Кыска яңалыклар 04.09.2017

новости газета туган як

Праздник в Пильнинском районе.

День Пильнинского района

Почетными дипломами губернатора Нижегородской области за многолетний, плодотворный труд, вклад в социально-экономическое развитие Пильнинского района награждены:
Рафек Гафарович Хасянов– председатель СПК «Петряксинский».
Звание Почетный ветеран Пильнинского района присвоено Анвяру Абдулбяровичу Саберову — капитану 2 ранга, председателю комитета ветеранов военной службы — за патриотическое воспитание молодого поколения.
Глава МСУ Пильнинского района В.И. Козлов и глава администрации района С.А. Бочканов желали Пильнинской земле процветания и благополучия и благодарили жителей за самоотверженный труд.

Районнарда һәм Авылларда

Мәктәп тормышы

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин белдерүенчә, биредә федераль стандартларга туры китереп яңа уку елына интерактив такталар, компьютер техникасы, китаплар һәм спорт инвентаре кайгыртылган. Укыту программасына 11 нче класста астрономия фәне кертелгән. Мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Нәсимә Садретдиновага, Ләйлә Алеевага һәм Зөлфия Әхмәтҗановага Россиянең мәгариф һәм фәнни министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.



Пильна бәйрәме

Пильнада 26 август көнне узган район көнендә губернатор Валерий Шанцевның Хөрмәтле дипломы белән Петрякс СПКсы рәисе Рафек Хәсәнов бүләкләнгән. Ә районның «Хөрмәтле ветераны» исеме отставкада булган 2 ранг капитаны Әнвәр Сабировка бирелгән. Якташларын тәбрикләргә танылган спортчы Розалия Насретдинова да килгән. Сафаҗай, Петрякс, Мочали авыллары делегацияләре дә бәйрәм чараларында актив катнашкан, милли күргәзмә һәм кухня тәкъдим иткән, сәхнәдә чыгыш ясаган.

Юбилярлар

Спас районы Татар Моклокасында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Фатыйма Сөләйманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Олуг гомер бәйрәме белән аны район администрациясе вәкиле Елена Максимова, авыл главасы Салех Щегалев һәм социаль хезмәткәр Наилә Кинзябаева тәбрикләгәннәр, Президентның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырганнар. Фатыйма апа 11 бала үстергән һәм шул казанышы өчен “Герой-ана” билгесе белән бүләкләнгән. Хәзер аның 20дән артык оныгы һәм оныкчыклары да бар. Шулай ук соңгы атналарда тагын ике хөрмәтле ханым 90 яшьләрен тутырган — Яндавишчада яшәүче Әсьма апа Айсина һәм Уразавылда яшәүче Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины Адилә апа Әхмәтбаева.

село Татарское Маклаково
Шөбиле клубында “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы кысала- рында ремонт эшләре актив бара — түбәне тулаем алыштырганнар, тәрәзә рамнарын буя- ганнар һәм ватык пыялалар урынына яңаларын куйганнар.

Ә Сафаҗайда шул программа ярдәме белән мәдәният йорты түбәсен яңартканнар.

Яндавишча мәдәният йортында Россия Флагы көненә багышлап балалар өчен викторина һәм дискотека оештырганнар.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, мәскәүле авылдашлары Рәйсә Мөхәммәдиярова икенче мәчеткә электрогенератор, косилка, бензопила һәм кабер казыр өчен вата торган чүкеч (отбойный молоток) бүләк иткән. Али Үмәрович Рәйсә ханыма авылдашлары исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерә.

Уразавыл балалар спорт мәктәбе директоры итеп Хайдәр Әндәрҗанов билгеләнгән.

04.09.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.