«Туган телне белү – горурлык”

Динар Фейсханов

Знание родного татарского языка-это гордость!

Язык мой — гордость моя!

Татарский язык — это национальный язык татар и язык Республики Татарстан. Является вторым по распространённости и по количеству говорящих национальным языком в Российской Федерации.
Относится к поволжско-кыпчакской подгруппе кыпчакской группы тюркских языков. На сегодняшний день на татарском говорят 10 млн. человек.

Зифа буй-сын, матур йөз-кыяфәт, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерди моң иясе, тамырлары белән Нижгар ягыннан булган Динар ФЕЙСХАНОВның иҗаты күпләргә таныш һәм якын. Тамашачы аның чыгышларын көтеп ала, җырларын яратып тыңлый.

25 февральдә Мәскәүдә бирәчәк сольный концерты уңаеннан аның иҗаты, бүгенге тормышы белән кызыксынып берничә сорау бирдек.

— Ишеткәнебезчә, 25 февральдә мәскәүдә сольный концерт бирергә җыенасыз. Биредә халыкны нинди яңалык көтә – тамашачыны нәрсә белән шаккатырырга җыенасыз?

— Әйе, 25 февральдә, Алла бирсә, чираттагы концертым Мәскәүдә узачак һәм иҗатымны үз итүчеләрне ихластан көтеп калам. Концерт программасы яңа, тирән мәгънәле, уйландыра торган җырлардан төзеләчәк. Шулай ук онытылып барганнары да бу кичәдә искә төшерелер.

Хәзерге вакытта минем үземә татар җырлары, моңнары, тере музыка тавышына кушылып җырлаулар җитми. Менә шушы бушлыкны тутырырга тырышырмын.

Ә шаккатырырга максатым юк, килгән тамашачыларымны бай эчтәлекле программа белән сөендерергә, яңа җырлар тыңлап, күңелле ял итеп, күтәренке кәеф белән кайтуларын телим.

— Шушы концерт программагыз белән җәй айларында туган якларга, нижгар төбәге авылларына гастрольләргә чыгарга уегыз юкмы?

— Дөресен әйткәндә, үзебезнең якларда берничә концерт бирү теләге күптәннән инде бар. Ничек язган булыр, бәлки быел, ниһаять, бу теләгемне тормышка ашырырмын.

— Гомумән, шундый зур тамаша бирү – бер кешенең генә хәленнән килә торган эш түгелдер. иҗатташларыгыз, иганәчеләрегез, канатландыручыларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.



— Бик дөрес. Берүзем генә шушы зур тамашаны алдыралмас идем, әлбәттә. Иҗатташларым арасында сәләтле, ярдәмчел дусларым гына.

Мәсәлән, барлык концертларымда катнашучы, Суыксуда туып-үскән, безнең якларның иң оста баянчыларының берсе, композитор Минхан абый Хөсәинов, бик көчле, сәләтле, оста гитарачы,

композитор-аранжировщик Гамиль Махмутов, аның тамырлары Петрякс авылыннан.

Күптәннән инде социаль челтәрләрдә сәхифәләремне алып барган, минем турында төрле мәгълүматны армый-талмый табып җыйган якташыбыз, Шөбиле егете Рәшит абый Фәйзрахманов.

Аның турында оста гитарачы икәнен белмәгән идем, кинәттән ишеткәч шаккаттым һәм шуннан башлап ул безнең музыкант. Яңа гына кушылган бас-гитарачыбыз Александр Степанов, рус егете булуына карамастан, безнең музыканы җиңел үз итте һәм оста итеп уйный. Барысын да язып бетерерлек түгел, билгеле.

Татарский концерт Динар Фейсханов в Москве

Барчасына да олы рәхмәт. Аерым рәхмәтемне чын күңелдән минем иҗади тормышым белән кызык-сынуы өчен “Туган як” газетасы редакциясенә белдерәсем килә.

Әлбәттә, мине сәхнәгә чыгар-ган Диләфрүз апамны да рәхмәт сүзләре белән искә алмасам, дөрес булмас.

— Репертуарыгызда нинди җырларга күбрәк өстенлек бирәсез? Безнең үзешчән шагыйрьләрнең әсәрләренә язган җырларыгыз бар инде һәм бу эшне әлегәчә дәвам иттерәсезме? Шәхсән сезнең “сандыкта” күпме җыр исәпләнә?

— Күбрәк мәгънәле җырлар ярат-канга, өстенлекне моңлы халык җырларына бирәм. Безнең як сәләтле үзешчән шагыйрьләргә бай. Шуларның берсе – ыша-нычлы дустым, хөрмәт иткән ке-шем, шөбилеле Максут абый Мөхәммәтшин. Җырларымның иң күп өлеше аның сүзләренә язылган. Шулай ук искиткеч ма-тур шигырьләр авторы, рбишчалы Ришат Рамазановны да билгеләп үтәр идем.

Гомумән, безнең якларда талантлы, моңга бай халык, кабатланмас стиль бездә, ләкин, кызганычка каршы, ул югала бара шул. Ни өчендер Татарстан артистлары-на игътибар күбрәк. Һәм бүгенге мөмкинлектән файдаланып, үзебезнең якташларга мөрәҗәгать итәсем килә:

— Хөрмәтле якташлар! Телебезне, сәнгатебезне үстерә алмасак та, саклап калырга тырышыйк. Бик күп талантлы кешеләр эзсез юк булды инде, ә алар бит һәрбересе безнең халык байлыгы, халкыбыз горурлыгы булырга тиеш. Югалткач кына аңлау – хыянәткә тиң бит ул.

— Бүген татар эстрадасында җырчылар чамадан тыш артып китте. Сезнеңчә, хәзер татар сәхнәсендә эталон артистлар булып кемнәр тора?

— Әйе, бик күп шул. Шунысы кызганыч, җырлый белмәгән, килде-китте кирәкмәгән җырлары аша үзләрен йолдыз итеп санаучы “артистлар” белән дөнья тулды.

Бөек шәхесләребез Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Рафаэль Ильясов, Гали Ильясов һәм башка легендар җырчыларыбызның җырларын тыңлап үскән кайбер кешеләр бүгенге моңсыз, җыр бозучы “артистлар” турында зурлап сөйли, минемчә, дөрес түгел бу. Ә эталон булып шәхсән минем өчен элеккеләрдән иң яраткан җырчым Таһир Якупов, хәзергеләреннән Зәйнәб Фәрхетдинова, ә үзебезнең якташла-рыбыздан, әлбәттә, Хайдәр Бигичев һәм Наил Летфуллин.

— Динар, чамалаганыбызча, сәхнә Сезнең хобби. Ә гаилә туендырыр, тормыш алып барыр өчен төп эшегез нидән гыйбарәт? Сез нинди һөнәр остасы?

— Төп хезмәтем – медицина ярдәме күрсәтү машинасы йөртүчесе һәм бригадиры. Шулай ук калада үземнең тавыш яздыру студиям бар.

— Күптән авыллар бетә дип чаң суга киләбез, әмма йөк һаман шул урында кала бирә. Һәм моның аянычлы нәтиҗәсе буларак, ана теле мәсьәләсен өйрәнү дә урыннарда нык кискенләште. Сезнеңчә, бүгенге шартларда татар телебезне ничек саклап калырга мөмкин?

— Килешәм, начар хәлгә төшә киләбез. Ләкин авыллар, минемчә, беркайчан да бетмәс. Хәзер авыр чор кичерсәк тә, бераз вакыт үткәч авылларыбыз янә терелергә тиеш, чөнки шәһәрләрдән тиздән күбесе кире авылга кайта башлар. Ә телебезне үзебез сакламасак, кем дә сакламас.

Мин, мәсәлән, Мәскәүдә тудым, белем алдым, татар телен, билгеле, укытмадылар. Үз телемне ихластан яратканга үзем теләп өйрәндем һәм бүген дә шуның өстендә нык эшлим. Туган телне белү – горурлык.

— Динар, безнең сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар биргәнегез өчен зур рәхмәт. Киләчәк концертыгыз аншлаг белән узсын иде. “Туган як”ны укучыларга ни теләр идегез?

— Мине ихтирам итеп, алган интервьюгыз өчен зур рәхмәт. Алла бирсен, укучыларыгызның саны көннән-көн артсын иде. Концерттан аншлаг көтмим, күпме булса да, рәхмәтле. Ә “Туган як”ны укучыларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, дөнья тынычлыгы телим.

16.02.2018
Җавапларны Румия ХАМЗИНА язып алды.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.