Кыска яңалыклар 21.09.2017

Өлкә программасы Өлкәбезнең татар авылларында “Җирле инициативаларга булышлык” программасы кысаларында җинеп чыккан проектларны тормышка ашыру ахырына якынлаша. Пильна районы Сафаҗайда аның ярдәме белән клуб түбәсен яңартканнар, ә Петрякста авыл уртасында ял итү урыны булдыру эшләре бара. Булачак парк уры- ны коймалап алынган, фонтан өчен кирәкле җиһазлар кайгыр- тылган, яктырту лампалары… Подробнее

Чүмбәлинең игелекле уллары

Үткән елда Чүмбәли авылында Рәис Әхтәм улы Мөҗипов җитәкчелегендә ике дистә авылдашларыннан торган иҗтимагый совет оештырылган иде, шушы совет беренче итеп үзенең эшчәнлеген Россия мөселманнарының мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин карары нигезендә авылның икенче мәчетенә яңа гына имам итеп билгеләнгән Али хәзрәт Алиевка ярдәм күрсәтүдән башлады һәм бер… Подробнее

Иҗтимагый тәҗрибә

Президент Владимир Путинның иҗтимагый советлар булдыру турындагы карары нигезендә Кызыл Октябрь районы татар авылларында бу эш гамәлгә ашырылып килә. Беренче буларак Зур Рбишчада Абдулбәр Әндәрҗанов, үткән елда Чүмбәлидә Рәис Мөҗипов иҗтимагый совет оештырдылар, ә менә агымдагы елның мартыннан башлап Атяравылда Хөсәин Аймалетдинов шундый оешманы җитәкли. Биредә бу совет официаль рәвештә… Подробнее

Аюлар төбәгенә 238 яшь

Шимбә көнне Сергач үзенең чираттагы туган көнен, 238 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында иртәдән кичкә кадәр гөрләде. Беренче булып базар мәйданы алдында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды, анда җирле аграрийлар үз продукцияләрен тәкъдим итте. “Лидер” ФСКсында бу көнне тантаналы рәвештә кинотеатр эшли башлады. Ул “Кече шәһәрләр кино- театрлары”… Подробнее

Тыныч йокла, Әни!

Менә бүген иң газиз кешебез, сөекле әниебез Наилә Баки кызы Садекованы мәңгелек йортына озатуга төгәл ике атна тулды. Күпме вакыт үтсә дә, моңа ышанып җитеп булмас ахры. Бүлмәсенә кергән саен әйтерсең ул анда, хәзер сүз кушар, хәлеңне белешер сыман тоела. Әнием 1950 елның 27 июлендә Кочко-Пожарда укытучылар гаиләсендә икенче бала… Подробнее

Кыска яңалыклар 04.09.2017

Районнарда һәм Авылларда Мәктәп тормышы Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин белдерүенчә, биредә федераль стандартларга туры китереп яңа уку елына интерактив такталар, компьютер техникасы, китаплар һәм спорт инвентаре кайгыртылган. Укыту программасына 11 нче класста астрономия фәне кертелгән. Мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Нәсимә Садретдиновага, Ләйлә Алеевага һәм… Подробнее

«Русь»та татар мәҗлесе

Сергачның үзәгендә урнашкан “Русь” ресторанында шушы районның алдынгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Харис Хакимов (З.Рбишча) белән Фаил Арифуллин (Шөбиле) һәм уңышлы шәхси эшмәкәр Ирфан Шаипов (К.-Пожар) эшлекле дуслары өчен бәйрәм табыны кордылар, ифтар мәҗлесе уздырдылар. Әйтергә кирәк, нәкъ хуҗалар үзләре куна​кларга чәй ясап, аш салып ихластан сый-хөрмәт күрсәттеләр. Бу дини мәҗлес… Подробнее

Уразавылда «Дуслык дәресе»

Уразавыл мәдәният йортында “Дуслык дәресе” дип аталган гадәти булмаган чара узды. Аны Ниж​гар татарлары конгрессы район администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр комитеты, мәдәният бүлеге һәм яшьләр па​латасы белән берлектә оештырдылар. Гадәти булмаганы шунда – бу чарага Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университеты һәм медицина академиясендә белем алучы чит ил студентлары… Подробнее

Динле Ыргу яшьләре

Яшьләргә яшел ут дигәндәй, Ыргуның шәһәрдә яшәүче яшьләр берләшмәсе өченче ел рәттән туган авылларында бик күп игелекле эшләр башкарып килә, ае​руча изге Рамазан аенда. Мәсәлән, җирле имам Нәим хәзрәт Бәдритдиновның хәер-фатыйхасы белән алар мәчет артында күмәк мәҗлесләр һәм дини укулар оештырыр өчен 100 кеше сыяр​лык корылма төзегәннәр һәм шунда 5… Подробнее

Грибанда «Бергәлек» ачылды

2 июльдә Грибанда зур дини бәйрәм булып үтте. Рекордлы кыска вакыт – 1,5 ел эчендә авыл үзәгендә торгызылган зур, матур Аллаһы йорты – “Бергәлек” мәчете ачылды. Ә 1 июльдә шушы чарага багышлап нәзер корбаны итеп сыер чалынды. Сыерны җирле хуҗалык рәисе Гүзәл Шакерова бүләк итте. Иртәнге сәгать тугызда ук яңгырлы… Подробнее

Өй куянын үрчетү серләре

Өчкөлдә 5 ел инде өй куяннары фермасы уңышлы гына эшләп килә. Исегезгә төшерик, бу инвестицион проектны туган авылында ул вакытта Мәскәүдә яшәүче Хәммәт Фәйзуллин тормышка ашырды. Хәзер ул авыр хәлдә булган җирле аграр предприятиене дә үсеш юлына бастырды, терлекчелек тармагын торгыза, җир эшкәртү, иген үстерү ысулларын яңарта. Өй куяннары фермасы… Подробнее

Он всегда в наших сердцах!

Всего несколько дней не дожив до своего очередного дня рождения (5 мая), в ночь с 28 на 29 апреля ушел из жизни Рифат Фатехович Ибрагимов — историк, краевед, автор уникального издания «Нижегородские татары. биографический словарь», основатель и первый почётный редактор газеты «Туган як». Рифат Фатехович родился 5 мая 1935 г.… Подробнее