Кыска яңалыклар 28.12.2017

Все новости в татарских селах Нижегородской области

Новогоднее представление “Голубой огонек”

В ДК села Кочко-Пожарки впервые пройдет большое мероприятие,новогоднее представление “Голубой огонек”.
Для гостей и зрителей коллективом детского сада,родителями и детьми подготовлены различные конкурсы и викторины,
концерт,пародии на популярных артистов русской и татарской эстрады.

Кочко-Пожарда «Голубой огонек»

Cергач районы Кочко-Пожар мәдәният йортында 30 декабрьдә “Голубой огонек” дип аталган Яңа ел тамашасы узачак.
Аны балалар бакчасы коллективы, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре әзерли. Кичәгә керү түләүле, билетлар төрле төсләрдә булыр.
Аларны сатып алучылар төсләренә карата аерым өстәлләргә утырырлар һәм команда булып, төрле конкурсларда ярышырлар.
Тәнәфес вакытларында рус һәм татар эстрадасының популяр артистларына пародияләр куелыр.
Тамаша 18.00 сәгатьтә башланыр. Билет бәясе 100 сум.

Сафаҗайда “Багдад кунаклары”



Пильна районы Сафаҗай мәдәният йорты үзешчәннәре авылдашларына Яңа ел тамашасы буларак “Сафаҗай-Багдад” мюзиклының дәвамын күрсәтер. Аның беренче өлешендә сюжет буенча Кыш бабай һәм Кар кызы төрле урыннарда булып, бәйрәмнәрдә катнашалар, шул исәптә Багдадта да. Икенче өлешендә, киресенчә, Багдадтан кунаклар Сафаҗайга кайта һәм алар белән төрле кызыклы вакыйгалар килеп чыга. Мюзикл 31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә башланыр.

Спаста “Ел кешесе”

Cпас районында елның соңгы көннәрендә традицион “ел кешесе” конкурсына йомгак ясалды. Район администрациясе комиссиясе ике дистәдән артык номинациядә иң яхшыларны билгеләгән. “Ветеран” һәм “Кече ватаны үсешенә керткән өлеш” номинацияләрендә Бозлауның ветераннар оешмасы рәисе Фагилә ханым Исхакова һәм чыгышы белән Татар Моклокасыннан булган ООО “Волго-вятская химическая компания” директоры Җәмил Шәмил улы Реймов җиңүчеләр булып табылган.

Яндавишчада «Балмаскарад»

Кызыл Октябрь районы Яндавишча клубының җылыту системасы ремонтлаганнан соң, мәдәни учак яңадан гөрләп эшли башлаган. Россия Конституциясе көне һәм 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлап, авыл студентлары һәм балалар өчен инфор-мацион сәгать, викториналар һәм спорт уеннары оештырылган.

Татарские села Нижегородских татар
Бәйрәм чаралары 2018

31 декабрь кичәсендә төрле уеннар, лотереяләр үткәрелер, җирле үзешчәннәр концерт куяр, шулай ук никахлашкан парларны һәм яңа гына бала тапкан әниләрне бүләкләрләр.

Красный Островта 3 январь, Шөбилебелән Грибанда 4ендә һәм Мөтеравыл белән Тукайда 5 январьда Нияз Җәләлов концертлары булыр.
Грибандагы концерттан соң дискотекага керү бәясе 100 сум.

Кече Рбишчаның «Адҗа авыл» төркеме активисты Ансар Насибуллинның 50 яшьлек юбилеена багышлап, 3 январьда җирле мәктәп спорт залында мини-футбол буенча яшьләр арасында авыл чемпионаты үтәчәк, ә спортчы ветераннар үзара волейбол турнирында ярышачак.

Бозлау мәдәният йортында Вил Усманов Рангы буе татарлары өчен 6 январьда зур концерт бирәчәк.

28.12.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.