Всероссийская Акция «Армейский чемоданчик»

Татарские сёла Нижегородской области все новости

Всероссийская Акция «Армейский чемоданчик»
В МБОУ Уразовской СОШ проходит Всероссийская Акция «Армейский чемоданчик».
Цель проекта – приобщение школьников к изучению традиций и истории защиты Отечества на примере своей семьи, с предметами быта членов семьи, родственников, прошедших в свое время службу в рядах Вооруженных Сил.

Уразавыл мәктәбе укучылары “Армейский чемодан” Бөтенроссия акциясендә катнаша.

Пашат белән Семочки авыллары Сергач районында 2 апрельгә кадәр котыру буенча карантин режимы игълан итү сәбәпле, куркыныч зонага кертелгән.

Мөтеравылда үз йортында чыккан янгында өлкән яшьтәге ир кеше янып үлгән.

Уразавыл мәктәбе укучылары “Армейский чемодан” Бөтенроссия акциясендә катнаша.

Кочко-Пожар чаңгычылары Бөтерлиндә районара кубок ярышларының чираттагы этабында уңышлы катнашканнар.

Ыргуда атна башында җыен узган һәм халык урамдагы электр яктырткычларын яңартырга килешкән.

Семочки урта мәктәбе базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең метод берләшмәсе утырышы узган.

Печә китапханәсендә толерантлык темасына багышлап чара уздырганнар.

Петрякс мәктәбенең 10 класс укучылары “Укуны тәмамлаучылар көне” чарасына төрле елларда мәктәпне тәмамлаучыларны кунакка чакырган.

Зур рбишча егете Ваиз Хакимов яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Чуваш Республикасының ачык турнирында чираттагы җиңүенә ирешкән.



Яндавишчаның хоккей кордына техник проблемалар аркасында боз коелмау сәбәпле, яшьләр бу спорт төре белән елга бозында шөгыльләнә.

Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә Рөстәм Айдерханов истәлегенә биатлон буенча районара турнир 22 февральдә үтәр.

Суыксуда яшәүче Абдулхай Миначевны Ленинград блокадасын өзүнең 74 еллыгы уңаеннан район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Хәсәнов котлаганнар.

Шөбиленең авыл администрациясендә 12 февральдә (12.00) “Сергачский” эчке эшләр бүлегенең полиция капитаны, участковый Александр Константинович Мурахтанов халык алдында отчет ясаячак.

Камка администрациясендә “Сергачский” эчке эшләр бүлегенең полиция майоры, участковый Сергей Иванович Евдокимов 14 февральдә (10.00) җирле халык белән очрашачак.

Чаңгы эзе

Сергач район администрациясенең спорт һәм яшьләр эше бүлеге чаңгыда йөрергә яратучыларны 10 февральдә “Лидер” ФСКсының урманлыгына “Чаңгы эзе — 2018” ярышларына чакыра. Катнашучылар яшь буенча җиде төркемгә бүленер. Ир-атлар 3,2, хатын-кызлар 1,6 километрлык дистанцияләрне узарга тиеш булыр. Теркәлү 10 сәгатьтә башланыр, ә старт 11.30 сәгатькә билгеләнгән. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнер. Ә Пильнада бу ярышлар бүген уза.

Сафаҗай мәдрәсәсе

Пильна районы
Сафаҗайда ел башында имамнар советы барлыкка килгән. Аның беренче утырышында авылда мәдрәсә булдыру кирәклеге хәл ителгән һәм шуның нәтиҗәсендә бишенче номерлы мәчеткә берничә дистә бала Ислам нигезен өйрәнергә йөри инде. Дини сабакларны аларга Шамил хәзрәт Сабитов һәм Гүзәл Дианова бирә.

Уразавыл проекты

Кызыл Октябрь районы Уразавылда “Комфортлы шәһәр мохитын формалаштыру” дигән федераль проект тормышка ашырылачак. Авыл администрациясе башлыгы Ил-дар Садретдинов белдерүенчә,
район үзәгендә Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләреннән ерак булмаган күл арасын төзекләндерергә планлаштыралар, шунда кайнар нокталарда һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерү дә каралган.

Рашид Вагапов и Хайдар Бигичев
Спас, Сечен һәм Пильнада да бу хакта халык фикерен белешкәннәр һәм урын белән билгеләнгәннәр.

Сергач паркы

Сергач администрациясендәге чираттагы киңәйтелгән планеркада “Кече шәһәрләр паркы” федераль программасының беренче этабына йомгак ясалды.

Администрация башлыгы урынбасары Александр Дмитриев әйтүенчә, Юбилейный поселогында 13 нчы йорт янында парк булдыруга федераль, региональ һәм район бюджетларыннан 6,3 млн сум акча сарыф ителгән, шуның 3 млн җирле бюджетныкы.

Шул акчаларга брусчатка түшәлгән, эскәмияләр, яктырткычлар, ин-формацион стендлар урнаш-тырылган һәм алдагы эшләр өчен кирәкле документация әзерләнгән. Быел эшләрне дәвам итәр өчен 3,5 млн. сум акча бирелер, ә проектның бар хакы 27,5 млн сум тәшкил итәчәк.

09.02.2018
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.