Эт чаба дип бет чаба мунча таши

В начало раздела

Главная страница

Мунча ташы "Эт чаба дип бет чаба" полностью





Мунча таши "Эт чаба дип бет чаба" самая популярная,просматриваемая видео программа ,лучшее из лучших в исполнении артистов татарского театра эстрады "Мунча таши"


Артисты порадуют своих зрителей новыми миниатюрами «Мартка киткач», «Очрашу», «Энем бабай», «Бабай больницада», «Сканворд»,
«Куршеляр», новыми шутками от Рустама Рахманкула, Ландыш Галиевой, Гамиля Асхадуллина,
а также зажигательными цыганскими танцами, татарскими песнями в исполнении Гарая и Рамиля Асхадуллина. Завершение татарского концерта- гимн "Мунча ташы".
«Мунча ташы» театры — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Түбән Кама шәһәрендә 1980 елдан эшләп килүче татар сатира һәм юмор театры, эстрада миниатюралары театры, театр-импровизация.
Театрда күбесенчә үзешчән артистлар уйный, шулай ук театр укуханәләрен тәмамлаган яшь буын артистлар да бар.

Театрның оештыручысы һәм беренче җитәкчесе — Шәмси Закиров, ТР халык артисты.
2002 елдан театрның җитәкчесе — Гамил Әсхәдулла, ТР халык артисты.
Театрның барлыкка килү көне дип, 1980 елның 1 апреленда үзенең беренче тамашасын куйган көн санала.
Ул вакытта театрның исеме «ШТМ» (Шаяннар - тапкырлар мәҗлесе) дип аталса, соңрак «ШТТ» (Шаяннар - тапкырлар театры) дип йөртелә башлый.
Ә инде театр үзешчәннәре мунча темасына тамаша ясагач, театрның оештыручылары Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев («Әллүки» балалар театры режиссеры), элек Камал театрында уйнаган артист Салих Төхвәтуллин бу тамашага «Мунча ташы» исемен бирәләр.
Әлеге тамашаны Татарстан авылларында, район үзәкләрендә күрсәтә башлагач, тамашачылар ««Мунча Ташы“ килә !» дип, театрга исем ябыштырып куялар. «Мунча ташы» исеме артистларның үзләренә дә, халыкка да якын булып китә
Театр сәхнәсендә үз эшенә салкын караучы, ваемсыз эреле-ваклы түрәләрнең, бюрократларның, «Мунча ташы» кызуында яфраксыз себерке белән сатира аркылы арт сабагын укыту, миләрен чистарту алып барыла, көндәлек тормышта очраган гыйбрәтле хәлләр, кимчелекләргә юмор аша төртеп күрсәтелә.
Теманы төзегәндә артистлардан һәркем үз фикерен әйтә. Театр тамашалары DVD – диск язмалары һәм татар телевидениесе аша халык арасында танылу таба.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, үзе театрның Казандагы тамашаларын караганнан соң, театрга автобус бүләк итә. 2018 елдан театр аерым бинага ия була. Балалар өчен бәләкәй «Мунча ташы» оештыру идеясе бар.
 






Мунча ташы смотреть все серии подряд

Мунча таши "Ыгы-Зыгы" самое смешное