого и седьмого классов школы и классными руководителями отправились на пикник на природу.

Для отдыха мы выбрали красивое живописное озеро.Тут было все вкусный шашлык,настоящий самовар с горячим чаем.
Немного поужинав, мы вместе ловили рыбу, играли в подвижные игры, пели красивые песни, танцевали, словом, веселились.

Это был незабываемый веселый «пикник»

село Татарское Маклаково пикник

Тагын бер уку елы арт​та калды. Һәр бала сагы​нып көткән өч айлык җәйге каникуллар җитте.



Соңгы кыңгырау бәйрәмен-нән соң без, мәктәпнең бишенче, алтынчы һәм җиденче класс укучылары, класс җитәкчеләребез белән табигать кочагына пикникка бардык.

Ял итү өчен туган ягыбызның киң урманы янын​дагы матур күлебез буен сай​ладык.

Автобус белән бирегә килеп төшүебез генә булды, борыннарга кызган шашлык исе килеп бәрелде,

яктарак самавыр җырлап утыра иде.

Табын корып, безне әтием белән әнием каршы алды​лар. Тәмле кызган ит ашап, кайнар чәй эчеп, мәктәп тормышыннан булган кызык-мызыкларны искә төшердек.

Бераз тамакны туйдырган​нан соң, бергәләшеп балык тоттык, төрле хәрәкәтле уен​нар уйнадык, матур җырлар җырладык, биедек, кыскача әйткәндә, рәхәтләнеп күңел ачтык.

Ә инде бүгенгесе көн хәтеребездә озаграк саклан​сын дип, истәлеккә фотога да төштек.

Уку елы тәмамлану тара​фыннан безгә шушындый бүләкләре өчен өч класс укучылары исеменнән бар​ча әти-әниләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерә-себез килә.

Аеруча әтием Наилгә тәмле шашлык әзерләгәне һәм әнием Рәйсәгә безнең белән булганы өчен аерым рәхмәт.

Бу һәркайсыбыз өчен дә онытылмаслык күңелле “пик​ник” иде. Әйтерсең лә сайлап алынгандай, көне дә кояшлы, җылы булды.

село Татарское Маклаково,Нижегородская область

Село Татарское Маклаково фото и видео

09.06.2017
Марат ХАБИБУЛЛИН,
6 класс.
Татар Моклокасы.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.