Педагог-психолог Лилия Гильманова

Педагог-психолог с.Петряксы

Лилия Гильманова село Петряксы

Педагог-психолог Лилия Гильманова работая в МОУ Петряксинской СШ оказывает огромную помощь детям,выпускница НГПУ им. К. Минина, также заочно продолжает свое образование в Казанском государственном педагогическом университете.

Основная задача педагога — психолога это оказание помощи детям, испытывающим трудности в освоении образовательных программ, диагностика уровня психического развития и отклонений в поведении учащегося, проведение психологической коррекции и профилактической работы.
Проведение различных видов работ по созданию благоприятного психологического климата в учреждении образования;
осуществление мероприятий по предупреждению и снятию психологической перегрузки педагогического коллектива.



2017-2018 уку елында Петрякс мәктәбендә укучыларга педагог-психолог ярдәме күрсәтелә башлады. Бу вазифаны түбән новгородның К.Минин исемендәге педагогия университетын тәмамлап килгән, бүгенге көндә белемен казан дәүләт педагогия университетында читтән торып дәвам итүче петрякслы Лилия Гильманова (фотода) башкара.

— Педагог-психологның төп бурычы — белем бирү программаларын үзләштерүдә авырлыклар кичергән балаларга ярдәм күрсәтү, укучының психик үсеш дәрәҗәсен һәм үз-үзен тотышында тайпылышларны диагностикалау, психологик коррекция һәм профилактик эшләр уздыру.

Лилия шушы мәктәпне тәмамлап чыккан кеше. Шуңа да аны биредә җылы кабул иттек. Мәктәптә беренче ел гына эшләвенә карамастан, укучылар, әти-әниләр белән ике арада бәйләнеш булдыра алды, нәтиҗәләре күзгә күренә, шунысы куандыра. Балалар да аңа бик тиз ияләште, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, киңәш сорыйлар, — ди мәктәп директоры Клара Билялова.

— Институтта укыган чакта практикаларны җирле балалар бакчасында уздым. Диплом алып кайткач, Клара Абдулхаковна мәктәпкә эшкә чакырды. Бераз уйлагач, ризалаштым, чөнки туган җирдә, үзем укыган мәктәптә, миңа белем биргән остазларым арасында хезмәт итү мөһим әһәмияткә ия. Әннәм Рәйханә биредә башлангыч класслар укытучысы булып эшли, ул беренче ярдәмчем.

Олы хөрмәткә лаек булган, югары белемле, зур тәҗрибәле укытучыларым, бүгенгә инде коллегаларым булган абый-апаларым да ярдәмнәреннән ташламыйлар, гел акыллы киңәшләре белән, рәхмәт үзләренә, — ди лилия.

Лилия Гильманова педагог-психолог с.Петряксы
Яшь белгеч укучылар белән төрле тестлар, диагностикалар уздыра, лекцияләр, тренинглар үткәрә.
Эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: махсус программалар баланы төрле яктан ачарга, проблемаларына керешергә мөмкинлек бирә икән.

Әйтергә кирәк, психолог һөнәре бик зур җаваплылык таләп итә. Баланың моң-зарын тыңлап утыру гына түгел, аңа тиешле фикер юнәлешен бирә белү, үзеңә дә эчкерсез булу кирәк бу эштә.
Ә иң мөһиме — кеше язмышына битараф калмау.

06.06.2018
Румия ХАМЗИНА.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.