Әниләр хөрмәтенә -әдәби кичә

село Чембилей поэтический вечер

Матур бизәгән, бай табын корган китапханәбезгә Әниләр бәйрәме уңаеннан күп балалы ханымнарны “Экология һәм

сәламәтлек” клубы әгъзалары белән бергә җыйдык, алар хөрмәтенә әдәби кичә оештырдык,

бәйрәм тарихы белән таныш-тырдык, әниләребезгә багышланган презентация күрсәттек.

Клуб директоры Алсу Салахетдинова да бу бөек исемне йөрткән хатын-кызларыбызны тәбрикләде һәм шуңа багышлап бер җыр җырлады.

Хөрмәтле кунакларыбыз төрле интеллектуаль конкурсларда актив катнаштылар,

татар һәм рус телләрендә җырлар һәм шигырьләр башкардылар.

Форсаттан файдаланып, яраткан газетабыз аша тагын бер тапкыр газиз кешеләребезне бәйрәм белән ихластан тәбриклим,

барчасына сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек, эшләрендә уңышлар телим.

Юл уңаеннан, Туган як” редакциясе коллективын да газетаның чираттагы туган көне белән тәбрик итәм.

Менә 27 ел инде милли өлкә басмабыз безне үз телебездә төрледән-төрле яңалыклар, вакыйгалар белән таныштырып килә, сөендереп тора.

Тагын күп еллар шулай туган телебездә “Туган як”ны укырга Ходай язсын иде.

08.12.2017
Гөлнара ФАТЕХОВА.
Чүмбәли китапханәчесе

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (6 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 214 просмотров