Зимний вид спорта в Нижегородской области

Хоккей биатлон в Нижегородской области

Зимние виды спорта( катания на лыжах, коньках и санях)

Для тех, кто увлекается и занимается зимними видами спорта, погода наконец подарила благоприятные условия.
Горные лыжи — спуск с покрытых снегом склонов на специальных лыжах.

Лыжный спорт — один из самых популярных видов во всём мире, включающий в себя различные направления и стили.
Некоторые из них входят в программу зимних Олимпийских игр.

Лыжня России
– самое массовое спортивное мероприятие в России, участниками которого могут стать не только спортсмены-профессионалы, но и любители. С 1982 года, на протяжении вот уже 40 лет, на старт по всей стране выходят сотни тысяч единомышленников, кто неравнодушен к лыжам, здоровому и активному отдыху.

Хоккей с шайбой — командная спортивная игра на льду, заключающаяся в противоборстве двух команд на коньках,

Биатлон — зимний олимпийский вид спорта, сочетающий лыжные гонки со стрельбой из винтовки.
Фигурное катание – конькобежный вид спорта. Основная идея заключается в передвижении спортсмена или пары спортсменов на коньках по льду с переменами направления скольжения и выполнении дополнительных элементов (вращений, прыжков, комбинаций) под музыку.

Хоккей килә, биатлон көтә.



Кышкы спорт төрләре белән мавыгучылар һәм шөгыльләнүчеләр өчен һава торышы, ниһаять, уңай шартлар бүләк итте. Хоккей тартмалары булган авылларда боз коелды һәм шартаяклар чалыштыру тавы- шы, тимераяклар шыгырдавы ул төшләрдән һаман ешрак ишетелә тора.

Чаңгыга басучы- лар да күренә башлады, чөнки алда “Чаңгы эзе – 2018” Го- мумроссия масса-күләм спорт чарасы көтеп тора.
Сергачта, мәсәлән, бу халыкчан акция 11 февральгә билгеләнгән. Ә чаңгыда тиз йөгерүчеләрне һәм төз атучыларны 22 февральдә К.Октябрь районы җыячак.
Бу көнне Чүмбәлинең Кыр күлендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә IV районара биатлон ярышы узачак.

Бу хакта тулырак мәгълүматны 8-904-784-95-59 һәм 8(83194) 2-14-07 телефон номерлары аша алырга мөмкин.

Хоккейга килгәндә, беренче турнир 3 февральдә Кочко- Пожарда үтәр.
Ул фани дөньядан яшьли киткән авылдашлары Рафаил Багаутдиновка багышланачак.
10 февральдә Уразавылда хоккей буенча район чемпионаты булыр.
Хоккей.Нижегородская область
Аннары Петрякста авылдашлары Максут Лаценов истәлегенә һәм Сафаҗайда Ватанны яклаучылар көненә багышланган хоккей турнирлары оештырылачак.
24 февральдә Суыксуда чын ирләр уены белән шулай ук яшьли вафат булган Наил Айсинны искә алырлар. Күргәнегезчә, 9-25 февральләрдә Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак Кышкы олимпия уеннары белән беррәттән, безнең татар авылларында да спорт хәрәкәте җанланачак.
Берсе кызганыч, дөнья йөзендә иң абруйлы шушы ярышларга безнең өметле спортчыларны җибәрмәүләре тирән борчуга сала.
МОКның чираттагы “корбаннары” итеп хәзер шорт-трекчы Виктор Ан, биатлончы Антон Шипулин һәм чаңгычы Сергей Устюгов сайланды. Ләкин безнекеләрне Олимпиададан читләштерү эшләре шуның белән генә тәмамланырмы икән соң?

19 январьдан Т.Новгород өлкәсенең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры вазифасын башкаручы итеп 1975 елда туган Сергей Злобин билгеләнде.
Ул үзе Пермь шәһәреннән, педагогия һәм икътисад белгечлекләре буенча югары белеме бар, Пермь краенда кеше потенциалын үстерү департаментында тәҗрибә туплаган.
Шуны да әйтергә кирәк, “Лазурный” сәламәтләндерү үзәгендә бала гомерен өзгән фаҗига буенча яңа министр тикшерү эшләре алып барыр өчен эш төркеме булдырган, ә шәхсән үзе балаларын югалт- кан гаиләнең тирән кайгыларын уртаклаша.
Газетабызның якын дусты, Сергач районында уңышлы гына «Ачка» авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән Харис хаҗи Хакимовның Зур Рбишчада гомер иткән әнисе Ханнә Фәйзрахман кызы вафат булу сәбәпле, Харис Мигъдәт улының һәм аның якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Һәм соңгысы. Кадерле газета укучыларыбыз, Аллага тапшырып, Зифа Кадырованың тагын бер повестен бастыра башладык һәм монысы да сезнең күңелгә хуш килер дип ышанабыз.

26.01.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.