Гульназ Закирова Исергәп авылы көе

В начало раздела

Главная страница

Гөлназ Закирова.Биография





Гөлназ Закирова.Биография.
Гөлназ Закирова 1988 елның 17 июлендә Яр Чаллы шәhәрендә туа.

Әнисе - М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясы укытучысы – Сания Маликовна,
әтисе танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Илгиз Закиров.
Гөлназ бәләкәй чактан ук җырларга ярата, музыкага тартыла.
1995 елны Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясенә hәм 6 нчы музыка мәктәбенең фортепиано классына укырга керә.
Абыйсы Илнар да безнең гимназияны тәмамлый, хәзерге вакытта Казанда яши һәм эшли.
Гөлназ мәктәп елларында төрле конкурсларда актив катнашып призлы урыннар яулый

("Сандугач керде күңелгә" республика конкурсында - 2 урын, музыка буенча региональ олимпиада - 3урын h.б.), мәктәп тормышында актив катнаша. Ике мәктәпне дә "5" ле билгеләренә генә тәмамлап,
2003 елны Яр Чаллы сәнгать коллиятенең "музыка теориясы" факультетына укырга керә.
Гөлназның хыялы, әтисе кебек композитор булып, музыкаль әсәрләр иҗат итү була.

Ул 2007елда Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар әзерләү факультетына профессор Трубин Б.Н. классына укырга керә. 2012 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Диплом эше: "Булгария" симфоник поэмасы, "Яңгыркаем яу!" хореографик картинасы,
"Серле чишмә" романсы укытучылар тарафыннан югары бәяләнә.

Гөлназ Закирова "Дуслык моны"(1 урын), "Татар моны"(2 урын) халыкара конкурслары лауреаты. Җырлар иҗат итәргә, үзе җырларга да бик ярата.

2016 елда "Сөн сандугачы" конкурсында катнашып Гран-при яулый. Гөлназ Закирова кияүдә, ире Мирсияпов Ленар, шулай ук 2 гимназияне тәмамлаган егет. Илдар исемле улларын тәрбиялиләр.

Песня на татарском языке про деревню Исергапово в Бавлинском районе, Республика Татарстан



 





"Время выбрало нас"