Ремонт дорог с. Красный Остров

Обзор новостей в татарских селах районах Нижегородской области

Ремонт дорог в селе Красный Остров.

Администрация села Красный Остров Сеченовского района, Нижегородской области планирует предоставить проект
по ремонту дорог по улице Заречная для включения в областную программу” Поддержка местных инициатив».На реализацию программы в областном бюджете заложены средства в размере 250 млн рублей.

Красный Остров админиcтрациясе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасына керер өчен быел Заречная урамына асфальт салу проектын тәкъдим итәргә җыена.

Зур һәм Кече рбишча мәктәпләре укытучылары һәм балаларның әти-әниләре яндавишчада яшәүче күп балалы Махмутовлар гаиләсенә уллары вафат булу сәбәпле, материаль ярдәм күрсәткәннәр һәм соңгылары рбишчалыларга газетабыз аша рәхмәтләрен белдерә.

Камкада 52 яшьлек ир кеше үз йортында янып үлгән.

Чүмбәли депосына автомашина саклау өчен аерым гараж булдыруны хәл итү ниятеннән район башлыгы Халит Сөләйманов белән муниципаль янгын саклау хезмәте җитәкчесе Мөнир Җаббаров килгән булганнар.



Яндавишчадан чыгышлары белән булган яшьләр 18 февральдә башкалада үзара мини-футбол турниры оештыралар.

Тукай клубы мөдире Татьяна Якупова хәбәр итүенчә, җирле үзешчәннәр бер төркем әбекәйләр хөрмәтенә концерт куйган.

Мөтеравыл китапханәсендә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышлап, Хәтер сәгате үткәргәннәр.

Петрякстан Хайретдиновлар гаиләсе Пильна балалар иҗаты үзәгендә “Всей семьей в будущее” өлкә проекты кысаларында уздырылган чарада катнашкан.

Ишавылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән һәйкәл төзетү өчен акча җыя башлаганнар.

Каргадан Файлә Аймалетдинова һәм Шөбиледән Самира Арифуллина киләсе атнада шорт-трек буенча Городец районында үтәчәк Россия беренчелегендә катнашырлар.

Сергачның “Лидер” ФСКсы урманлыгында үткән “Чаңгы эзе-2018” ярышларына 200гә якын стартка басучылар арасында Кочко-Пожардан, Камкадан, Мөтеравылдан 20гә якын милләттәшебез бар иде, шул арада редакция хезмәткәре Илнар Садеков та.

Сергач.ФОК Лидер

Үз төркемнәрендә финишка Рөстәм Абдуллин белән Динар Абдрахманов (Кочко-Пожар) беренче, Айрат һәм Дамир Мангушевлар (Камка), Ленар Жиһаншин, Мидихат Бәдретдинов икенче, Равил Бәдретдинов (өчесе дә Кочко-Пожар) өченче килделәр. Пильна районы Сафаҗай һәм Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе укучылары да бу акциядә катнашканнар.

Сафаҗайлылар Рамил Сәмиуллин белән Рамис Шамсетдинов дистанцияне өченче булып тәмамлаганнар. Ә Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда “Чаңгы эзе” кичә узарга тиеш иде.

Пильна районы Сафаҗай мәдәният йорты мөдире һәм авылның спорт инструкторы Илгиз Измайлов белдерүенчә, Ватанны яклаучылар көнендә җирле үзешчәннәр авылдаш-ларына үзләре уйлап чыгарган “Яучылар” спектаклен тәкъдим итәр. Аның сюжеты егет белән кыз арасындагы мәхәббәт тирәсендә төзелгән.

Икенче көнне җирле боз мәйданында хоккей турниры үткәреләчәк. Аңа Сергач, Сечен, Алатырь командалары да чакырылыр.

16.02.2018
Илнар САДЕКОВ

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.