Татарский спектакль Гашыйклар тавы(Гора влюбленных)

В начало раздела

Главная страница

Гора влюбленных





Гашыйклар тавы татарча спектакль Чаллы Татар Дәүләт драма театры-смотреть онлайн.История двух влюбленных, которые решили скрепить свою любовь - клятвой, в необыкновенном месте под названием «Гора влюбленных».


1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге
— композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла.
Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер»,

«Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлар
ы артыннан»,
«Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы)
һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.
И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы.
Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә.
Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты,
гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү,
халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү,
үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.
Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның,
1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә,
1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев
«Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.
 







смотреть онлайн башкирский фильм "Сеянтус"(Һөйәнтөҙ)