Меджлис в ресторане «Русь» (Сергач)

Ресторан Русь город Сергач меджлис

Татарский меджлис в ресторане Русь

Впервые в истории Сергача и городского ресторана «Русь» был проведен ифтар.
Организаторами и хозяевами данного благотворительного ифтара вышли руководители передовых сельскохозяйственных предприятий Сергачского района и предприниматели. На этом ифтар-меджлисе многочисленные гости дружно приветствовали друг друга, желали каждому здоровья и божью благодать, особенно организаторам.

«Русь»та татар мәҗлесе.

Сергачның үзәгендә урнашкан “Русь” ресторанында шушы районның алдынгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Харис Хакимов (З.Рбишча) белән Фаил Арифуллин (Шөбиле) һәм уңышлы шәхси эшмәкәр Ирфан Шаипов (К.-Пожар) эшлекле дуслары өчен бәйрәм табыны кордылар, ифтар мәҗлесе уздырдылар.

Әйтергә кирәк, нәкъ хуҗалар үзләре куна​кларга чәй ясап, аш салып ихластан сый-хөрмәт күрсәттеләр. Бу дини мәҗлес ресторан тарихында гына түгел, ә Сергач күләмендә беренче тапкыр уздырылды һәм әлеге иге​лекле гамәлнең дәвамы булыр дип ышанасы килә.

Ресторан ишегалдында иф​тар хуҗалары Харис Мигъдәт улы, Фаил Харис улы һәм Ирфан Таһир улы 30лап җыелган кунакның бары​сын да ислам сәламнәре белән кар​шы алдылар, мәҗлес бүлмәсенә кадәр озатып бардылар, килә бар​ган дусларын үзара таныштырып тордылар.



Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда Үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки шушы бер ай эчендә кечкенә генә изге гамәлнең дә әҗере зур була.

Шуңа күрә ураза вакытын​да безнең Нижгар татарлары да күбрәк изгелек кылып калыр​га тырыша, ә ифтар уздыру шул игелекләрнең нәкъ алтын урта​сында тора.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшләрен ифтар мәҗлесенә чакырып сый-хөрмәт күрсәтсә, ул шушы кардәшенең савабын алачак, ләкин шул ук ва​кытта теге дин кардәшенең дә са​вабы кимемәячәк”, — дигән.

Димәк, никадәр күбрәк кеше ифтарга чакырасың, шулкадәр күбрәк са​вап та аласың. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бары хикмәтле изге Рамазан аена гына хас. Нәкъ шул турыда сөйләде әлеге ифтарның хөрмәтле кунагы, К.Октябрь райо​ны мөхтәсибе, Абдулхамит Саде​ков исемендәге Зур Рбишча мәчете имамы Харис хәзрәт Исмаилов үз вәгазендә.

Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң ка​дерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи як​тан чистарыну, белмичә кылган гөнаһлардан арыну, мохтаҗларның хәленә керешеп, аларга ярдәм кылу ае.

Ә Ләйләт әл-кадр кичәсе, ягъни бу айда Коръән аятъләре иңдерелгәнгә күрә, Рамазан бөтен ислам дөньясы өчен иң кадерле айларның берсе. Бу айда ураза тоту, тыелганнардан тыелып тору кыен түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә бу өлкәдә Үзе ярдәмгә килә: тәмуг ишекләрен ябып, шайтаннарны бо​гаулап куя, изге гамәл кылырга ко​мачаулаучылардан азат итә.

Мәрхәмәтле дин кардәшләребез тарафыннан корылган әлеге иф​тарга килүчеләргә барысына да рәхмәтлемен, чөнки табын кунак белән күркәм, ә хуҗаларына Раб​быбыз әҗерен 700ләп арттырып бирәчәк.
Киләсе Кадер кичәсен дә, Ураза бәйрәмен дә шулай бергәләп матур гына каршылыйк, Гает намазларына күмәк басыйк, мәчетләребезнең хәлләрен беле​шеп торыйк, — дип сөйләде Харис хәзрәт.

Аннары ул изге Коръәннән сүрәләр укыды, ә Рушан хәзрәт Мөхәммәтҗанов тиешле догасын кылып, аларны багышлады.
Шун​нан кунаклар хәләл ризыклардан гына мул итеп корылган табын артында авыз ачтылар, чәй эчеп, ярыйсы гына сыйландылар.

татарский меджлис в ресторане Русь
Печәдән килгән Сабир Магҗанов, Мочалидан Надир Вахитов, Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Шөбиледән Мөхтәр Хайретдинов, Уразавылдан Илдар Садретдинов, милли районда киң җәмәгатьчелек һәм хәйрия эшләре белән танылган Халит белән Равил Садековлар (З.Рбишча белән Се​мочки) һәм башкалар да кунак иткән дусларына чын күңелләреннән рәхмәтләрен белдерделәр.

Ә бәйрәм сәбәпчеләре, үз чиратла​рында, кунакларны, шул исәптә бар​ча якташ-милләттәшләрне киләчәк Ураза гаете белән тәбрикләделәр, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, ә кәсепләрендә табыш күреп эш итүләрен теләделәр.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.