Кыска яңалыклар 08.12.2017

Новости в районах и татарских сёлах Нижегородской области

Награждения

Заместитель главы администрации Спасского муниципального района, начальник управления образования: Зайцева Ирина Николаевна наградила благодарственными письмами матерей выпускников, окончивших школу с медалью в прошлом учебном году.
Торжественном мероприятие посвященное ко дню Матери прошло в Спасском районном Доме культуры.

РАЙОННАРДА

Бүләкләгәннәр

Спас район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан оештырылган тантанада район башлыгы урынбасары Ирина Зайцева үткән уку елында мәктәпне медальгә тәмамлаган укучыларның әниләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән. Татар Моклокасыннан аңа Рәхимә Сиафетдинова, Зөһрә Хөсәинова, Рәйсә Якупова һәм Зөһрә Шакирова лаек булганнар.

Шахмат уйнаганнар

Кызыл Октябрь районында шахмат буенча чемпионат булып үткән. Беренче урынны Әхмәт Мөхәммәтҗанов (Чүмбәли), икенчене Эмир Айнетдинов (Уразавыл) яулаганнар, өченчене район үзәге шахматчылары Ханәфи Абдуллин белән Илдар Абдрахманов бүлешкәннәр. Җиңүчеләрне районның шахмат һәм шашка федерациясе президенты Таһир Юсипов бүләкләгән.



Шикәр кайнаталар

Сергач шикәр заводы кагатларына 5 декабрь иртәсенә 225,116 мең тонна чөгендер китерелгән, аның 184,950 меңе эшкәртелгән һәм 24,559 мең тонна шикәр комы житештерелгән. Үткән ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр бераз югырырак, димәк, татлы тамыр быел яхшы уңган.

АВЫЛЛАРДА

Красный Островтан Венера Зәйнетдинова һәм Хасәнә Махмутова Әниләр көне уңаеннан Сечен районы администрациясе тарафыннан Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

Сафаҗайда Фәезханов ура-мында йорт янган, үлем-китем юк.

Печә китапханәсендә Әниләр көненә багышлап, балалар өчен конкурслар, уеннар оештырганнар.

Грибан клубында бу бөек исемне йөртүче ике дистәгә якын хатын-кызны чәй табыны артында сыйлаганнар һәм директор Камил Шәймәрдәнов баяны астына алар җырлап күңел ачканнар.

Яңа мочали һәм Сафаҗай администрацияләре башлыклары Рафаэль Айнуллин белән Фәрит Каюмов “Бердәм Россия” партиясенең гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында авылдашлары белән очрашканнар.

Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов белдерүенчә, иске мәчет мәхәлләсе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасы кысаларында футбол кыры булдыру проектының халыкка туры килгән чыгымна-рын капларга булышкан.

Кече Рбишча егете Эмиль Незаметдинов Мәскәүдә үткән милли көрәш төрләре фестивалендә кавказ һәм татар көрәшләре ярышларында үз авырлыгында беренче урыннарны яулаган.

Сафаҗай мәктәбенең 2-4 класс укучылары Әниләр көне уңаеннан әбекәйләрен чакырып, алар хөрмәтенә концерт куйганнар, презентация күрсәткәннәр.

Актук хуҗалыгы рәисе Ваиз Билялов тырышлыгы белән

Уразавылның әйләнеш юлында урнашкан күлне чистартканнар. Киләсе елга авыл администрациясе аның тирә-ягын төзекләндереп, биредә ял итү урыны булдырырга планлаштыра.

Петрякс мәктәбе укучылары “Дети России” Бөтенроссия профилактик акциясендә катнашканнар.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Ишавыл юлларын быел кардан “Байрам” хуҗалыгы техникасы чистартыр.

село Базлово.Нижегородская область

Яндавишча командасы Сергач районының волейбол буенча ачык чемпионатында катнаша.

08.12.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.