Бизнес-форум

Первая полоса газеты Туган як

Бизнес-форум

Деловые партнеры Татарстана бизнес-форум для укрепления межрегиональных торгово-экономических связей,участники 150 крупных татарских предпринимателей из 37 регионов России и стран ближнего и дальнего зарубежья.

Форум «Деловые партнеры» проходит в Казани с 2004 года в целях консолидации и координации деятельности татарских предпринимателей регионов Российской Федерации и стран зарубежья.

По инициативе исполкома всемирного конгресса татар и бизнесменов-татар России и стран зарубежья была создана всемирная ассоциация содействия татарским предпринимателям, одним из основных направлений которой стало совершенствование партнерской деятельности государственных, общественных структур и бизнес-сообществ регионов РФ и стран зарубежья.

Агымдагы атна уртасында казанда (28-30 ноябрь) Бөтендөнья татар конгрессының Россия һәм чит илләрдә эшләп килгән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Татарстан хөкүмәте түрәләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашы белән киңәйтелгән еллык утырышы булып үтте.



Безнең өлкәдән бу чарада РНКАТНО, “Туган як” һәм “Ак калфак” оешмалары вәкилләре катнашты.
Шулай ук мәркәзебез Казанда 30 ноябрь — 2 декабрь көннәрендә “Татарстанның эшлекле иптәшләре” форумы эшләде.
Аның төп өлеше быел Татарстанның аерым экономик зонасы булган “Алабуга” базасында узды. россия регионнарыннан, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган эре татар эшмәкәрләре форумына безнең өлкәдән дә баручылар булды.

30 ноябрьдә Т.новгородның “кулибин” отель-паркында өлкә мәдәният министрлыгы Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты һәм Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге белән берлектә ике регион арасында туристик мөнәсәбәтләрне ныгыту турын-да эшлекле сөйләшүгә корылган зур чара оештырды.

“Бу очрашуда 50дән артык кеше катнашты. Сүз, нигездә, бу ике россия субъектында туристик индустрияне җәелдерү һәм туристларны җәлеп итү турында барды”, — дип белдерде Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов.

Сергач районының халыкны социаль яклау идарәсе хәбәр иткәнчә, 5 декабрьдә 11 сәгатьтә район мәдәният йортында “Инвалидлар декадасы” кысаларында зур концерт булачак, өлкә социаль сәясәт министрлыгы инвалидлар өчен игълан иткән “Уңышка юл” конкурсына шунда йомгак та ясалыр.

Үзенең лаеклы бүләген бу бәйрәм чарасында Янау интернатында тәрбияләнүче милләттәшебез Гөлнур Люкманова да алачак.
Уразавыл администрациясе район үзәгендәге ял паркын төзекләндергән, ә бөек җырчыларыбызның һәйкәлләре хәзер караңгы төштә дә балкып тора.

Ерактагы якын дустыбыз Мансур ага Хакимов, әйткәнебезчә, “Туган як”ның тиражын саклап калу нияте белән өч подпискага акча җибәргән иде.
Редколлегия белән киңәшкәннән соң, без бу суммага иң өлкән укучыларыбызга – Ишавылдан Садек ага Магҗановка, Сергачтан наилә Абдуллинага һәм Первомайск районыннан Былбыл Исмятова-га “Туган як”ка подписка бүләк иттек.

Газета Туган як. Сергач
Мансур аганың бу игелекле гамәле Алла каршында һәм башкаларга гыйбрәтле үрнәк булыр дип ышанабыз. ни әйтсәң дә, хәлле милләттәшләребез аз түгел, ә шул ук вакытта тиенне-тиенгә сугып яшәүчеләр дә байтак.

Шул уңайдан исегезгә төшерәбез: бүгеннән башлап алдагы ункөнлектә “Туган як”ка 15% ташлама белән язылырга мөмкин. Ә без 5 декабрьдә Шөбилегә барып чыгачакбыз.

01.12.2017
Олег ӘНДӘРҖаНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.